Рөстәм Миңнеханов: Бәйрәм котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкына мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар!
1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү республиканың хәзерге хокукый системасын булдыруда әһәмиятле роль уйнады, иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясады.
Төп канунда Татарстанның күпмилләтле халкы республикада хакимиятнең бердәнбер чыганагы буларак билгеләнә, кешеләрнең гражданлык иреге, милли һәм социаль тигезлеге законнар нигезендә раслана, аларның хокуклары һәм бурычлары бербөтенлеге тәэмин ителә.
Республика Конституциясе буенча хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре арасында нәтиҗәле бүленеш системасы кертелде. Президентка, Парламентка, Хөкүмәткә һәм җирле үзидарә органнарына бирелгән киң хокуклар әлеге системада хакимиятнең барлык төрләренә республикабыз алгарышы, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту хакына бергәләп уңышлы эшләргә хокукый нигезләр булдыру мөмкинлеге бирде.
Хакимият органнары, татарстанлыларның ныклы ышанычына, иҗтимагый берләшмәләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә, үсештәге граждан җәмгыяте институтларына таянып, бердәм рәвештә хезмәт куялар. Ә бу исә иң кыйммәтле рухи хәзинәләребез – милләтләр, диннәр һәм гражданнар арасындагы татулыкның нигезе булып тора.
Республикада Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган социаль-икътисадый программалар һәм проектлар җыелмасы Конституция нигезләмәләренең дәүләтнең хокукый социаль үсеше өлкәсенә гаять мөһим җирлек бирүен ачык дәлилли. Төп канунның нәкъ менә әлеге бүлекләре барлык кешеләрнең, аерым затларның ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен барыннан да тулырак чагылдыра.
Россиянең алгарышлы төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан илебез куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә һәм ул хаклы рәвештә дөньякүләм һәм россиякүләм форумнары уздыру мәйданына әверелде.
Реклама
Республикабызның уңыш-казанышлары социаль инфраструктураның, мәгариф, фән, спорт, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләре, рухи өлкәбезнең үсешендә чагылыш таба. Болар барысы да күпчелек халыкта үз көченә ышанычны ныгыта, киләчәккә якты өметләрен тагын да арттыра, республикабызның алгарыш-үсешенә этәргеч бирә.
Кадерле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы Конституциясе Көне белән тәбрик итәм!
Күңел биреп башкарган һәр эшегез, ирешкән нәтиҗәләрегез, туплаган гыйлем-тәҗрибәгез сезгә шатлык-куанычлар һәм канәгатьлек китерсен, һәр көнегезне якын кешеләрегезнең ихлас теләктәшлеген тоеп, сөенеп яшәгез! Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим.
Бәйрәм котлы булсын!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.