Логотип
Актуаль тема

​Күңелләрнең сәламе

Драматург Мирхәйдәр Фәйзи «Галиябану» драмасын 1916 елны Оренбург төбәгендәге Юлык авылында китапханәче булып эшләгәндә авыл яшьләренең үтенечен тыңлап яза. 
«Яшьләр тормышыннан бер матур манзара булсын иде ул» дигән теләк драматург күңелендә Балтач төбәгендәге Шода авылында җизнәсендә кунак булып торган чактагы ямьле мизгелләрне яңарта. Чишмәгә суга йөргән гүзәл Сәгадәтбану күз алдына килә аның...

Тәүге мәртәбә 1917 елның мартында Оренбургтагы профессиональ «Нур» труппасы тарафыннан уйналган спектакльнең дә исеме «Сәгадәтбану» була.

Шул тамашадан ук күңелләрне яулап алган спектакльнең бүгенге көннәргә кадәр дәвам иткән моңлы юлы шул вакыттан. Пьеса тукымасына мул итеп кертелгән шигырьләр, җыр рәвеше алып, «Галия­бану» дигән халык көенә җырлана башлагач, спектакльләр дә «Галиябану» исеме белән уйнала башлый. Драмадагы каһарман Галиябану: «Йөрәгемнең кай тө­шеннән генә алып җырладым соң мин бу җырны?» – дип өзгәләнгән үзәк өзгеч бу көйне кайсы халык көйчесе иҗат иткән булды икән? Булган­дыр инде аның иясе, булгандыр! Кызның атасы Бәдри абзый «күңелләр сәламе» дип атаган «Галиябану көе» ничә буын гашыйкларның күңелләр сәламенә әйләнеп яшәде дә инде менә «кәрәз­ле» телефоннардан бер гашыйктан икенче гашыйкка сәлам илтә. Мәш­һүр Салих Сәйдәшевнең могҗизаи тыны тигән көй ләбаса ул! Камал театрында аңа соңгы куелышларда Фуат Әбүбәке-ров тылсымы да өстәлә. Ни генә әйт­мәсеннәр, «Галиябану» драмасы ул, уеннан бигрәк, җыры-көе белән сихерли күңелләрне. Шуңа күрә «Галияба­ну»­ны сәхнәләштерү өчен иң әүвәле баш рольләргә Хәлил белән Галиябануга җырчы табудан башлана.

Татар дөньясында «Галиябану» уйналмаган бер авыл да юк. Иң халыкчан, иң аңлаешлы, иң эстәлгән сәхнә әсәре ул. Әгәренки берәр яшь кыз белән берәр яшь егет әлеге спектакльдә кара-каршы җырлаша икән, алар арасында гомерлек мәхәб­бәт кабынасы аермачык. Чөнки җыр сүзләрендәге ихласлык, хәйләсез кичерешләр давылы әле мәхәббәт орлыгы төшмәгән йөрәкләрне дә бөтереп, биләп алырга сәләтле. 

Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бу спектакль беренче мәртәбә 1919 елда уйнала. Ул вакытта аның режиссеры Габ­дулла Кариев була. Ә беренче Га­лия­бану – Әшрәф Синяева, аның Хәлиле – Мәшһүр Ситдыйк Айда­ров. Хәер, ул заман артистларының барысы да мәшһүрләр. 1920, 1924, 1929, 1937, 1948, 1952, 1972, 1991 елларда – җәмгысы тугыз тапкыр куела бу драма Камал театры сәх­нәсендә. Театр тормышында эз калдырган режиссерлар – Г. Деви­шев, Г. Исмәгыйлев, Р. Тумашев, Х. Сәлимҗанов, П. Исәнбәт мөрәҗәгать итәләр Мирхәйдәр Фәйзи әсәренә. Тамашачы театрга суына төште кебегрәк шик кергәндә искә алалар бу әсәрне. Чөнки татар кызының якты, күркәм образын, ул чиккән кулъяулыкны күкрәк кесәсендә йөрткән кебек, йөрәгендә йөрткән саф, чиста җанлы кешеләр янәдән театрга агылачак.

Быел – октябрьнең өченче көнендә «Галиябану» янәдән Камал театры сәхнәсенә менде. Соңгы премьерадан соң 24 ел узган икән. Дөрес, анысы тамашачы «Галияба­ну»сыз тормады. Аны читтәге театрлар да һаман уйный торды. Тинчу­рин театрында Дамир Си­раҗиев куйган «Галиябану»ны да, Татарстан телевидениесендә Әхтәм Зарипов төшергән фильмны да хәтерлибез. Күз алдыннан төрле еллардагы Хәлил-Галиябанулар тезелеп үтә. Беренче Галиябану дип, Камал театры тарихына Әш­рәф Синяева теркәлсә дә, «Ширкәт» труппасы белән Мортазин-Иман­ский куйган спектакль­нең Галия­бануы матур тавышлы җырчы Сара Байкина була. Аннан соңгы Галия­бануларга – Галия Кайбицкаяга, Мәрьям Сульва­га, Рокыя Кушлов­скаяга, Марзия Миң­лебаевага, Рауза Хәйретдинова­га, Мәсгудә Хәйрул­лина­га, Илсөя Төхфәтуллинага шул югарылыктан төшмәү өчен тырышырга кала. Менә аның тиңсез уены Галия­бану образын халык йөрәгенә урнаштырып куя да инде. Бу спектакльнең Оренбургтагы уңышыннан соң, аны «Сәйяр» труппасы, телеграмма белән соратып алып, Казанда уйный.

Әйткәнемчә, Галиябанулар һәр авылда булган. Димәк, Исмәгыйле дә. Ә бит Камал театрындагы Исмәгыйльләр дә онытылырлык түгел. Шакир Шамильский, Һидаят Солтанов, Хәким Сәлимҗанов. Спектакльдә күрексез бер генә роль дә юк. Бәдриләрне карагыз әнә: Габдулла Кариев, Барый Тарханов, Хәлил Әбҗәлилов, Барый Әш­рәпов, Илдус Әхмәтҗанов. Театрда Хәлил булып уйнап алу исә һәрвакыт иҗат биографиясендә иң дәрәҗәле бер сәхифә. Ситдыйк Айдаров, Хәким Сәлимҗанов, Дилүс Илья­сов, Ибраһим Гафуров, Роберт Әбелмәмбә­тов, Рамил Төхфәтуллин­нар җырчы гына түгел, гармунчы да егетләр. Татар театры репертуарындагы музыкаль әсәрләрнең тәүгесе булган, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт кебек драматургларны музыкаль драмалар язарга рухландырган «Галиябану» чыннан да һәр яктан үрнәк әсәр булып кала. 
Һәр авылның үз Хәлиле, үз Галиябануы булган кебек, һәр театрның да үз Хәлиле, үз Галиябануы булган.

Хәтерлим әле, хөрмәтле әдип Мөхәммәт Мәһдиев, совет драматургиясе хакындагы лекциясен сөйләгәндә М. Фәйзинең бу әсәрен драматургиянең классик кануннарына җавап бирә торган иң камил әсәр буларак бәяләп үткән иде. Ул аны һәр яктан сүтеп җыеп, тел-теш тидергесез, төенләнеше, кульминациясе, чишелеше, теле, музыкаль бизәлеше мөкәммәл спектакль буларак та билгеләп үтте. Без, мөгаен, ул вакытта 1952 елгы куелышка нигезләнеп фикер йөрткәнбездер. Радиодан ешрак шул чактагы постановка яңгырый иде. 

Халыкның рухи байлыгын, этнографик җыйнаклыгын, пөхтәлеген тасвирлау бурычын да йөкләгән әлеге спектакль фәкать матур бизәкләрдән генә тукылырга тиеш кебек. Ул матур бизәкләр җиткән кызның челтәрле-чигүле урын-җир әйберләре аша да, тәрәзә кашагалары, күлмәк-алъяпкычлар аша да тапшырыла. Иң камил гүзәллек, әлбәттә, «Галиябану»да яңгырый торган, мәңгелек шигърият дөньясын чагылдырган илаһи моңда! Спектакльгә режиссер­ларның үзләрен дә кабат-кабат шул моң тартып кайтармый микән әле?
Җанын савыктыру ниятеннән театрга килгән тамашачыга Зәйниев куйган спектакльдән кинаяләр эзләп утырасы түгел.

Инде менә бу юлы тамашачы каршында режиссер сыйфатында драматург Илгиз Зәйниев, Галиябану ролендә үзен инде Мәйсәрәдә уңышлы гына сынап караган Гүзәл Гөлвердиева, Хәлил булып Фәннур Мөхәммәтҗанов имтихан тота. Исмәгыйльнең каршылыклы образын Алмаз Гәрәев ача. Бәдри – Минвәли Габдуллин. Галимәбанулар икәү – сәхнә осталары Ләйсән Рәхимова белән Илсөя Төхфәтуллина. Егет-кызлар тамашачы каршында беренче уеннарын күрсәтеп өлгерделәр инде. Барысы да җитеш кебек. Җырлыйлар, гармун тарталар, биеп тә алалар – гомумән, егерменче йөз башы авыл тормышын үзләре һәм режиссер аңлый алган кимәлдә чагылдырырга тырышалар. Әле сыйныфлар арасында упкын ясалмаган заман бу. Алай да, ярлы-бай сызыгы ярылып ята. Нәкъ безнең замандагы кебек икән дигән нәтиҗә ясарга да ашыгасы түгел. Мәхәббәтнең кануннары һәр заманда да бер. Сөйкемсез­гә күлмәк кидермиләр.

Ә ата-ана дигән кешеләр һәр заманда да балаларын бай яшәтергә тырышкан. Имеш, бай яшәсә, бәхетле була. Әмма Мирхәйдәр Фәйзинең Бәдрие дә, Галимәбануы да соңгы күренештә бу фикернең ялгышлыгын аңлыйлар. Илгиз Зәйниев, күрәсең, «билгеле бит инде болай да» дигәнрәк фикердә торадыр. Аның үзенчә фикерләве спектакльдән артист булам дип хыялланган ничәмә-ничә малайга шанс биргән Садри (малай) персонажын алып ташлауда да, сәхнә декорациясен минимализм принципларына нигезләнеп коруда да чагыла. Бәлки, спектакльне җыйнаграк итү максатыннандыр, Хәлил белән Галиябану кара-каршы җырлашасы урыннарда, Ромео белән Джульетта кебек, кара каршы шигырь әйтешәләр. Ялыкмас идек югыйсә. (Бәдри белән Галимәбануның ыргак кебек, чалгы кебек сызыклардан хәреф, аннан исем җыйганнарын да сабыр гына көтә идек бит әле.) Аннан бит татар халкы драма­тургиягә әнә шундый кара-каршы җырлашулар аша килгән. («Хан кызы», «Сак-Сок» әсәрләрен мисалга китерә алам.)

Тарих битләреннән
Беренчесе. Мотыйгулла хәзрәт Төх­фәтулла, узган гасыр башында Кече Кайбыч авылында мәчет салдырып, үзе мәхәллә мулласы була. Хәзрәт йөз ураулы ефәк чалма киеп йөргән. Муллалыктан алынгач, ул ефәк чалмасын кызы Галиягә бирә. Еллар үткәч, Галия бу чалмадан күлмәк тегеп, шул мәчеттә Галиябану булып уйный.

Икенчесе. «Галиябану»да Фоат Халитов – Исмәгыйльне, Дилүс Ильясов Хәлилне уйный икән. Атышу күренешендә Исмәгыйльнең алтатары, күпме генә тырышса да, атмый. Нишләргә соң? Хәлил үләргә тиеш, алтатар атмый. Тәҗрибәле артист каушап калмый, алтатар түтәсе белән Хәлилнең башына тондыра. Хәлилне уйнаучы Дилүс, сузылып ятып, «җан бирә».

Хәер, спектакль кат-кат уйнала-уйнала тамашачы теләгән кимәлгә кайтып төшәр әле ул. Гүзәлнең беренче тамашада көчсезрәк яңгыраган вокалы да ачылып китәр. Шул ук теләкне Фәннур вокалына карата да әйтә алам. Әйе, шулай булыр. Чөнки остазлары Айгөл Хәйри аларның тавышын чарлауны дәвам итә. Ә тамашачы «Галиябану»га бөтен хилафлыкларны да гафу итәргә әзер. Чөнки ярата ул аны, ярата!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар