Ире кыйнаган хатынга кем ярдәм итәр?

Гаиләдәге җәбер-золымнан җәфа чиккәннәр өчен республикадагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар линия ачылды. Аноним рәвештә шалтыратучыларга Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсенә кергән депутат ханымнар киңәшләрен бирде, авыр хәлдән чыгу юлларын эзләргә ярдәм итте. «Һәр шалтыраткан очрак индивидуаль каралачак», – дип ышандырды оешма җитәкчесе Татьяна Ларионова. Тик әлеге проблеманы бетерү механизмнары юк. Өйдәге җәбер-золымнар, кызганычка, булган һәм булачак. Ярдәм итү юллары бөтенләй юкмы әллә?
Россиядә һәр өченче хатын-кызны ире яки партнеры кыйный. Шәһәр җирендә яшәүчеләр ярдәм сорап төрле кризис үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала әле. Алар республикада бар. 1990 нчы елларда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршында социаль кунакханәләр ачыла. Гаиләсендә җәбер-золым күргәннәргә шунда килеп бераз яшәргә, белгечләр ярдәме алырга мөмкинлек була. Тик алар ябылып беткән. Хәзер бу өлкәдә коммерцияле булмаган оешмалар эшли. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Наилә Гайнанова ведомство каршында алты кризис үзәге эшләгәнен әйтте. Тик алар зур шәһәрләрдә генә һәм, нигездә, күбрәк аборт ясаудан профилактика белән шөгыльләнә икән. «Шулай да башка социаль сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә бар», – диде вәкил. Кризис үзәкләре, нигездә, грантлар буенча эшли. Ягъни грант оталар икән, авыр хәлдә калганнарга ишекләре ачык, юк икән, ишекне бикләп куярга мәҗбүрләр. Эшләгән очракта да, аларның кайда урнашканнарын белмиләр, чөнки бу хакта социаль рекламалар юк. (Без бит бәхетле яшәүче халык!)
Ярый ла шәһәрдә бу үзәкләргә барырга мөмкин. Ә авыл җирендә яшәүчеләргә нишләргә? Әлеге сорауга депутатлар да җавап бирә алмый. Беләләр: алар чыга алмый торган чолганышта яшиләр. Ирләренә шикаять язалар икән, хокук саклау органнары аңа штраф салачак. Ә ул штраф, гадәттә, гаилә бюджетыннан түләнә. Гаугалы өйдән чыгып китеп төн кунар, психолог ярдәме алыр урын юк авыл җирлекләрендә. Аталарын полиция юлында йөртү киләчәктә балаларга кара тап булырга да мөмкин, дип түзеп яшәүчеләр дә бар бит әле.
Кайнар линиягә шалтыратучылар күп булды. Тик алар, нигездә, аноним булып калырга тели. Чөнки җәберләүчеләреннән куркалар, бу психологик басым дип атала. Шуңа өстәп, хәләл ирең өстеннән зарланып йөрүдән дә ояла безнең хатын-кызлар. Ләкин түзеп яшәүнең чиге була һәм ул фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Бу күренешләргә, кызганыч, җәмгыять тә битараф. Терәлеп торган күршедәге ир-атның гаиләсенә кылган золымын белсәк тә, аңа игътибар итмәскә тырышабыз. Берни белмәгән булып кыланабыз, эндәшмибез. Татьяна Ларионова фикеренчә, гаилә эчендә барган золымнарга җәмгыять игътибар итәргә тиеш. Дөрес, кеше гаиләсенә катышма дигән гыйбарә бар барын. Тик даими җәберләнгән кешегә нигә әле ярдәм кулы сузмаска? Җәберләүчегә карата негатив фикер тудырмаска?
Гаиләдә золым күреп яшәүчеләр бик күп. Аларны яклау максатыннан Дәүләт Думасы кануннарны да катгыйландырмакчы. Ләкин ул кабул ителгән очракта агрессия генә тудырырга мөмкин дигән фикерләр дә бар. Кануннарны белмибез шул, белсәк тә, закон белән бәйләнергә теләмибез. Түзеп яшәүне кулай күрәбез. Ә нигә түзәбез? Бәлки үзебезне түгел, башкаларны жәллибездер?
«Кайнар линия» телефоны – (843) 236-00-71, 236-40-62.
Гаиләгездә, тирә-ягыгызда мондый авыр хәлдә яшәгән хатын-кызлар (ә бәлки, ир-атлар да) бар икән, безгә шалтыратыгыз. «Сөембикә» журналы ярдәм итәргә әзер.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.