Логотип
Актуаль тема

Нинди дару эчәргә?

Фармацевтлар: «Охшаш, – дип, үзебездә җитештерелгән даруларны тәкъдим итәләр. – Катнашмасы да шул ук, бәясе дә арзан...» Әмма һәр очракта да булышамы ул авыруга?    
 
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, фармацевтика фәннәре докторы Фәридә ЯРКӘЕВА белән сөйләшүне редакциягә килгән хаттан башлап җибәрдек. «Мин моннан 15 ел элек инфаркт кичердем. Шуннан бирле бер генә көн дә калдырмыйча дару эчәм, – дип яза Яшел Үзән районыннан Мәрзия ханым. – Озак вакытлар үткәч, даруханәдә әлеге дарулар урынына арзанлыракларны тәкъдим иттеләр. Хәзер шуларны эчәм. Әмма аермасын күрмим. Ни өчен безнең даруларны – арзанлыларын билгеләми икән тибаблар? Күрәсең, үзебездә җитештерелгән даруларга ышаныч юк».

– Чыннан да, табибларның бик сирәге авыруга үзебезнекен тәкъдим итә. Автор әйткәнчә, күрәсең, ышаныч юк аларга. Арзан, димәк, сыйфатсызмы? Әллә ул даруларны җитештерү технологиясе башкамы?
– Дару белән тәэмин итү – ул милләтебез куркынычсызлыгы мәсьәләсе. Россиядә «Фарма – 20-20» федераль программасы кабул ителде. Бик күп препаратлар бүгенге көндә шул программа буенча әзерләнә. Бездә җитештерелә торган препаратларның 90 процентына якыны – дженериклар, ягъни чит ил препаратларының синонимы. Хәзер без онкологик, гармональ чирләрне, бронхиаль астма авыруларын, югары технологияле дарулар ярдәмендә, үзебез дә дәвалый алабыз. Ә чит ил дарулары, чыннан да, кыйммәт тора. Чөнки дару уйлап табу өчен дистәләгән еллар кирәк. Ул башта фәнни лабораторияләрдә сынала. Бер күзәнәктән –-молекуладан дару хәленә килгәнче, йөзләгән сынау-тикшеренүләр үткәрелә. Ул бездә дә шулай. Әйе, синонимнар, сез әйткәнчә, чит ил даруларына аналоглар күп бездә. Даруханәләрдә хәзер иң элек әнә шул аналогларны – катнашмасы шул ук булган – үзебездә әзерләнгән даруларны тәкъдим итеп карыйлар. Һәрхәлдә, провизорлар шулай эшләргә тиеш. 
Ләкин шунысы да бар: сирәк очрый торган генетик, онкологик авыруларга каршы даруларның күбесе бездә эшләнми. Швейцария, Америка кебек фармацевтика буенча алга киткән көнбатыш илләрендә генетик чиргә каршы югары технологияләрдән файдаланалар. Аларда җитештерелгән препаратлар үтемле һәм яхшы нәтиҗә бирә. 

– Бер уңайдан, акушер-гинекологларның фикерен дә җиткерәсе килә. Алар французларның «Дифлюкан»ына өстенлек бирә. Әйе, ул бик кыйммәт, әмма нәтиҗәле. Берьюлы берничә бактериягә каршы көрәшә. Ә безнең «Флуконазол» яисә «Флюкостат»лар аның бер генә төрен җиңә ала. Табиблар: «Бездә җитештерелә торган чит илнекенә охшаш дарулар тиешле нәтиҗә бирми», – дип саныйлар. 
– Даруны эчеп, сынап, чагыштырып карамыйча әйтүе кыен. Әйткәнемчә, бүгенге көндә алыштыргысыз чит ил препаратлары юк түгел. Тик без бит еш кына салкын тисә дә, аз гына сызлана башласак та, әлеге дә баягы кыйммәтле даруларны сайлый башлыйбыз. Узгынчы чирләрне үзебезнең арзанлы дару белән дә җиңәргә була бит. Шикәр диабеты, кан басымы, инсульт, инфаркт, яман шеш (һәм башка) кебек гомерлеккә озата барган чирләр һәрвакыт үзеңне контрольдә тотуны таләп итә. Ә бу исә билгеле бер сәгатьтә табиб билгеләгән билгеле бер даруны эчү дигән сүз. Пациентның кайберсе учлап-учлап эчәргә мәҗбүр. Әйтик, өч препаратны берьюлы эчтең исә, аның сәламәтлеккә зыян китерә торган өстәмә тәэсире булырга мөмкин. Шуңа, эчә башлаганчы, табиб белән киңәшергә, тартмасындагы киңәшләрне дә игътибар белән укып чыгарга кирәк. Дөресен әйткәндә, безнең халык ныклап авырта башлагач кына дәваланырга керешә. Кайчак ул соң булып куярга да мөмкин. Дару, белеп һәм дөрес эчкәндә, файдадан башка берәүгә дә зыян китерми. Без хәзер өлкәннәргә шуны аңлату, аларга ярдәм итү максатыннан табиблар белән берлектә җитди аңлату эшләре алып барабыз. Ул безнең федераль программада да каралган. Болар бит барысы да безнең яшәешкә бәйле.
Бүген авылда яшәүчеләрне, шул исәптән, өлкән кешеләрне һәм инвалидларны кирәкле дарулар белән вакытында тәэмин итеп тору өчен республиканың бөтен 43 районында да сәламәтлек саклау учреждениеләренең фармация эшчәнлегенә һәм дару препаратлары сатуга лицензия алган бүлекчәләре эшли. Хәзер Татарстанда медицина оешмаларының 544 шундый бүлекчәсе (28 амбулаторий һәм 516 фельдшерлык- акушерлык пунктлары) халыкка тиешле хезмәт күрсәтә.   

– Фәридә Фатыйховна, инвалидларның күбесе социаль пакетта каралган бушлай дарудан баш тарта. Ни өчен?
– Сәер хәл, әмма шулай. Бу хакта без инде күп сөйләштек. Бер әбидән сорыйм: «Даруга дип каралган 800 сум синең өчен күп акчамы? Ни өчен аны даруга гына тотмыйсың?» – дим. Әйтүенә караганда, ул аның өчен күп акча түгел. «Анда миңа кирәкле чит ил дарулары юк», – ди әбиең. Әнә бит, чит ил даруы дип кенә торалар! Үзебезнеке ярамый. Бүгенге көндә республикада яшәүче инвалидларның 67 проценты, ә Идел буе регионында хәтта ки 82 проценты бушлай дарудан баш тарткан. Сәбәпләре шул ук: «Кирәкле дарулар юк». Алга таба бездә дә, чит илләрдәге шикелле, дару иминлеге кертеләчәк. Әгәр дә пациентның кыйммәтрәк дару аласы килә икән, рәхим итеп ал, тик җитмәгән кадәресенә акча өстәргә генә кирәк булачак. Аннары, сораштырулардан күренгәнчә, инвалидларның 70 проценты даруга дигән акчаны көнкүреш кирәк-ярагына тота икән. Болай булса, киләчәктә андыйларны инвалидлык төркеменнән алу мәсьәләсе дә килеп туарга мөмкин бит. Кешедә әкренләп шундый фикер дә туа башлады бит: «Димәк, ул инвалидлар даруга, дәвалануга мохтаҗ түгел. Димәк, алар авыртмыйлар».

– Ә менә халык БАДка ышана. Мәгълүматлардан күренгәнчә, аның әйләнеше, башка препаратлар белән чагыштырганда, 22 процент тәшкил итә. Ул, чыннан да, файдалымы? Әллә күренекле юморист Райкин әйтмешли, «Дурят нашего брата!» дияргә генә каламы?
– Килешәм. Аны бит дару итеп түгел, «азыкка биологик өстәмә» итеп саталар. БАД буларак теркәү өчен озак вакыт кирәкми. Аны дару кебек җентекләп тикшермиләр. Башкача әйткәндә, дару булмагач, җитештерүчеләргә куелган таләп-җаваплылык та шуның кадәрле генә. БАДның нәтиҗәсе белән кызыксынучы юк. Файдага булганмы ул, юкмы – берәү дә белми. Бәлкем, аның да организмга зыян сала торган яклары күптер. Кем белә?!  Ә бит ул үзе кыйммәт тора. Һәм, әйткәнегезчә, халык аңа акчаны кызганмый. Монысы инде, гомумән дә, аңлашылмый. Бу эшкә, ягъни БАДны пропагандалауга, мактауга табибларны да тарталар әле. Ә пациент кемгә ышана яисә ышанырга мәҗбүр?! Әлбәттә инде, табибка...

