«Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе

26 апрель көнне иртәнге сәгать 8 дән кичке 7 гә чаклы «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар линия эшләячәк.
Әниләребез, апаларыбыз 236-00-71; 236-40-17; 236-40-62 телефоннары буенча балаларын 1 нче сыйныфка укырга бирүгә һәм җәйге ялны оештыруга кагылышлы сораулар бирә алачак. Ә аларга җавапны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре буенча һәм спорт, Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре, Татарстанда кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстанда бала хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил, республиканың яшь юристлар ассоциациясе, Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре хезмәткәрләре бирәчәк.
Хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе һәм Татарстанда кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә оештырылган бу чара безне кызыксындырган бик күп проблемаларны хәл итәргә булышачак әле.
Яз җитте. Тиздән мәктәпләрдә укулар тәмамланачак. Журналистлар белән очрашуда Кеше хокуклары буенча вәкаләте вәкил әйткәнчә, җәйге чорда ата-ананы борчый торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе – баланың ялын куркынычсыз оештыру. Һәм, әлбәттә инде, 1 нче сыйныфка бара торган баланы мәктәпкә бирү. Кайсы мәктәпкә, нинди мәктәпкә? Ул уңышлы, әйбәтме, яшәгән җирдән якындамы, ерактамы? Баласының укуына җитди караган ата-ана өчен боларның барысы да әһәмиятле.
– Быел 1 нче сыйныфка 46 мең 471 бала бара, – диде үз чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Бу сан былтыргы белән чагыштырганда күпкә артык. Һәм ул ел саен арта тора. Чөнки чит төбәкләрдән килүчеләр, бездә – Татарстанда яшәргә теләүчеләр саныф елдан ел арта. Былтыр 36 җәйге лагерьга капиталь ремонт үткәрелде. Безнең бурыч – балаларның ялын тагын да сыйфатлырак, яхшырак итү дә бит әле. Быел 218 мең 616 бала ял итәчәк, дип көтелә. Инвалид балаларның ялын оештыруга да зур игътибар бирәчәкбез. Начар ишетүче балалар өчен Бөгелмәдә – «Салют», Чаллыда – «Крылатый», Тәтештә – «Ласточка», Мөслимдә «Шифа» лагерьлары эшләячәк.
Мәдинә АВЗАЛОВА
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.