Тыштан караганда бар да элеккечә: билгеле фильмдагыча, «комсомолка, спортсменка и просто красавица».
Ә Гөлиянең дәлилләре башка. Машиналы дуслары бер-берсе белән аралаша, ярдәмләшә икән, ә җәяүле иптәшләрен санга сукмыйлар, ди. Гомер буе яшьтәшләре арасында лидер булган кыз, билгеле ки, моны авыр кичерә. Аның да иптәшләре белән бергә, аларга тиң буласы килә.
Сәбәбен эзләп бөтенебез баш вата – тәрбиянең нинди этабында хата җибәрдек, нәрсәне күздән ычкындырдык? Җавап таба алмыйбыз. Авылдагы әби-бабасының да, әти-әнисенең дә тормыш кыйбласы бер: яхшы кеше булырга – матдигә караганда, рухи байлыкны өстен куярга, белемгә омтылырга, кешеләрне яратырга, хәлеңнән килгәнчә булышырга, игелекле булырга, намуслы хезмәт белән гадел яшәргә, өлкәннәрне хөрмәтләргә. Гөлиябез шуны күреп үсте, үзе дә шундый иде кебек. Кайчак үпкәләрен онытып, «аязып» та куя үзе, андый мизгелләрдә үзебезнең элеккеге кызыбызны күрәбез – шундый ук шәфкатьле, рәхмәтле, итагатьле. Сеңлем кызының холкын кайнанасыныкына охшата: гел зарланучан, шөкер итә белмәүче карчык иде, мәрхүмә. Тугыз ел бергә яшәү дәверендә бик җәберләде киленен. Белмим, шулар хәтеренә уелып калганмы баланың, әллә геннар эшеме?
«Ә ник мин начарларга тигезләнергә тиеш?» — ди ул.
«Рәхмәтле бул, наным, синең бит бу тормышта бөтен нәрсәң бар: сау-сәламәтсең, Ходай сиңа – акыл дисеңме, чибәрлекме, зифа буй-сынмы – барысын да кушучлап биргән. Синең өчен җанын фида кылырга әзер әти-әниең исән-сау, безнең кебек тулай торакта нужа чикмисең – үз өеңдә пешкәнне ашап, юганны киеп яшисең. Алган киемнәрең матурдан-матур, берсеннән-берсе кыйммәтле. Үзең укый торган төркемдәгеләр арасында да төрле хәлдәгеләр бардыр. Әйләнә-тирәгә кара, күпме гарип, ятим бала, сукбай сабыйлар... Гыйбрәт ал, синең хәлең аларныкы белән чагыштырырлыкмыни?! Студент чагыңның рәхәтен күреп кал, бернинди борчуың юк бит синең!» – дип аңлатырга тырышуыма каршы: «Ә ник мин начарларга тигезләнергә тиеш?» – дип җаваплый.
Беркөнне тагын шаккатырды кызыбыз: «Юристлардан белештем, квартирның өчтән бер өлеше минеке. Сез алмасагыз, шуны сатам да, үзем машина алам», – ди.
Аннан үзе эшләп акча җыярга карар кылды. Эш эзләү «маҗарасы» бер айга сузылды. Озын зифа буйлы кызны ресторан-кафеларга «биш куллап» алырга ризалар, тик эш вакыты көндезге бүлек студентының уку графигы белән «кисешә» – андыйлардан баш тартты. Берара: «Яшьлегем-чибәрлегем бар, шулардан файдаланып калырга кирәк – эскорт хезмәтенә («калын кесәле» ирләргә төрле кичәләрдә пар булып бару) урнашам», – дип сабырлыгыбызны сынарга кереште. Әнисе әйтә, Интернетка кереп караган идем, чәчләрем үрә торды – шул ук фахишәлекнең матур исем астына яшерелгән бер төре: эскорт вакыты чыкканнан соң клиент һәм хезмәткәр арасындагы мөнәсәбәтләр өчен без җаваплы түгел, дип язылган ди, ягъни мәсәлән, озатып йөрү вакыты чыккач клиент кызны көчлиме, кыйныймы –беркемнең эше юк, беркем җавап бирми. Иманым камил, Гөлия моны бездән башка да яхшы аңлый, беркатлы авыл кызы түгел. Кирелеге, якыннарының йөрәген бозу өчен генә сөйләве дип уйлыйм.
Ниһаять, эш тә табылды: бер генә дә түгел, икәү! Гөлиябез көндез уникешәр сәгать фитнес-тренер булып эшләсә, төннәрен автомойкада машина юып үткәрә. Хәзер кызыбыз кайчан барсаң да йә эштә, йә йоклый. Уку бөтенләй онытылды. Болай да талчыбыктай нечкә бала коры сөяккә калды. Бер ай түзде шулай, аннан төнге эшеннән ваз кичте. Акчасын да көч-хәл белән әнисе юллап алып бирде – гадәттәгечә, эшмәкәрләр студентларны алдамаса буламыни
инде?!
Сессия җиткәч, фитнестан да китәргә туры килде. Ярый инде, укуны сайлады. Бәлки, акчаның җиңел генә килмәгәнен аңлагандыр. Машина сорау да чак кына кимеде. Кешене мәхәббәт үзгәртә, диләр. Инде юлларында хәерле бәндәләр очрап, үз тиңенә гашыйк булсын иде дип телибез. Бәлки, шуннан соң тормыш кыйбласы үзгәрер?
Айсылу НӘГЫЙМОВАның (психология фәннәре кандидаты, доцент) киңәше: http://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=399
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Тотып ярырга кирәк мондый кызны. Кыланчык, иркә, көйсез мондый кызлар кияүгә чыгып та рәхәт күрсәтми. Машина кирәк, имеш. Төнлә савыт-саба юучы булып урнаш та, алырсың машина. Оятсыз!
0
0