– Казан шәһәренең Мәскәү базары тирәсендә генә дә дүрт-биш аптека. Ике-өч адымда гына урнашканнары да бар. Дөресме ул шулай? Минемчә, дару иң күп сатыла һәм дәүләткә зур керем кертә торган өлкә. Былтыргы нәтиҗәләр нинди?
– Былтыр Россия фармацевтика базарының күләме, акчага күчереп әйткәндә, 8,1 процентка үсте. Һәм 1632 миллиард сум тәшкил итте. Ә бездә ул 33,8 миллиард сум тирәсе. Үзебездә җитештерелгән дарулар өлеше акчалата 35 процент тәшкил итә. Җитештерүчеләр арасында беренче урынны – «Таттехмедфарм», икенче урынны – «НПК «Катрен», өченче урынны – «ЦВ Протек», аннары «Татхимфармпрепараты» һәм «Пульс» җитештерү җәмгыятьләре алып тора. Татарстанда аптека учреждениеләренең саны да шактый үсә төште. Бүген республикада 869 аптека бар. Былтыр, җан башыннан исәпләгәндә, 8703 сумлык дару кулланылган. Ә инде аптекаларның урнашу мәсьәләсенә килгәндә, кайбер илләрдә ул, мәсәлән, халык саныннан һәм аптекаларның нинди ераклыкта булырга тиешлегеннән чыгып билгеләнә. Янәшәдә урнашкан аптекалар һәрвакыт бер-берсенә көндәш-конкурентлар булып калачак бит.

– Ел башыннан илнең кайбер регионнарында даруларны маркировкалау буенча эксперимент башланып китте. Мондый билгеләрне, штрих-кодка өстәмә итеп, һәрбер дару тартмасына махсус принтер ярдәмендә салачаклар. Халыкка аның файдасы бармы? Ул нинди мәгълүмат бирәчәк? Һәм без – татарстанлылар бу пилотка кушылачакбызмы?
– Европада бу эш белән инде күптән – 2010 елдан бирле шөгыльләнәләр. Маркировка зур өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк. Халык бу яктан тыныч булырга тиеш. Аның каравы, ул сыйфатсыз, контрафактлы даруларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Күз алдына китерегез: дару сатып аласың, шуны эчәсең. Ул, чынында, «пустышка», дәваламый да, зыяны да юк. Ә кулланучы бу хакта белми. Хәер, каян белсен? Даруларны менә шул рәвешле маркировкалау ул бу ялганга юлларны ябачак. Иң мөһиме, даруның «фальш» булуын хезмәткәрләр генә түгел, сатып алучылар да аптекага куелган сканерлар ярдәмендә ачыклый алачак.
...Бу чит ил даруларына да кагыла. Июль аеннан «Медицина продукциясен фальсификацияләүгә һәм халык сәламәтлегенә куркыныч яный торган җинаятьләргә каршы көрәш турында Европа Советы Конвенциясен ратификацияләү турында» Закон көченә керә. Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге моны ялган даруларга каршы көрәштә беренче гомумевропа килешүе дип белдерде. Җыеп әйткәндә, ялган чит ил дарулары да сизелерлек кимер дип көтелә. 
 


Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, фармацевтика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Фатыйх кызы Яркәева. Казан кызы, галимнәр гаиләсеннән. Ире – Әхтәм Яркәев хәрби госпитальдә кан тамырлары неврологиясе бүлеге мөдире. Улы Илдар – Мәскәүдә яши, оборона сәнәгате предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары.                 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар