Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр даими артып тора, ә менә күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты шул ук дәрәҗәдә кала. Өстәвенә, әледән-әле “коммуналка”ны исәпләү тәртипләре үзгәрә. Ай да кесәсеннән ни өчен шул кадәр акчаны чыгарып салырга тиешлеген аңламаган кеше иң җиңел юлны сайлый – фатир өчен түләми генә.
Фатир өчен түләмәүчеләрнең бары тик 10 проценты гына имин булмаган гаиләләр, башкалары исә айлык чыгымнарны каплап барырлык хәлдәгеләр. Әмма ил күләмендә дә, аерым алганда Татарстанда да “коммуналка” өчен бурычлар күләме ай саен арта бара. Ел ахырында ул 4,7 миллиард сумга җиткән иде инде.
Республикада җыелган әҗәтләр буенча башкалабыз беренчелекне тота. Казан буенча агымдагы елның 1 гыйнварына коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 1,9 миллиард сум тәшкил иткән. Түләмәүчеләр арасында, әйткәнебезчә, ике-өч фатир ияләре дә бар. Узган елда башкаладагы гомуми бурыч 15,5 процентка арткан.
Түләнмәгән суммаларның төп өлеше 1,94 млрд.сум – 6 айдан артык түләнмәгән бурычларга туры килә. 1,5 миллиард сум әҗәтне башкалабыз халкы 1-5 елда җыйган. Хәзерге вакытта 154 меңнән артык кеше идарәче компанияләрнең “кара” исемлегендә. Түләмәүчеләрнең күп өлеше 100 мең сумнан кимрәк бурычлы, 140 шәхси счет 600 мең сумлык бурыч тупланган.
Торак-коммуналь тармагы вәкилләре коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр нидән барлыкка килүен үзләре дә аңлый. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов безнең торак-коммуналь тармагы белән бәйле законннарның төп проблемасы - илебездәге түләүләр билгеләү тәртибе бик еш үзгәрүдә дип әйткән иде. Гражданинга бу яңалыклар хакында хәбәрдар булып торырга бик авыр. Шуңа да сораулар да бик күп туа, дәгъвалар һәм зарлар да шул рәвешле барлыкка килә.
- Бурычлар күләме хезмәтләр төре буенча болай бүленә: беренче урында – җылылык, аннары кайнар су, су белән тәэмин ителеш. Соңгы урында торак хезмәтләре тора. Бу күрсәткечләр буенча халыкның нинди хезмәтләргә дәгъвалар белдерүен күрәбез, - ди Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программаларын тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров та.
Бурычлылар белән республикада бик җитди эш алып барыла. Идарәче компанияләр иң беренче итеп, җыелган суммаларны өлешләп түләргә тәкъдим итә. Шул рәвешле кеше хәленнән килмәсә, бурычны ярты ел, бер елга сузып түләп бетерә ала.
Идарәче компания бурычлы гражданин белән килешүгә килә алмаса, судка мөрәҗәгать итә. Бурычларның бер өлеше судлар барышында түләнә. Ә инде суд карары чыгарылганнан соң да бурычын капламаучыларны фатирларыннан чыгара башлыйлар. Урамда ук калдырмыйлар, билгеле. Алар шартлары начаррак булган торакка күчерелә. Шул рәвешле республикада ТКХ өчен бурычлары җыелганнарга сабак укытмакчылар.
Казан башкарма комитеты 2015 елда бурычлыларның фатирларын алу буенча 9 иск биргән – гомуми бурыч күләме 3 миллион сум булган. Ике очракта исклар расланган, тагын өч фатир иясе 1 миллион сумлык бурычларын суд барышында каплаган.
ТКХ өчен түләмәүчеләргә карата республикада фатирдан чыгарудан тыш, чит илләргә баруны чикләү, машина йөртү таныклыгын алу кебек чаралар кулланыла.
Быелдан тагын бер ысул барлыкка килде. Узган ел ахырында имзаланган канун нигезендә, 1 гыйнвардан фатир өчен 90 көннән артык түләмәүчеләрнең бурычына өстәлүче пени 8 проценттан 17 процентка кадәр арттырыла. Төгәлрәк әйтсәк, 30 көнгә кадәр түләүләрне тоткарлаучыларга пенилар исәпләнми, 30-90 көн түләмәгән очракта бурыч - 8, ә 90 көннән соң 17 процентка арта.
сылтама:
http://intertat.ru
Комментарий юк