Июль – торак хезмәтләренә бәя арта торган ай

Август аенда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрендә татарстанлылар бик үк күңелле булмаган үзгәрешләрне күрәчәк. 1 июльдән тарифлар уртача 4 процентка арттырылды. Мондый кесәгә суга торган яңалыклар ел саен булып торса да, моңа күнегеп булмый. Һәрбер бәя арту, бигрәк тә бүгенге авыр икътисади шартларда, халык тарафыннан авыр кабул ителә.    


Сөенечкә, соңгы елларда тарифлар бары бер тапкыр гына арттырыла. Бәяләрнең икешәр мәртәбә – ел башында һәм җәй уртасында – үскән вакытлар да бар иде бит. Әмма берничә ел элек халыкка борчуларны киметү өчен мондый аз сөенеч өстәгән үзгәрешләрне бер тапкырга гына калдырдылар.


“2016 елда тарифлар бер тапкыр гына артачак. Федераль хөкүмәт карары белән гражданнар тарафыннан кертелә торган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең үзгәреш индексы 2016 елның 1 июленнән 4,5 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән”, диелә Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.


Бу айдан газга бәяләр 2,13 процентка артып 1 куб.метр өчен 5,27 сум тәшкил итәчәк. Электр энергиясенә тариф 7,2 процентка үсеп, 3,43 кВ/с дәрәҗәсендә булачак.  Җылылык өчен бәяләр дә өскә үрмәлиячәк. Дөрес, без бу артуны җылыту сезоны башлангач кына сизәчәкбез – быелдан башлап җылылык өчен кышын гына чыгымланып, җәен түләми башладык бит. Батареялар кайнарлангач исә, казанлылар тарифның 4 процентка артуын тоячак ("Казэнерго" – 1614,24 сум/Гкал, "Генерирующая компания" – 1564,25 сум/Гкал га кадәр) түләргә туры киләчәк. Чаллы халкының җылылык тарифлары 2,5 процентка югарырак булачак (1517,46 сум/Гкал). Түбән Кама халкы 3,5 процентка күбрәк (1487,93 сум/Гкал) түли башлаячак. Салкын су белән тәэмин итү бәясе Казанда  2 процентка – куб метры 18,08 сумга кадәр күтәреләчәк.  

Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге тарифларны 3,5 процентка арттыру ниятләнә. Шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, бу узган елгы индексация дәрәҗәсе – 7 проценттан 2 тапкыр кимрәк. Уртача алганда, коммуналь хезмәтләр җыелмасы 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Моннан тыш торак хезмәтләр бәясен дә 2 процентка арттыру күздә тотыла.  Әйтик, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру – 7 процентка, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү – 7 процентка, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү 6 процентка күтәреләчәк.

– Торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 2 процентка артуны зур дип атап булмый. Ул инфляциягә карата күпкә түбәнрәк. Әмма шулай да, бәяләр үсешен берәү дә алкышлап каршы алмый. Әмма берәү дә бушка эшләми, барысына да акча кирәк. Торак-коммуналь тармакта эшләүчеләр дә гаиләле кешеләр бит, –ди Казан мэры Илсур Метшин.

Казан мэры шәһәрнең һәр кешесе үз акчасының кая тотылганын аңларлык итеп эшләү йөкләмәсен бирде. Казан башлыгы сүзләренчә, күрсәтелгән хезмәтләрне ачыклыгын тәэмин итәргә һәм халык белән аңлашып эшләргә, гражаннарның һәр мөрәҗәгатенә колак салырга, шул ук вакытта тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты турында да онытмаска кирәк.

- Бәя арту бар. Безнең үзебездә генә түгел, бөтен Татарстанда, бөтен Россия буенча шулай. Әмма күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты белән аерылып тору зарур. Без моны, һичшиксез, эшләргә тиеш, кешеләр сыйфат яхшырганны күрсәтергә тиеш, – дип ассызыклый Илсур Метшин.

http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7545
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5089
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1939
    0
    21
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3820
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату