Эпатаж, низаг, бөтен шәхси тормышны күрсәтү... Бүген үзләрен блогер дип йөргән кешеләр арасында бу нормага әйләнә бара, бигрәк тә федераль дәрәҗәдә. Татар җәмәгатьчелегендә әлегә әхлак дигән төшенчә бар, әмма киләчәктә безнең җәмгыять өчен дә гадәти хәлгә әйләнмәс дип беркем ышандыра алмый. Социаль челтәрләрдәге татар аудитория-сендә юк юк та әлеге күренеш килеп чыга. Замана теле белән әйтсәк, хайп дип атала ул. Һәм аның таралуында, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең белән безнең турыдан-туры катнашыбыз бар.
Эпатаж, низаг, бөтен шәхси тормышны күрсәтү... Бүген үзләрен блогер дип йөргән кешеләр арасында бу нормага әйләнә бара, бигрәк тә федераль дәрәҗәдә. Татар җәмәгатьчелегендә әлегә әхлак дигән төшенчә бар, әмма киләчәктә безнең җәмгыять өчен дә гадәти хәлгә әйләнмәс дип беркем ышандыра алмый. Социаль челтәрләрдәге татар аудитория-сендә юк юк та әлеге күренеш килеп чыга. Замана теле белән әйтсәк, хайп дип атала ул. Һәм аның таралуында, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең белән безнең турыдан-туры катнашыбыз бар. Хайпның мәгънәсе нәрсәдә? Ни өчен ул безгә шулкадәр кызыклы? Аны туктатып буламы? Язмада экспертларыбыз белән шул хакта уйланырбыз.
Әрсез хайп
«Хайп» сүзе инглиз теленнән әрсез, бәйләнчек, агрессив реклама дип тәрҗемә ителә. Аның максаты гап-гади – ясалма рәвештә ыгы-зыгы тудырып, киң аудиториягә танылырга тырышу. Әлеге термин Америкада ХХ гасыр башында барлыкка килә. КФУның Гомум һәм этник социология кафедрасы доценты Лилия Егорова әйтүенчә, бу сүз көнкүреш кулланылышка икътисадтан кергән. Икътисадта финанс пирамидалар принцибы буенча эшләгән хайп проектлар булган. Ягъни яңа килгән инвесторлар хисабыннан башлангычта торган инвесторларга зур процент түләү. Андый проектларның гомере озын булмаган. Инвесторлар килми башлагач, эшчәнлек туктатылган. 2000 нче еллар башында әлеге төшенчә Америка яшьләре арасында кулланылышка керә. Ун елдан соң аны Россиягә рэперлар алып керә. Хайп сүзен алар җырларында, видеороликларында кулланалар. Ул коммуникацион процесс буларак кабул ителә башлый. Доцент әйтүенчә, 2017 елда илдәге иң популяр сүзләр рейтингында бу термин өченче урында тора. Беренче урында – биткоин. Хәзер хайпны берәр шәхесне кыска вакыт аралыгында киң аудиториягә таныту өчен пиар стратегия буларак кулланалар, чөнки ул бик тиз барлыкка килә, вирус кебек тарала, үзенә күп игътибар җәлеп итә һәм озак та тормый актуальлеген югалта.
Хайп бүгенге көндә үтә популяр һәм аны бөтен кеше кулланырга тырыша. Җитмәсә, аның өчен хәзер идеаль мәйдан – социаль челтәрләр бар. Мәгълүмат секунд эчендә тарала. Халыкны шаккаттырып, аның игътибарын җәлеп итү теләге һәрвакыт булган, әмма билгеле бер кысаларда гына. Медиашәхесләр үзләре турында ялган мәгълүматлар тараткан, аерылышулары, хыянәтләре турында сөйләгән. Бу – сары матбугатның чәчәк атуына китерде.
Пропаганда белән бер рәттән, мәдәни-агарту функциясен башкарган телевидениегә дә хайп тиз арада үтеп керде. Ул хәзерге көндә гадәтти инструментка әйләнде. Финанс чыгымнары да юк. Танылу өчен зәңгәр экраннарда күренергә дә кирәкми, кулында смартфон булган һәркем теләсә кайчан интернетка керә,үзе үк матбугат, мәгълүмат чыганагы була ала. Ситуациягә шәрех-ләмә генә биреп калмый, теләсә нинди мәгълүматны да тудыра ала.
Нәрсә яратабыз?
– Бүген хайп социаль челтәрләрдә аккаунтларны үстерүдә зур роль уйный. Мәгълүмат күп булган чорда, кешеләр көчле эмоцияләр уяткан хәбәрләрне генә кызыксынып карый, – ди SMM-белгеч Ләйлә Лерон-Бахмутова. – Ул хәбәрне тараткан блогерга тиз арада язылалар, чөнки ахыры ничек беткәнен беләсе килә. Блогерлар гына түгел, матбугат та хайпны аеруча ярата хәзер. Ә блогер исеме матбугатта, бигрәк тә федераль матбугатта чыга икән, ул тагын да популярлаша дигән сүз. Хайпның ике төрле форматы бар: позитив һәм негатив. Позитив хайпны эшләү авыррак, чөнки кешеләр артык кызыксынмый, эмоция белдерми, кү-зәтми. Негатив хайп күрсәләр инде, тизрәк фикер белдерергә тырышалар – язалар, хәтта талашып китәләр. Бу блогер өчен кулай гына. Инстаг-рамның алгоритмнары аккаунтны кызык дип табып, аны кулланучыларга тәкъдим итә башлый – популярлар рәтенә кертә.
Негатив хайпка ихтыяҗның шуның кадәр зур булуын гап-гади итеп аңлатырга була. Халыкның күпчелегенә читләр тормышыннан хәбәрдар булу ошый. Яратмаган күршеме ул, танылган сәхнә кешесеме – мөһим түгел. Гайбәт элек-электән үк булган. Элек аны пышылдап кына, колактан-колакка гына сөйләсәләр, хәзер инстаграм ише социаль челтәрләр гайбәт оясына әйләнде. Ихтыяҗ булгач, тәкъдим тумый калмый.
– Кешенең әхлагы, рухи үсеше, белеме тәэсир итә алмаган инстинктлары бар. Инстинктларда кеше кайгысына сөенү эстетикасы өстенлек итә. Матбугатны анализласак, статистика буенча, менә шул инстинктны тудырган язмаларга (үлү, аерылышу, фаҗига турындагы хәбәрләр – Ч. Г.) укучылар күбрәк игътибар итә. Бу төр хәбәрләрне укыганда минем тормышым чагыштырмача яхшы икән әле дигән уй килми калмый аңа... Хәзер кеше кайгысына сөенү эстетикасы интернет ярдәмендә тиражга чыкты. Җитмәсә, интерактивлылык барлыкка килде. Ягъни социаль челтәрләрне кулланучы фикер белдерә ала, үзенчә бу ситуациядә «катнаша». Монысы инде икеләтә рәхәтлек бирә, – дип аңлата кешеләрнең негатив хайпка тартылуын КФУның Психология һәм белем бирү институтының педагогика психологиясе кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин. Доцент фике-ренчә, хайпның популярлашуында безнең инстинктлар «гаепле».
Ә әхлак?!
Киң масса катламының нәрсәгә битараф булмавын аңлаган, бушка гына популярлык казанырга теләгән блогерлар фантазияләрен эшкә җигә. Кызганыч, алар негатив хайпны күбрәк куллана. Хәтта әхлак кысаларыннан чыгып китә башлыйлар. Хәзер пранк блогерлык (кешене уңайсыз хәлгә куеп, аннан көлү) популярлаша. Аерым блогерлар хәтта ни кыланганын белештерми башлый кебек. Мәсәлән, Мәскәүдә бер блогер Бөек Ватан сугышы ветераны портретына кече йомышын үтәгәнен видеога төшереп, аны интернет киңлекләренә элә. Ә сәхнә йолдызлары, хайп тудырырга теләп, тормышларын реалити-шоуга әйләндерә: җыр бүлешәләр, аерылышалар, бер-берсенә пычрак аталар, елыйлар... Әйткәнебезчә, халык драманы күзәтергә ярата инде ул. Күптән түгел шулай Татарстан эстрадасының бер җырчы гаиләсе аерылышуын бөтен респуб-лика белән карап, күзәтеп бардык. Әйе, ул тарих инде онытылды, хайп-ның төп үзенчәлеге дә шунда: тиз онытыла. Әмма җырчылар бу хайп аркасында язылучылар санын арттырды. Дөрес, җыйган аудиторияне кире таратмау да зур көч сорый. Моның өчен блогерга йә атна саен хайп ясарга, йә язылучылар өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат чыгарып торырга кирәк булачак. Авыр эш, килешәсездер. Атна саен низаг чыгарып йөреп булмый бит...
– Блогерларның төрлесе була. Кемдер хайпны эләктереп алып, аны байрак итеп күтәреп йөри, чөнки моның хәзерге вакытта халыкка, матбугатка кызык икәнен аңлый. Хәтта билгеле бер сценарий буенча яши башлыйлар, – ди Ләйлә Лерон-Бахмутова. – Әмма күпчелек блогерлар хайпсыз үсәргә тырыша. Мин Казан блогерлары белән аралашып торам. Алар негатив хайп яклы түгел – хайп ясыйм әле дип эшләми контентын. Күп очракта уйлап бетермичә, аудитория, мохитне аңламаганнан, негатив хайпка эләккәннәре бар. Әлбәттә, алар хайп «тоттым», миңа кешеләр килде дип сөенеп утырмый. Бу вазгыятьне ничек үзгәртим икән дип каушап калалар.
Чистай блогеры Гүзәл Хөснетдинова оештырган уеннарының берсендә катнашучыларга кабер казып, шунда төн уртасында бер сәгать ятып торырга кушты. Бу республика җәмәгатьчелегендә фикерләр каршылыгы тудырды. Матбугат күтәреп алды, блогердан интервью алырга тырыштылар. Ул хайпка әйләнде. Гүзәл әлеге биремне алдан уйлап, үзенә игътибар тудырыр өчен эшләгәнме йә уйламыйча гынамы бу хакта үзеннән җавап ала алмадык. Блогер чит илдә ял итәм, дип кенә җавап кайтарды. Ә моңа кадәр үз социаль челтәрләрендә: «Балалар йортына ярдәм итәр өчен миллионнар җыйганда минем хакта беркем сөйләми иде», – дип, үпкәсен белдергән иде. «Хайпны үз мәнфәгатенә эшләтүчеләр дә бар, – ди бу җәһәттән SMM-белгеч. – Мәсәлән, блогер Гүзәл Хөснетдинова хайпны «тотып алды». Аңа күп язылдылар, товар сатучылар аңа тиз арада реклама бирә башлады, чөнки аңлыйлар: хәзер бу блогерга федераль матбугат игътибар итә, интервью ала, димәк, аның белән кызыксынучылар саны арта. Гүзәл югалып калмады, әлеге ситуациядән акча да җыеп калды».
Шунысы да бар, бу чорда блогер белән хокук саклау органнары да кызыксына башлады, дип яздылар матбугатта. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, полиция хезмәткәрләре матбугатны һәм социаль челтәрләрне даими рәвештә күзәтеп бара, Россия кануннарын бозган видеороликлар табылса, җаваплылыкка тарта. Соңгы вакытта Россия күләмендә блогерларны җаваплылыкка тарту күре-нешләре ешая башлады. Кемнәрдер моны ирекне кысу дип кабул итсә, икенчеләр һәр адым өчен җавап бирергә кирәк дип саный.
Хайптан котылып буламы?
«Хайп булган, бар һәм булачак. Бөтен кеше дә хайп ясарга теләп, көндәшлек артса гына, асылы үзгәрергә мөмкин», – ди социолог Лилия Егорова. Белгеч үз-үзебезгә социолог булырга киңәш итә. Аның фикеренчә, ниндидер резонанслы хайп тудыралар икән, димәк, безнең игътибарны башкага күчерергә тырышалар. Ә блогерларның хайп куллануын аларның профессиональ журналистларга каршы куярдай бердәнбер коралы дип саный социолог. «Журналистлар – шәхси һәм профессиональ потенциалы югары булган белгечләр. Белеме булмаган, фикерләү сәләте түбән булганнарга хайп тудырырга гына кала. Башкача ул журналистларга каршы тора алмый. Андый блогерлар бер тапкыр халык игътибарын җәлеп итә ала. Әмма икенче тапкырында ул инде кызыксызга әйләнә», – ди Лилия Егорова.
«Интеллектуаль үсеш булганда гына негатив хайпларга урын калмаячак, чөнки алар кызыксызга әйләнәчәк».
Хайпка сукырларча капланмас өчен, социолог аңа читтән карарга, миңа ул нинди файда бирә дип уйларга киңәш итә. Әлеге сорауга җавап табарга керешкәч, аның шәхсән сезнең өчен кызыксыз булганы ачыкланачак. Белгеч фикеренчә, 10–15 ел элек булган хәл белән чагыштырганда, җәмгыятьтә гомум эмоциональ, мәдәни, интеллектуаль дәрәҗә арта. Яшьләргә үзләрен үстерер өчен төрле белем алу мәйданнары бар. «Интеллектуаль үсеш булганда гына мәгънәсез хайпларга урын калмаячак, чөнки алар кызыксызга әйләнәчәк. Мондый төр хайп-лар чоры тиз узар ул», – ди Лилия Егорова.
Ә әлегә үз тормышыбыз турында онытып, кеше тормышын тикшерер өчен, бүген «ачкыч ярыгы» ролен уйнаган социаль челтәрләрне актару белән мәшгульбез. Үз тормышыбыз соры, күңелсез кебек тоела, бераз «борыч» җитми. Хайп әнә шул борычны бирә дә инде. Югыйсә ниндидер низаг ник кызыклы һәм файдалы булырга мөмкин. Ул безгә бөтенләй кагылмый бит. Ә ул низагны күзәтеп, әле, җитмәсә, тозлапборычлап, берничә шәрехләмә дә язсаң, беренчедән, үзеңне акыллы итеп тоя башлыйсың; икенчедән, үзеңне ул тормышның бер өлеше итеп күз алдына китерәсең. Тормышта кызыклы хәрәкәт барлыкка килә кебек. Бу, әлбәттә, иллюзия. Әмма без үзебезне алдалап яшәргә күнеккән шул... Алай рәхәтрәк һәм кызыграк. Әмма шуны да онытмыйк, без рәхәтләнеп алданганда, хайп «тоткан» блогерлар безнең хисаптан акча эшли.
Айназ ГАБИДУЛЛИНА, татар блогеры
Социаль челтәрләрдә төрле аккаунтлар бар. Мин аларны ике төрлегә бүләм: берсе фонарь кебек, һаман яктыртып тора. Аларга белем арттырыр, кәеф күтәрер өчен керәсең. Икенчесе: салют аккаунтлар. Эмоцияләр тудыра, «тавышы» көчле, битараф калып булмый, әмма ул функциональ түгел. Хайп та салют эффекты бирә. Халыкка нигә шуның кадәр кызыклы булуын болайрак аңлыйм: элек китап укыганнар, кинофильмнар караганнар. Анда кызыклы сюжет, кискен үзгәрешләр, яраткан йә күралмаган геройлар... Укыганда, кино караганда дөньяңны онытасың. Хәзер шуның кадәр ялкауландык, эмоцияләрне бик тиз генә чыгарырга кирәк безгә. Озаклап китап укып утырасы да, фильмнар карыйсы да килми. Җитмәсә, дөньяда килеп туган пандемия дә тәэсир итми калмады. Күпләр өчен бөтен кызык тормыш – телефондагы социаль челтәрләрдә. Блогерлар тормышын сериал караган кебек карап баралар. Башка җирдән эмоция эзләүнең кирәге дә калмый. Хайп менә шушы аудиторияне тотып тору өчен кирәк тә инде блогерга. Әмма хайп аңлы кешеләр белән идарә итә алмый, чөнки андыйлар социаль челтәрләргә нәрсәгә кергәнен аңлап керә. Кеше тормышын карап, бушка вакыт уздырмый алар.
Мине хайп белән танылды дип әйтүчеләр белән килешмим. Әйе, мин уйлап тапкан авыл апасы Мөнирә образы мине халыкка танытты. Әмма бу хайп түгел иде. Ягъни мин хәзер шушы образны тудырам да, үземә язылучылар җыям дип башламадым ул проектны. Аннан соң мошенникларның акчабызны урлавын язуымны да хайп ясарга тырышасың, дип тәнкыйтьләүчеләр булды. Әмма аннан да хайп коралы ясамадым. Бары тик үз тәҗрибәбезне сөйләп, башкаларга ныграк сакланырга кирәклеген аңлатасым килгән иде. Шәхсән үзем хайпны яратып бетермим. Ул озакка сузылачак феномен дип тә санамыйм. Әйе, хайп белән язылучылар санын арттырып була, әмма аларны тотып тору өчен атна саен хайп кирәк булачак. Ягъни шундый яшәү рәвеше тудырырга кирәк. Әмма бу бик зур стресс дип саныйм. Йә инде бернинди принципларны саклый белмәгән алдакчыга әйлә-нергә мөмкин. Инстаграм өчен яшәү дөрес түгелдер ул. Ә үзеңә кызык булырлык итеп тормышыңны корып, хоббилар, яраткан эшең, барган сәяхәтләреңне социаль челтәр-ләрдә күрсәтсәң, шуның белән язылучыларыңны илһамлан-дырсаң, шуннан да яхшысы булмас. Социаль челтәрләрдә дә үзең булып калырга кирәктер дип саныйм.
Альберт ШАКИРОВ, журналист-блогер, «Юлчы» телевизион проектының алып баручысы
Социаль челтәрләр һәм аларда аралашучылар, контент алмашучылар саны үскән саен, ул дөньядагы тәртипләрнең, терминнарның безнең тормышка керми хәле юк. Ләкин, күп очракта, бары тик башкаларны гаепле, ә үзеңне тәртипле яки зыян күрүче як итеп күрсәтү өчен, әлеге терминны кирәксә-кирәкмәсә кулланалар. Әлбәттә, көн саен 100 уңай комментарий укып барырга күнеккән кеше үзен кашка тәкә итеп тоя башлый. Шулар арасына бер тискәре фикер керә икән, аны язган кеше «хейтер» була. Теге 100 уңай комментны язучылар да әлеге кешене бик тиз чукып ташлаячак. «Ошамаса карама!», «Аның кадәр булырга кирәк әле!» ише сүзләрне еш күрәсездер. Бүгенге көндә хәтта тәнкыйть-кә дә «хейт» һәм «хайп» дип кенә карый башлаучылар күп. Үз фикерләрен тәнкыйть, сатира, ирония, фельетон ише жанр кулланып җиткерергә теләүчеләрне хейтерлар рәтенә кертүне кабул итә алмыйм.
Интернетта исем ясау дип сөйләшү бик сәер әйбер, миңа калса. Челтәрләрдә кеше ниндидер ник (исем) һәм образ тудырып язылучылар җыя, популярлаша. Ул сәхифә бүген бар, иртәгә юк. Язылучылар да килә-китә. Кешенең исеме белән түгел, ул күрсәткән контент белән бәйле барысы да. Әйе, күпчелек язылучылар нәкъ менә гауга көтә һәм шундый контент ярата. Низагта теге яисә бу якны яклап, бик теләп кычкырышырга да мөмкиннәр әле. Мондый материалны оста файдаланучылар да бар, билгеле, әмма гауга белән генә аудиторияне тотып торып булмый. Андый конфликтларның кайтавазлары да ардыра, реаль жаваплылыкка да китереп чыгарырга мөмкин.
Хайпның максаты – провокация аша халыкны селкетеп, уятып җибәрү. Күбрәк кайтаваз җыю, шәрехләмәләр туплау. Төрле изге гамәлләр аша хайп ясаучылар да бар. Хайп дигәч тә, гел начар гына дигән сүз түгел.
Теге яисә бу материалны, видеоны куйганда аңа кайтаваз ничек булачагын барыбер чамаларга була. Тик шулай да чын хайпның табигате бик примитив. Ул барлык кешедә булган кылларны чиертә. Йә кызгану хисе, йә теләктәшлек, йә нәфрәт, йә кызыгу, йә ашыйсы килү...
Хайп чире бар, димәс идем. Чын хайп – ул интернет аудитория белән эшләүнең бер алымы. Затсыз, түбән, әмма тиз нәтиҗә бирә торган алымы. Хайпка атланырга теләүчеләр иң беренче зыянны үзләренә сала. Беренчедән, аларның исеме шул гауга белән бәйле булып истә калырга мөмкин; икенчедән, үзләре кеше кызыксындырырлык булмасалар, гел хайп ясарга мәҗбүр булачаклар. Кемдер моннан тартынмаска мөмкин, чөнки әхлакый зыянны миллионлаган аудитория һәм рекламадан килгән акча каплый. Ләкин тормышмы икән соң ул?! Андый юлга керү – үз йөзеңне, шәхесеңне югалтуга китерергә һәм аудитория теләген үтәп торучы курчакка әверелдерергә мөмкин. Андый курчаклар да җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк