Логотип
Актуаль тема

Татарстанда аборт тыелмый, әмма...

Илдә дефография торышы мактанырлык түгел. Россиядә узган ел бер хатынга 1,7 бала туган. Ярый әле, бала тууы саны төшми дип сөенә белгечләр. Әмма иртәгәсе көн турында да уйларга кирәк. Ә монда бала таба алмау сәләте дә, абортлар проблемасы да килеп баса. Татарстан бу проблеманы ничек хәл итә? Республикада әлеге мәсьәләгә җитди тотынганнар, хәтта яңа өйләнешүчеләр өчен махсус сертификат булдырылган.


 Илдә демография торышы мактанырлык түгел. Россиядә узган ел бер хатынга 1,7 бала туган. Ярый әле бала туу саны төшми дип сөенә белгечләр. Әмма иртәгәсе көн турында да уйларга кирәк. Ә монда бала таба алмау сәләте дә, абортлар проблемасы да килеп баса. Татарстан бу проблеманы ничек хәл итә? Республикада әлеге мәсьәләгә җитди тотынганнар, хәтта яңа өйләнешүчеләр өчен махсус сертификат булдырылган. 

 

«Татарстанда парларның 15–17 проценты бәби алып кайта алмый. Бу – югары күрсәткеч», – ди Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Сабирова. Тагын бер борчыган проблема – абортлар. Аның структурасына күз салсак, яртысы хатын-кызларның бала табарга теләкләре булмау сәбәпле ясала. 


 Белгеч сүзләренчә, бәби алып кайта алмауның төп сәбәпләрнең берсе – яшьләрнең җенси тормышны иртә алып бара башлауларында. «Беренче баласын алып кайткан хатын-кызларның уртача яшьләре – 29 яшь. Димәк, ун ел буе алар «ирекле очышта» яши, ә бу инфекцион авыруларга, оча сөяге органнары ялкынсынуга китерә», – ди табиб. Гомумән, җәмгыятьтә сексуаль тәрбиянең аксаклавын әйтә белгечләр. Тәрбия иң элек гаиләдән килергә тиеш, диләр. Әни кешенең бу хакта баласы белән сөйләшүе, аңлатуы зарур. Дөрес, Сәламәтлек саклау министрлыгы Яшьләр эшләре буенча министрлык белән сөйләшүләр алып бара. Әгәр дә бер нәтиҗәгә килә алсалар, яшьләр клубларында, яшьләр үзәкләрендә үсмерләр өчен әлеге тема күтәрелеп, агарту эшләре алып барылачак. 


Ир-атларның нәсел калдыра алмау сәләте кимүенә дә чаң суга белгечләр. Фирая Сабирова әйтүенчә, бу ир-егетләрнең дөрес тормыш рәвеше алып бармавы белән бәйле. Иң нык тәэсир иткән фактор – стресс. Хәзерге зур тизлекле җәмгыятьтә стресста яшәргә мәҗбүрбез, ә ир-атлар аңа бигрәк сизгер. Шулай ук тәртипсез туклану да, ир-атларда бу уңайдан проблемалар китереп чыгара. 


Табиблар яшь парларга бала алып кайтырга планлаштырыр алдыннан сәламәтлекләрен бер кат тикшерергә киңәш итә. Авырга узгач кына килеп чыккан авырулар йөклелек чорын кискенләштерергә мөмкин. Шуңа күрә дә Татарстанда яңа өйләнешкәннәр өчен сертификат булдырылган. Аның нигезендә булачак әти белән әни репродуктив сәламәтлеген бушлай тикшерә ала. Сертификатны алу өчен шәһәрнең түләүле клиникаларының берсенә шалтыратып, «яшь парлар өчен сертификат» дигән код-сүз әйтеп, тикшерелергә язылырга мөмкин. Фирая Сабирова әйтүенчә, мондый медицина тикшерүе узганнар арасында бары 17 проценты гына тулысынча сәламәтләр, калганнарында нинди дә булса авыру очрамый калмый. 


Демография күрсәткечләрен күтәрү өчен Татарстанда тагын бер уникаль программа гамәлгә ашырыла. Ул әлегә Россиядә бердәнбер. Республикада Кризислы йөклелек үзәге эшли башлады. Татарстан буенча тагын шундый сигез үзәк ачылган. Бу үзәкләргә аборт ясатырга теләгән хатын-кызлар җибәрелә. «Татарстанда аборт тыелмый, әмма аны ясаганчы хатын-кызларга бик озак уйларга туры килә», – ди Медицина университеты клиникасы баш табибы урынбасары Светлана Гобәйдуллина. Республикада хәзер аборт ясатырга теләгән хатын-кызлар белән ике этапта эшлиләр. Алар белән башта хатын-кызлар консультациясендә сөйләшәләр. Ул сөйләшүдән соң да уйларыннан кире кайтмасалар, аларны республика үзәгенә җибәрәләр. «Хатын-кызлар белән психологлар, гинекологлар утырып сөйләшеп, алар үзләренә карата кызыксыну тойгач, сабыйларын калдырырга булалар. Җитмәсә, безнең үзәкнең кабинеты да бала табу йортында урнашкан. Алар консультациягә килгән вакытта бәхетле яшь әниләр сабыйларын кочаклап бала тудыру йортыннан чыга. Бу үзенә күрә бер психологик алым. Бала гомерен саклап калуда бөтен алымнарны да куллану яхшы дип уйлыйбыз», – ди табиб. Нәтиҗәләр инде бар. 


Светлана Гобәйдуллина әйтүенчә, аборт ясатырга теләгән хатын-кызларның 50–60 проценты сабыйларын калдырырга булганнар. Узган ел әлеге үзәкләр эшчәнлеге белән Татарстанда бер мең ярым аборт ясалмый калган. Светлана Гобәйдуллина быел тагын бер мең өстәлер дип өметләнә.
 Керемнәре аз булу сәбәпле, көмәнен төшертергә теләгән хатын-кызларның реестрын булдырганнар кризис үзәкләрендә. Әлеге хатын-кызларга төрле хәйрия фондлары ярдәмгә килә икән. 


Быел диспансеризациягә репродуктив сәламәтлек бәяләү дә кертелгән. Белгечләр ир-атлар өчен уролог кабинетлары ачып, киләчәктә ир-ат сәламәтлеге үзәкләре булдыру турында да уйлый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар