«Ирдән уңарга язсын, хатын-кыз бәхете – ирдән». Кайсы гына ана буй җиткереп килгән кызына карап шулай дип теләми икән. Җаннан ярылып чыккан балаңны кемнеңдер рәнҗетеп яшәвен куркыныч төштә дә күрергә язмасын. Шуңа да, мөгаен, һәр ана булачак киявен энә күзеннән кичерәдер. (Дөрес, тормыш күрмәгән, күзе мәхәббәт белән томаланган кыз әнисенең «тикшерүен» гаеп итәргә дә мөмкин әле.) Борчылырлык урын да бар: өй золымы хакында еш ишетелеп тора. Үзен идеаль ир-ат итеп күрсәткән нарцисс-золымчыны ничек танырга? Аның белән мөнәсәбәтләргә нокта куяр өчен каян көч табарга? Әлеге сорауларга җавап эзлибез.
Сарык тиресе ябынган бүре
Ел башында Казакъстанда булган суд процессын чын мәгънәсендә бөтен дөнья күзәтте. Илнең элеккеге милли икътисад министры 44 яшьлек Куандык Бишимбаев белән 31 яшьлек Салтанат Нукенова мәхәббәте әкияттәгечә башлана. Астрология белән шөгыльләнгән чибәр Салтанатны ир социаль челтәрләрдә күреп ала. Аңа консультациягә язылырга тели, тик Салтанат хатын-кызларны гына кабул иткәнлеге турында яза. Шулай да ирнең үҗәтлеге аңа кызык тоела. (Кем яратмый инде игътибарны?!) Кызның телефон номерын табып, хисапсыз хәбәрләр җибәрә ир. Очраша башлагач, кызны игътибары, кайгыртучанлыгы белән төреп ала. Кыйммәтле бүләкләр, чит илдә ял итүләр... 2022 елның җәендә танышалар, декабрьдә инде туй итәләр. Ул вакытта дус кызлары гына түгел, Салтанат, мөгаен, үз-үзеннән көнләшкәндер. Ир түгел, хыял бит!
«Иң алтын ир! «Әйе» дип әйткәнемә бер тапкыр да үкенмәдем. Иртәдән кичкә кадәр аның өчен камыр басарга әзер», дип яза ул социаль челтәрләрендә. Куандык Бишимбаев – Казакъстанда билгеле кеше. Профессор гаиләсендә туып-үсә, белемле, интеллигент, вакытында иң яшь министр була. Дөрес, Салтанат – аның өченче хатыны. Кем аерылышмаган да, кем кушылмаган, ә мин аны бәхетле итәчәкмен, дип уйлый гадәттә хатын-кызлар. Әйе, ришвәтчелектә гаепләп аны ун елга төрмәгә утырткан булалар, әмма ике ел эчендә ул инде иреккә чыга. Гомумән, мөнәсәбәтләргә ришвәтнең ни катнашы бар, чыгарганнар, димәк, гаебе булмаган дип нәтиҗә ясагандыр яраткан җан. Әмма гаилә тормышлары идеальлектән бик ерак була. Ир Салтанатка эшләүдән туктарга куша, аны һәрвакыт контрольдә тота, бик нык көнләшә. Бер ел эчендә иреннән сигез тапкыр китә, әмма кире әйләнеп кайта. Бишимбаев аны шулай «аерылышудан» туктатып кала. Ахырда интим видео төшереп, шуның белән шантажлый. Ә иң куркынычы – ул хатынына кул күтәрә башлый.
Суд процессы вакытында дус кызлары, туганнары яшь хатынның күгәргән тәнен даими күрүләре турында әйттеләр. «Ул барысын да үзгәртеп, гаиләне коткарып була дип санады. Өйләнешеп яши башлауга ук мөнәсәбәтләре катлауланды», – ди абыйсы Айтбәк Амангельды матбугатка биргән әңгәмәсендә. Фаҗига узган елның ноябрь аенда була. Алар концертка бара, аннан иртәрәк китеп, үзләренең рестораннарына юл тота. Анда ир белән хатын арасында кабат тавыш чыга. Салтанат иреннән китәргә теләвен әйтә. Абыйсына кунарга киләчәге турында хәбәр җибәреп, такси чакырта, әмма ир аңа китәргә ирек бирми. Кыйнаулар берничә сәгатькә сузыла. Урамда да, бәдрәфтә дә, VIP-кабинкада да бара бу хәлләр. Хатынның бер җан әсәре бирмәгәнен күреп, «Ашыгыч ярдәм» хезмәте чакырталар, әмма табиблар Салтанатның үлүен генә раслый. Шулай итеп, ул кыйналулардан вафат була.
Бишимбаевны һәм аның туганын кулга алалар. Берничә айга сузылган суд процессын Казакъстан суд системасы тарихында беренче тапкыр интернет аша туры эфирда трансляцияләнде. Залим ир гаебен танымады, хәтта, салкынканлылыгын саклап, әле күптән түгел генә үлеп яраткан хатынын мыскыллап, үзен корбан итеп күрсәтергә тырышты. Бишимбаев Салтанат Нукенованы аеруча рәхимсез үтерүдә һәм җәфалауда гаепләнәнеп 24 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, ә залим кулыннан үткән яшь гомерне кире кайтарып булмый...
«Минем дә шундый тарих бар...»
Суд процессыннан туры эфир вакытында меңнәрчә комментарий яздылар. Шунысы куркыныч, бик күп хатын-кызлар әниләренең, үзләренең, якыннарының өйдәге җәбер-золым белән очрашу тарихы белән бүлешә. Менә берничәсе:
«Шушындый ук мөнәсәбәтләрдән бертуган апамны гаиләбез белән йолып алдык. Апа 33 яшендә кияүгә чыкты, ирен бик ярата иде. Ә ул ерткыч апаны тугыз айлык көмәнле чагында ук кыйнады. Шул вакытта да апа аерылышырга җөрьәт итмәде. Без полиция чакырттык, аңа гариза яздырттык, әмма ул гаризасын кире алды. Иренең үзгәрәсенә бик ышана иде. Шулай да аны ул җәтмәдән тартып ала алдык. Сугышларсыз, полицияләрсез, ашыгыч ярдәмнәрсез, кодалар белән сүзгә килүләрсез булмады. Апа-сеңелләрегезне саклагыз!..»
«Карыйм һәм элеккеге ирем белән яшәгән өч ел җәһәннәмгә тиң тормышымны күрәм кебек. Аның да үз-үзен тотышы нәкъ шундый иде. Абыем мине ул ерткыч авызыннан тартып ала алды. Мөнәсәбәтләрдәге бу «кызыл әләмнәр» турында кызларга мәктәптә укыганда ук сөйләргә кирәк. Алайса сәдәф тагарга да итәк тегәргә өйрәтәләр, ә абьюзерларны ачыкларга, үзеңне рәнҗетергә юл куймаска өйрәтмиләр...»
«Кызлар! Мондыйлардан шундук китегез! Мин үзем ике ел элек киттем. Кыйный иде. Аңа кадәр психолог белән дә эшләдем, әмма һаман кире кайттым. Ярата идем, гафу иттем, үзгәрер дип уйладым. Мин – акыллы, логик фикерләү сәләте булган хатын, шулай булуга карамастан, психологик тәэсиргә эләктем. Китмәгән булсам, исән дә булмас идем инде...»
«Күршем кызын башка шәһәргә кияүгә бирде. Кызы әнисенә бервакытта да зарланмаган. Әмма бер тапкыр ана аның бик нык күгәргән урынын күргән. Ул беркем белән дә сөйләшеп тормады, кызын алды да кайтты. Чынлап та, ире кыйнап торган, әмма әнисен борчырга теләмичә, берни сөйләмәгән.
Хәзер ул икенче тапкыр кияүгә чыкты. Бик бәхетле яши. Тиран һәм деспотны кичерү мөмкин түгел. Бер тапкыр кул күтәрүгә үк аны тормышыгыздан бөтенләйгә сызып атыгыз...»
«Минем әнием үзеннән ун яшькә өлкәнрәк булган абьюзер әти белән яшәде. Ул безнең хакка аерылмады, әби дә әтидән китәргә рөхсәт бирмәде. Нәтиҗәдә, әни 42 яшендә инвалид булып калды. Әтинең кыйнауларына түзеп яшәде. Әниләр, аңлагыз: мондый гаиләдә үскән балалар да интегә, үзләренә ышанмый торган, куркак һәм бәхетсез кеше булалар. Әти инде өлкән яшьтә, әмма әнине һаман кешегә дә санамый. Алар беркайчан үзгәрми икән. Әни психологик яктан бик көчле, әтинең бөтен проблемаларын хәл итте. Ә ул үзенең көчсезлеген аңлап, шуның өчен әнидән үч алып яшәде...»
Шашынулы мәхәббәттән – хуҗа-кол роленә...
Психик тайпылышлары булган кешеләрне беренче караштан ук ачыклап булмый кебек. Күргәнегезчә, Куандык Бишимбаев кебекләр идеаль ир образы тудыра. Үзләрендә нар-цисслык тайпылышы билгеләре булганнарның «татлы капкынына» ничек эләкмәскә соң? Югыйсә бик нык кайгыртучан, игътибарлы егет тормыш бүләге итеп кабул ителә дә, шундук кызларның башлары әйләнә.
– Сәламәт мөнәсәбәтләр, гадәттә, әкренләп башлана. Егет белән кыз башта бер-берсен күзәтә, хисләр барлыкка килә, алар бер-берсенә ошый башлыйлар, күнегәләр. Мәхәббәтләрен белдерергә ашыкмыйлар. Бу нормаль халәт, нормаль процесс, – ди психолог Айгөл Галиәхмәтова. – Ә менә психикасында нарцисс тибындагы тайпылыш булган кешенеке – бөтенләй башкача. Аны ике-өч көн эчендә хисләр өермәсе каплап ала. Шундук мәхәббәтен аңлата башлый. Гадәттә, ул «Сиңа кадәр мондый кызны очратканым булмады», «Син мине, тормышымны үзгәрттең», «Синсез яши алмыйм» ише сүзләр белән бизәкләнә. Хисләрен илаһилаштырмый гына инде. Һәрвакыт игътибарлы, кайгыртучан, бөтен теләкне үтәргә, ярарга гына тора, бүләкләргә, чәчәкләргә күмә. Менә бу чорда ук уйланырлык урын бар да соң, әмма, килешерсез, мондый егетләр кызларга ошый. Үзләрен принцесса кебек хис итәләр. Ә нарцисслык тайпылышы булганнар башкача булдыра да алмый, аларның һәр гамәле грандиоз итеп башкарыла. Нинди генә хатын-кыз белән очрашмасыннар, аларның үз-үзләрен тоту сценариесе бер үк. Хәтта корбаннары кебек сөйләшә башлыйлар, хәрәкәтләрен үзләштерәләр. Бу – вербовкалау, ягъни «мәхәббәт белән бомбага тоту» чоры. Әмма аларның төп максатлары – яратып, хөрмәт итеп, кайгыртып яшәү түгел, ә партнерны үзенеке итү, аннан уенчык ясау, аның хуҗасы ролендә яшәү. Бу, әлбәттә, психик тайпылыш.
Сәламәт булмаган мөнәсәбәтләр менә шуннан килеп чыга инде ул. Шуннан икенче стадия башлана. «Нарцисс» корбанын җайлап кына аның аралашу мохитеннән аерырга тотына. «Ник алар белән очрашуга барасың, безгә икәү рәхәтрәк бит», «Әйдә өйдә бергә булыйк», «Сиңа минем белән рәхәт түгелмени?!» кебек сүзләр сөйли башлаячак. Шул рәвешле әкренләп ирекне чикли. Әмма бу көчле ярату хисләре белән төрелеп бирелә. Корбанында туганнарының, дусларының яратуына карата шик тудыра. Хатын-кызда бу очракта да бернинди сорау тумый, һәм ул әлеге «җимне йота» икән, контрольлек итәргә, гаеп хисе тудырырга тотына: «Болай киенмисең», «Тәмле пешермисең», «Кем белән язышасың?»... Аннан инде дәгъвалар башлана. Ләкин бу да мәхәббәт белән үрелеп бара. Корбан йә «салкын душ», йә «кайнар душ» кабул итеп яши. Ул элекке мөнәсәбәтләрнең кайтуына өметләнә. Үзеннән гаеп эзли – «эмоциональ атынгычлар» шушы чордан башлана да инде. «Нарцисс» корбанына кул күтәрә, аннан демонстратив һәм грандиоз рәвештә тезләнеп гафу үтенә, чәчәкләр бүләк итә. Газлайтинг чаткылары да сизелә башлый. Бу психологик басымның бөр төре – кешене үзендә, әйткән, ишеткән сүзендә шикләнергә мәҗбүр итү. Болар барысы да Бишимбаев белән Салтанат мөнәсәбәтендә бар. Ахырда корбан инде ихтыярсызга әйләнә. Беренчедән, аның гормоннары бик нык уйный башлый; икенчедән, җәзалаулар, нигездә, төнлә була. Ә төн йокысыз һәм стресста үтә икән, бу организм өчен аеруча авыр.
Үтерер алдыннан Бишимбаев Салтанатны сигез сәгать буе газаплый. Нигә китмәгән, үзе гаепле, дип язучылар да бар. Ә мин, белгеч буларак, аның психик халәтен аңлыйм: ихтыярсызлык кына түгел, үз-үзен саклау рефлексы да югалган була инде анда. Ул чын-чынлап рухы сынган колга әйләнә. Бишимбаев, бәлки, үтерәм дип тә җәзаламагандыр аны, бары мәче-тычкан уены гына уйнагандыр. Әмма корбанын мыскыл итүдән шуның кадәр нык экстазга килеп, чикләрне югалткан.
Психолог әйтүенчә, мондый кешеләр үзләренә корбан итеп иң матур, иң акыллы, уңышлы хатын-кызларны сайлый һәм алардан ихтыяр көче беткән кол ясый. Мондый мөнәсәбәтләрдә бары тик өч юл бар: йә корбан үз-үзен үтерә (иренең кыланышларына түзә алмый үз-үзенә кул салган хатыннар аз түгел), йә аны үтерәләр, йә үзендә көч табып китә һәм нормаль халәткә килү өчен еллар буе психолог, психиатрга йөри. Күпләр яңа мөнәсәбәтләр кора алмый интегә, чөнки нормаль мөгамәләдә грандиозлык юк, бар да тыныч һәм, бер караганда, күңелсез кебек. «Якыннарыгызның, балаларыгызның мондый ир белән яшәгәнен күрәсез икән, үзләре килешер әле, кысылмыйм дигән позициядә булу һич дөрес түгел. Аларны мондый ирләрдән йолып алырга кирәк. Әйе, үзләре көч табып киткән хатын-кызлар да була. Әмма күпләргә ярдәм – утырып сөйләшү, аңлату, психологка алып бару кирәк», – ди Айгөл Галиәхмәтова.
Лейла ШӘЙДУКОВА, медицина фәннәре докторы, профессор, табиб-психиатр:
Психопатологик синдромның тугыз төре бар. Аларның бары берсе – десоциаль формасы гына криминал белән бәйле булып күзгә ташлана. Башка төрләрен психиат рияне белмәгән кеше берничек тә сизә алмый. Психик яктан тайпылышлары булган кешеләр билгеле бер мохиттә тәрбияләнә: йә аларның әти-әниләрендә әлеге синдром була, йә кечкенә чакта психик травмалар ала, йә бу тайпылышларга илтә торган социаль шартларда яши. Дөрес, истерикалы психопатия дигән төшенчә бар әле. Башка психопатия төрләреннән аермалы буларак, монда кеше демонстративлык, эгоцентризм, әйләнә-тирәдәгеләргә карата салкын мөнәсәбәт, эмпатия булмаудан интегә. Һәрвакыт үзенә игътибар таләп итә, мактана. Моны замана психологлары шәхеснең нарцисслык тайпылышы дип атый. Әмма бу Америка классификациясенә керә, бездә андый термин юк.
Ул да гаиләдән килә: баланы һәрвакыт мактап тору, аның иң яхшы, иң әйбәт булуын даими ассызыклап үстерү. Тәрбия төрләрен өйрәнгән совет психиатры Олег Кербиков бу күренешне «гаиләдә – кумир» дип атый. Әлеге тәрбия тибы безнең «герой»га да туры килә. Ул сәләтле бала булган, укымышлы, аны һәрвакыт мактап торганнар, бик тиз карьера баскычыннан күтәргәннәр. Нәтиҗәдә, анда үз өстенлегеңне тою, үз-үзеңне мактау, үз-үзеңә соклану сыйфатлары формалашкан. Мондый кешеләр өчен истерикалар хас. Хатын-кызлар ярсыса нишли? Әйе, кычкыра, елый, тәлинкә вата, ә ир-атларда ул башкачарак: үз сүзен сүз итә, һәрвакыт хуҗа буласы килә, янәшәдәгеләр белән идарә итә. Суд процессын караганда да (бу хәл, билгеле, күп кешеләрдә, без, профессионалларда да зур кызыксыну тудырды) Бишимбаевта шундый сыйфатлар күрәм. Хәтта җавапка тартылганнар эскәмиясендә дә бар кешегә ошап, үзен корбан итеп куеп, башкалар белән идарә итмәкче була. Ул талантлы актер, бәрхет тавышлы, сөйләме матур, төзек. Истерикалы психопатиягә дә хас үзенчәлекләр бу.
Гел мактап кына үстерелгән бала психопат була дигән сүз түгел әле. Без балаларыбызны ничек кенә мактасак та, аларны билгеле бер кысаларда тәрбиялибез, аларның кечкенә булса да бурычлары бар. Балаларга тулы ирек, кылган гамәлләренә җавап бирмәү бик сирәк гаиләләрдә генә рөхсәт ителәдер.
Ышанмассыз, җәмгыятьтә психопатологик синдромлы кешеләр бары бер-ике процент кына. Әйе, без һәр икенче кешегә нарциссизм синдромы куярга яратабыз. Әмма бу зур хата. Алайса нигә өй җәбер-золымы очраклары күп, дигән сорау бирерсез. Аны бары тик нарциссизм белән генә бәйләп карау дөрес түгел. Ул күбрәк социаль яктан мохтаҗ гаиләләргә, криминал белән бәйле булган кешеләргә хас. Мондый мөнәсәбәтләрдә яшәүчеләр сәрхуш белән яшәгән хатыннарга тиң. Алар да аерылмыйлар, үзләрен коткаручы итеп санап, иренең үзгәрүенә өметләнеп яшиләр. Алар – бәйлелектән интегүчеләр. Һәр тиран янында корбаны булмый калмый: бер-берсен эзләп табалар. Шунысын да әйтергә кирәк, кешеләрнең асылы шундый – без алданырга бик шат.
Психолог Анастасия РУБЦОВАның кызына өй золымына эләкмәс өчен язган киңәшләре
Сиңа сугалар икән – тиз арада әйберләреңне җый! Әйтерсең җир тетри: документларыңны, балаларыңны ал да чыгып кит, калганын соңыннан хәл итәрсең. Бернинди гафу итүләр, тәүбәләр кабул итмә, сөйләшүләр алып барма. «Мине гафу ит» иртәгә үк «Син мине моңа үзең этәрдең»гә әйләнәчәк. Бу сазлыкка керү бик җиңел, әмма аннан чыгу авыр.
Исеңдә тот: «Син үзең гаепле», «Бу халәткә мине син җиткерәсең» сүзләре – ялган. Чынлыкта алар мондый мәгънәдә: «Мин сине рәнҗетә, суга, мыскыл итә алам, моның өчен миңа берни булмый, шуңа күрә үземне контрольдә тотмыйм».
Син һәрвакыт миңа килә аласың. Теләсә нинди хәлдә: елап шешенеп бетеп тә, ялан-аяк та. Мин сине гаепләмәячәкмен. «Ә мин бит сиңа әйткән идем», дип әйтергә теләсәм дә, эндәшмәячәкмен, түзәчәкмен, чөнки ул сүзләр юатмый, ә ачык җәрәхәткә энә булып кадала гына.
Мин булмыйм икән – дөньяда ни булмас, әти-әниләр үлемсез түгел – янәшәңдә ярдәм сорый торган дусларың булсын. Андыйлар юк икән, ярдәм эзлә һәм аны кабул итәргә оялма. Кычкыр, зарлан, кем сине тыңларга әзер, шуңа сөйлә. Шаһитларың булсын, явызлык аулакта кылына ул.
Мөнәсәбәтләр сугылудан башланмый. «Ахмак та инде син», «Нәрсәгә катышасың?», «Син берни дә аңламыйсың», «Әйттем, димәк, барасың» кебек сүз-
ләр – «беренче карлыгачлар». Үтенечләр әкренләп әмергә, мыскыллаулар гадәти хәлгә әйләнәчәк. Тупаслык якынлык итеп кабул ителәчәк. Берәүгә дә үзеңне рәнҗетергә һәм мыскылларга юл куйма.
Бервакытта да «мин акыллы, минем белән андый хәл булмаячак» дип уйлама. Бу капкынга синең белән миннән акыллырак хатын-кызлар да эләгә.
Синең дошманың – «тоелды гына бугай» хисе. Бүген кеше бик әйбәт, иртәгә ярсулы садистка әйләнә, ә берсекөнгә кояш кебек җылы. Барысы да тәртиптә кебек, һәм җиңел сулап, «тоелды» гына бугай дип уйлап куясың. Бу хәлләр кабатлана икән, сак бул! «Тоелу» – төп билге ул. Мондый кеше
белән җитди мөнәсәбәтләрдән саклан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк