Хәерчелектән бала ташламыйлар

Бала белән ана җаны карында чагында ук тоташа, диләр. Сабый әнисез, ятим калуын сизенгәндер, бу якты дөньяга кирәксез булып туачагын шул чагында ук тойгандыр.
Бала төне буе елап чыкты. Елавыннан туктата алмагач, шәфкать туташы аны безнең янга – әниләр яткан палатага алып керде: «Имезеп карагыз әле, бәлкем тынычланыр», – диде. Без аны чиратлашып күтәреп йөрдек, имезеп тә, күкрәгебезгә кысып йоклатырга да азапланып карадык. Тик нәни елый да елый. Аңа кушылып без дә елыйбыз.
Бала белән ана җаны карында чагында ук тоташа, диләр. Сабый әнисез, ятим калуын сизенгәндер, бу якты дөньяга кирәксез булып тууын күңеле белән тойгандыр.
Табиблар аның әнисен атна буе үгетләделәр. «Баланы ташлау – зур гөнаҺ», – дип куркытып та, оялтып та, намусын уятырга тырышып та карадылар. Әмма яшь хатын уйлыйсын уйлаган булган инде, күрәсең. Ул шул төндә бала табу йортыннан чыгып качты.
Зәңгәр күзле малай янына ни әтисе, ни әбисе килеп карамады. Баланы медперсонал, «урнаштырганчы» дип, үзләренә алып калды.
«Урнаштырганчы» диюләре, йә шул приют, йә балалар йорты булгандыр инде. Чөнки ул чагында әле 18 нче шәҺәр хастаханәсе каршында бүгенге сыман ташлап калдырылган балалар бүлеге юк иде. Ул соңыннан, әнә шундый күңелсез очраклар ешая башлагач, яңа туган сабыйларны чүплекләрдән, бусага төпләреннән табып алу көненә калгач барлыкка килде.
Гадәттә, андый балаларның күбесе (ә бу бүлектә психик Һәм физик яктан сәламәт булмаган сабыйлар тәрбияләнә) авыру була. Бүлек мөдире Резидә Галимова вакытлыча сыену почмагы тапкан ул бәхетсезләргә табиб та, әни дә. Хәер, көйсезләнә башлауга ук яннарына килеп җиткән өлкән шәфкать туташы Резидә Хәкимова да, төрле уеннар уйнатып күңелләрен күргән тәрбияче Гөлназ Гәрәева да, киемнәрен юып-чистартып торган Татьяна Мокшина да – барысы, барысы да әни инде алар өчен. Әни кеше генә шулай итә бит: еласа – юата, ашыйсы килсә – ашата, эчертә, иркәли...
Иркәли, диюем, җылы караш, тәмле сүз Һәм тиешле игътибар. Һәр баланы тезләренә утыртып, үчти-үчти иттерергә вакытлары юк апаларының. Утыз бит алар! Җитмәсә, шуларның унбише – бер яшькәчә, бөтенләй нәни әле, әниләренең күкрәк сөтен имеп кенә ята торган чаклары. Њтүкли башласаң да, бер күлмәк түгел, утыз күлмәк үтүклисе...
Караватында зур күзләрен ачып, тыныч кына яткан бәләкәч, безне күрүгә кыбырсына башлады. «Әзрәк күтәреп торыйм әле?» – дим. «Без аларны кулга өйрәтмибез, – дип кырт кисә Резидә Мәсхутовна. – Азалиябезгә ике генә ай әле. Әнисе аны поликлиникада ташлап калдырган. Бала – чирле, аның ике як бөеренә дә су тулган».
– Дәвалап буламы соң? – дим, кызчыкны кызганудан йөрәк әрнеп.
– Юк, – ди табиб, – шуңа ташлаган да аны әнисе, караудан курыккан.
– Төрлесе бар, – дип таныштыруын дәвам итә бүлек мөдире. – Авырлык җыя алмый тилмергән Ангелинабызны да «аякка» бастырдык. Күз алдына китерәсезме, балага ике ай ярым, ә авырлыгы ике кило да 750 грамм. Әнисенең беренче баласы. Карында чагында инфекция эләккән. Биохимик анализ ясадык, хәзер Һәркайсын тикшереп, диагноз куябыз, аннары дәвалыйбыз. Кайсын кая озатканчы, алар аякка басарга тиешләр.
Ангелина биредә әнисе белән яткан. Кызчык, авырлык җыйганчы, табиблар күзәтүе астында булган. Гомумән, алга таба биредә балаларын яшәр җире булмаганга ташлап киткән әниләр өчен махсус бүлмәләр булдырылачак. Фатир тапканчыга кадәр әнисе баласы белән бергә була. Бу – республика хастаханәләре өчен моңарчы күрелмәгән яңалык. Бәлкем, шулай иткәндә, караучысыз калган балалар саны кими башлар.
Әлегә, кызганычка каршы, аларның саны кимеми. Ел саен әлеге бүлек аша 200 ләп бала үтә. Кайсыларын моннан ук уллыкка-кызлыкка алып китәләр. Кайсыларын балалар йортына озаталар.
– Авыру баланы алырга ашкынып тормыйлар, – ди табиб. – Әмма без булачак әти-әнигә дөресен әйтәбез: нәни ни белән чирли, үзен ничек тота, аңа нинди дәва кирәк... Шунсыз ярамый. Югыйсә, баланы кире кайтарулары бар.
Бүгенге көндә, рәсми мәгълүматларга караганда, илдә ятим балалар саны 700 меңнән артып китә.
Бер уйласаң, зур бер шәһәр халкы кадәрле.
– Хәерчелек бит, – дим, җәмгыятебезнең асылын ачып бирүче сәбәпләрне санарга керешеп. Ләкин әңгәмәдәшем мине ярты сүздән туктата.
– Хәерчелек түгел, азгынлык, йөгәнсезлек, җавапсызлык, әхлаксызлык шулай итә, – ди ул, бәхәсләшергә урын калдырмыйча. Мин килешәм. Әйе, азгынлык, әйе, җавапсызлык... Ачы сугыш елларында бер телем икмәкне бишкә бүлгәннәр. Берсе дә газизен артыксынмаган, «ашарга җитми» дип, урамга чыгарып ташламаган.
Күп балалы әниләр белән очрашуда булып кайттым. Сигезәр-уникешәр бала табып үстергән әниләр бар. Ник берсеннән зарлану ишетим. Аларның бары да яхшы, бары да тәртиптә. Балалары да тәртипле. Ә биредә көн күреп ятучы сабыйларның әти-әниләре кайсы наркоман, кайсы эчкече... Алар беркайда эшләми, берни белән кызыксынмый.
– Монда эшли башлавыма утыз ел, – дип сөйли Резидә Мәсхутовна. – Инде барын күргән, берни белән дә гаҗәпләндерә алмаслар шикелле. Шулай дип уйлыйсың да, тагы да тетрәндергеч, тагы да хәтәррәк хәлләргә юлыгасың. Шулай, бер-ике ел элек, безгә берсеннән-берсе кечкенә биш баланы алып килделәр. Өчесе – инвалид, иң кечесенә өч ай гына әле. Әнисе шул бәләкәченә, елап борчымасын, кәеф-сафа корырга комачауламасын дип, аракы эчергән. Безгә алып килгәндә, бала үлем хәлендә иде, алкоголь синдромы дигән диагноз куйдык. Сабыйга карарга куркыныч. Ел буена көч-хәл белән «аңына» китердек. Аларны кире эчкече әниләренә кайтарырга да куркыныч бит. Шунысы гаҗәп, газизләрен шундый хәлгә дучар иткән, йә булмаса, ташлап качкан күке-әниләргә карата бернинди җәза күрелми.
Хөкүмәтебез моның ишеләрне ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итүдән ары китә алмый шул. Алимент түлиләр дисәң, анысы да юк. Алар беркайда эшләми. Әйтик, шул ук Азалиянең әнисе Лилия дә эшсез. Ул коммуналкада, абыйлары белән яши, диделәр. «Өйләрендә көн-төн бәйрәм», – дип зарлана күршеләре.
Гаилә институты әкренләп таркала бара. Елына кеше башына сигез литр спиртлы эчемлек куллану – ул үзе инде генофондны кыру-таркату, дигән сүз. Ә безнең илдә исә Һәркайсыбызга, тигезләп бүлгәндә, унсигез (!) литр туры килә икән. Уйлап карагыз инде шуннан кая барганыбызны?!
Эчкән әнидән сау-сәламәт бала тумый, туса да, ул әнисе кочагында үсү бәхетеннән мәхрүм. Баласыннан «артык кашык» ясаган, аны ятимлеккә «хөкем» иткән хатыннарны аяк-куллары белән бәйләп куярдай законнар булса икән, дибез. Йә, булды ди, шуннан нәрсә?! Законнан куркып кына бала карый-ярата башлармы алар? Бу бит күңел эше, җан авазы. Бәлки ялгышамдыр, тик, минемчә, эчкече, наркоман хатыннарны, ана булу хокукыннан тудыргач түгел, тудырганчы мәхрүм итәргә кирәк. Бүгенге медицинаның мондый мөмкинлекләре бар. Икеләтә ана назына, икеләтә игътибарга мохтаҗ ул чирле сабыйларны күреп, җан әрнегәнгә әйтүем...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.