Логотип
Актуаль тема

Татар теле үсеше – күргәзмә залында

Татар теленең үсеш тарихы белән татарстанлылар күргәзмә экспонатлары аша таныша ала. “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда “Татар теле: XX гасыр тарихы объективында” дигән күргәзмә эшли башлады.


90 ел элек – 1925 елда татар телен гамәлгә ашыру турындагы декретка кул куела. Бу – татар теленә дәүләт статусы бирүне күздә тоткан, туган телебез рус теле белән тигез дәрәҗәгә баскан. Татар теленең ни рәвешле үскәнен, үзгәргәнен күрсәтү, аның XX гасырда тоткан урынын чагылдыру максатыннан әлеге күргәзмәне оештырырга булганнар.

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее башлыгы Марина Давыдова билгеләп узганча, күргәзмәне эшләгәндә татар теле үткән бөтен этапларны чагылдыру төп максат булган.

- Без совет хакимиятенең татар телен бөтен тармакларга кертергә омтылуын да, гарәп графикасыннан латин имлясына күчү вакытын да, 1939 елда кириллица куллана башлау чорын да, татар теленең сугыштан соңгы үсеш юлын да һәм, әлбәттә, татар теленең 90нчы еллардагы торышын да күрсәтергә омтылдык. Тик бик күп документларны музей залы, кызганычка, сыйдырмады,  – дип белдерде Марина Давыдова.
Күргәзмәдә XX гасыр дәвамында татар теле үсешенең төп этапларын чагылдыра торган хокукый документлар һәм фотографияләр, периодик басмалар һәм китаплар, плакатлар һәм афишалар тәкъдим ителгән.  Иң кызык экспонатлар арасында – Советлар Союзында беренче бастыру машиналары заводына нигез салучы танылган механик һәм уйлап табучы Әскәр Шейх-Али тарафыннан эшләнгән «Janalif» бастыру машинасы һәм шәрык шрифтлары белән бастыру машиналарын җитештерү буенча «Татязмаш» проспекты.

Күргәзмә ачылышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев әлеге изге эшне башкаручыларга, шундый кызыклы күргәзмәне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

- Татар теленең тарихы бик зур, аның язмышы бик катлаулы. Татар теле – үзенең тарихында берничә мәртәбә имля, алфавит алмаштырган тел. Татар халкы иң элек башка төрки халыклар белән бергә рун язуын кулланган, аннары без гарәп язуында язганбыз, укыганбыз. Аннары латинга күчкәнбез, һәм менә хәзер кириллицадан файдаланабыз, – дип билгеләп узды ул.

Бу күргәзмәнең мөһимлеген Разил Вәлиев кат-кат ассызыклады. Ул билгеләп узганча, үзебезнең халкыбызны яшәтергә телибез икән, татар телен үстерергә кирәк. “Телең булса – син халык буласың, телең булмаса – син балык буласың” дигән халык әйтемен дә искә төшерде ул.




 





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар