Логотип
Актуаль тема

Мәскәүдә, атаклы генерал Чанышев янында...

Моннан нәкъ 80 ел элек, 1945 елның 3 маенда Эльбада совет һәм америка гаскәрләренең тарихи очрашуы була. Атаклы татар генералы Якуб Чанышев командалык иткән корпус Америка гаскәрләренә Эльбаны кичәргә булыша. Бу вакыйга «Встреча на Эльбе» фильмы сюжетына да салынган.

1984 елның марты. «Ялкын» журналы редакциясендә эшләгән чагым. Баш редакторыбыз Роза Хафизова мине Мәскәүгә командировкага җибәрде. Журналның май саны өчен аннан ике материал әзерләргә тиеш идем. Берсе – Муса Җәлилнең хатыны Әминә апаларда булып, кызы Чулпан, оныгы Таня белән очрашып әзерлисе язма, икенчесе – Мәскәүдә яшәүче отставкадагы генерал-лейтенант, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы ветераны Якуб Чанышев белән әңгәмә. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына журнал игълан иткән «Салют, Җиңү!» операциясенең штаб начальнигы итеп Якуб Чанышевны күрәсебез килде. Аңа менә шулар турында да сөйләргә кирәк иде. Соңрак, май санында исә аның исеме белән Приказ да басылып чыкты. Анда биремнәр күп иде. Әйтик, үзегез яшәгән авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булган кешеләренең исемлеген төзергә, аларның нинди хөкүмәт бүләкләре алуын белешергә; исән калган батыр якташлар белән очрашулар үткәрергә, алар турында газеталарга язарга; авылдашлар һәлак булган урыннарда яшәүче пионерлар белән элемтәгә керергә; «Батырлар сөйли» дигән мәктәп альбомы төзергә; «Аҗаган» хәрби-спорт уенында актив катнашырга; мәктәпләрдә «Салют, Җиңү!» операциясе штабын булдырырга; эшләгән эшләр турында журналга язып торырга.

Менә шул операция турында да сөйләргә тиеш идем мин генералга. Заманында Ленин,Фрунзе, Луначарский, Крупская кебек шәхесләр белән аралашкан, Тукайны күреп белгән, Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибрһимов белән дус булган олпат шәхес белән күрешергә барганда, аның сугышчан үткән юлы турында укыганнарымны да күңелдән үткәреп атладым.  Бөек Ватан сугышы елларындагы ике татар генералының берсе булган Якуб Чанышев бит ул!

Хәтерлим, «Площадь Ногина» метро станциясендә төшеп, адрес буенча кирәкле йортны табам, лифтта фатирына күтәреләм. Бер хатын-кыз (әллә кызы, әллә булышырга килгән ханым) каршы ала. Менә Якуб ага бүлмәсе. Тимер карават, гади генә өстәл, урындыклар. Элгечтә генерал мундирлары эленеп тора. Ниндидер хәрби тормыш күчерелгән кебек. Мине бик ачык каршы алды.  Аңа татарча сөйләшүем дә ошады кебек. Үзе искиткеч гади дә, шул ук вакытта зыялы да. Атаклы Чанышевлар – морзалар нәселеннән бит! Башкортстанның Авыргазы районы Тукай авылында туган татар баласы совет хәрби начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелсен әле! 1917 елда Казан хәрби округы комиссары була. 1919–20 елларда татар укчы бригада командиры булып, Төркестанда Бохара, Фирганә өчен сугышларда катнаша. 1940–41 елларда Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә укыта, курс начальнигы була.  Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен  чик буендагы Гродно шәһәре янындагы хәрби өйрәнүләр вакытында ишетә. Һәм шуннан Икенче бөтендөнья сугышына кереп китә... Аның сугышчан юлы Мәскәү яныннан башланып, Харьков, Воронеж, Сталинград, Польша җирләрендә дәвам итә – Варшава, Данцигларны азат итүдә катнаша. Һәм, ниһаять, Берлин операциясе.  Бөек Ватан сугышында иң истә калган көне – 1944 елның 24 июле. Брест крепостен фашистлардан азат итү. 1945елның 3 маенда аның корпусы  Берлиннан 40 километр читтә генерал Риджуэй җитәкчелек иткән Америка хәрби һава десантларына Эльбаны кичәргә булыша. Гаҗәеп очрашу була ул.  «Кояшлы җылы көн иде. Безнең солдатларның гимнастеркаларындагы медальләр кояшта ялтырый. Америкалылар безне кочаклыйлар, үбәләр, шинель сәдәфләребезне сорыйлар, кызылармеец йолдызчыкларын истәлеккә алалар. Бергәләп фотога төшәбез», – дип искә ала ул әлеге тарихи көнне. Генерал Риджуэй үз илләренең иң югары бүләген Чанышев муенына тага. Тагын маршал Жуковка, маршал Рокоссовскийга бүләк итәләр ул орденны. «Тугызынчы майда Берлинда Җиңү парадында катнаштым. Аннары 5-6 генерал җыелып, стадионда фотога төштек. Ни өчен стадионда, дисезме? Кечкенә генә сере бар. Гитлер 1941 елда тантаналы речь тота, Мәскәүдә Кызыл мәйданда  7 ноябрьдә Җиңү парады уздыру турында шапырына. Ә без ул планнарның юкка чыгуын исбатладык. Мин ул чакта Америкалылар иң якын дусларыбыз булыр дип уйлаган идем. Ләкин соңрак, Верховный штаб академиясендә укытканда элекке союзникларыбызның безгә дошман булуын аңладым. Бүген Америка империалистлары Советлар Союзына, тынычлык сөюче барлык илләргә каршы котырынып коралланалар. Кешеләргә атом төш коралы куркынычы яный. Әмма хәрби кеше буларак ышандырып әйтә алам: Совет Армиясен җиңә алган көчнең булганы юк һәм булмас та», – ди генерал. Рейхстаг колонналарына Якуб ага да үз имзасын куеп калдыра. 22 орден-медальләр белән бүләкләнә. Приказлардагы «За храбрость и умелое командование» дигән сүзләр үзе генә дә күп нәрсә сөйли.  4 Польша бүләге, АКШның иң югары ордены «Легион Почета» («Legion of Merit») белән бүләкләнә. Совет һәм Америка гаскәрләренең Эльба буендагы тарихи очрашуы...  «Встреча на Эльбе» фильмы нәкъ менә шул чор турында: СССР һәм Америка гаскәрләренең очрашуын күрсәтә ул. Фильмда тасвирланган совет  гаскәрләре –  Чанышев корпусы инде! 
1960-70 елларда Мәскәүдә татар иҗтимагый тормышында кайный. Асадуллаев йортын Мәскәү татарларына кайтаруда катнаша.

Минем белән очрашканда Якуб агага 92 яшь иде. Шундый кызыклы әңгәмәдәш! Галимҗан Ибраһимовның исеме аклангач, сөенүләрен (алар якташлар да бит әле!), Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын кызыксынып укуын, Сәйдәшев музыкасын яратуын, Поль Робсон җырларын ошатуын белдем сөйләшкәндә. «Мине бабай дип тормыйлар, мәктәпләргә очрашуларга чакыралар. Малайларның шактые үскәч офицер булырга хыяллана икән. Бик кирәкле профессия! Спорт белән шөгыльләнегез, физика, математика белән дус булыгыз. Иртүк торып, күбрәк эшләргә күнегегез. Офицер беркайчан арымаска, чыдам булырга тиеш», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар