Россия көне: тарих битләреннән

Россия көне – Россия Федерациясенең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме.


Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.


Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен (“Россия көне”) 2002 елның 1 февралендә ала. Россиянең Хезмәт кодексы яңарганнан соң, Россия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә башлый. Аны дәүләт тарафыннан игълан ителеп, ял итә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, дип әйтергә мөмкин.

 

Россиянең атамалары үзгәрсә дә, ул элек-электән беренчел позицияләрне бирмәгән. Аның мәйданына гына да игътибар итсәк, ул дөньяда да, Европада, Азиядә беренче урында тора. Башка бер генә илнең дә территориясе 17 125 191 квадрат километрга җитми. Икенче урында торган Канадага да безне куып җитәр өчен, әле тагын 7 миллионнан артык квадрат километр мәйдан кирәк. Территориясе зур булу сәбәпле, Россия 12 диңгез тарафыннан юыла.


Төрле милләт вәкилләренең үзара дус яшәвен күрсәтә торган ил дә әле ул Россия. Ил Конституциясендә үк Россиянең күпмилләтле дәүләт булуы ассызыклана. Аның территориясендә190нан (!) артык милләт яши. Биредә беренче урынны руслар алып тора, 2010 елда үткәрелгән халык санын алуда алар – 111 016 896 кеше. Ә икенче урында 5 310 649 кеше белән татарлар тора.


Заманнар үзгәрү белән, илебез атамалары да үзгәргән:


IX – XIII гасырлар – Борынгы рус дәүләте;
XII – XVI гасырлар – Идел Русе (Новгород республикасы, Владимир кенәзлеге, Бөек Литва кенәзлеге, Мәскәү кенәзлеге);
1547 – 1721 – Рус ханлыгы;
1721 – 1917 – Россия империясе;
1917 ел – Россия республикасы;
1917 – 1922 – Россия совет федератив социалистик республикасы (РСФСР);
1922 – 1991 – СССР;
1991 елдан башлап – Россия Федерациясе.


Тагын нинди истәлекле вакыйгалар булган?


12 июнь – илебез халкы еш кына әлеге көнне Россия бәйсезлеге көне, дип атый.


12 июнь – 1991 елның шушы көнендә Россия совет федератив социалистик республикасы (РСФСР) президенты сайлауларында Борис Ельцин җиңеп чыга.


12 июнь – Россиянең күп кенә шәһәрләрендә шәһәр көне буларак билгеләп үтелә. Ләкин бу Татарстанга кагылмый. Чөнки Татарстанның суверенитеты турында үз декларациясе бар. 12 июнь безнең республикада “Россия көне” исеме астында уза.

Бүген әлеге бәйрәм көннән-көн ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарыла. Россия көне милләтләр бердәмлеге, Ватаныбызның бүгенгесе, киләчәге өчен җаваплылык символы булып тора. Бу – хөррият, гражданнар аасындагы татулык, кешеләрнең тынычлык бәйрәме. Шушы көнне бөтен илебез буенча тантаналы чаралар үткәрелә. Кремльдә  илбашлыгы Россия Федерациясе Дәүләт премияләрен тапшыра.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7238
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4820
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3631
    1
    20
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1498
    0
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату