Ике баласы белән тәрәзәдән сикергән

Мәскәүдә 36 яшьлек әни ике баласын тотып, 9 нчы каттан сикергән. Ул үлемендә беркемне дә гаепләмәскә кушып, язу калдырган.
Бәхетле бала, ике бала, кайгыртучан ата. Үзенең һәм балаларының гомерен өзәргә карар кылган Людмила Соколованың социаль челтәрләрен карагач, әнә шундый уй туа. Без һәрберебез, бигрәк тә, бала ялында булучылар, тормышыбызның матур якларын социаль челтәрләрдә күрсәтергә тырышабыз, бары тик шатлыклы мизгелләр чагылган фотолар гына куела анда. Бәлки, шул рәвешле Людмила кебек без дә үз-үзебезне юатырга, алдарга тырышабыздыр. Әнә бит аның да гаиләсе белән төшкән фотолар, аларга матур, күңелле шәрехләмәләр. Кызлары тугач, ана социаль челтәрләренә: «Без күбәйдек, яшәү тагын да матурланды» дип язып куя. Әнә ул ире белән кызлары тууын бәйрәм итә. Аңа кадәр көмәнле вакытында ире, улы белән фотосессияләр... Бар да яхшы кебек!
Тик менә шушы ана көннәрдән бер көнне тәрәзәдән сикерә, берүзе генә түгел, ике баласы белән. «Беркемне дә безнең үлемдә гаепләмәгез, иремне төрмәгә утыртмагыз», – дип язу калдыра ул. 9 айлык сабые да, үзе үлә дә, ә өч яшьлек улын авыр хәлдә реанимациягә озаталар. Иртән эшкә чыгып киткән иргә, ярты сәгатьтә үтми, фаҗига турында хәбәр итәләр. Тиз арада кайтып җиткән әти кешедә истерика башлана, аңа табиблар ярдәм итә. Телеграмм-каналлларда язуларынча, ире Людмиланың авырлык белән бала табуын, соңгы айларда аның үлем турында сөйләгәннәрен әйтә.
Хәзер психологлар, ана бала тапканнан соң була торган депрессиядә яшәгән, дип фаразлыйлар. Бу халәтне күпләр авыруга санамый, аны дәвалау өчен хастаханә юлын таптамый, бигрәк тә кичә генә бала табу йортыннан чыккан аналар. Ә мондый депрессия – күпләрдә. Өйгә яшь бала кайткач, дөнья аның тирәсендә әйләнә башлый. Ана онытыла. Сабый янына участок шәфкать туташ, табиб килә. Алар бала хәле белән кызыксына, ананыкы белән түгел. Яшь әтинең дә өйдә кечкенә йомгак барлыкка килгәннән соң үз хәле хәл: хәзерге ролен, нишләргә кирәклеген аңлап бетерми, баладан курка. Ярый да әле хатынына үпкәләп йөрмәсә. Ярдәм итәргә килгән әни-кайнаналар да онык тирәсендә генә бөтерелә: «Синең хәлең ничек соң, балам?» – дип бик сирәк сорыйлардыр. Аякта, димәк, исән! Ә яшь әнинең җанында ни уйнаганын беркем белми. Кайбер яшь әниләрнең бердәнбер юанычы – социаль челтәрләр. Ә анда, белгәнегезчә, бары тик гламур тормыш. Депрессиядәге кешегә анда, гомумән, керергә ярамый. Бала тапканнан соң депрессия белән интеккән кеше буларак шуны әйтә алам: бу хакта эчтән генә янып, уйланып йөрү файдасыз. «Миңа ярдәм итегез, хәлем авыр», дип чаң кагудан, якыннарыгыз белән бергә бу халәттән чыгу юлларын эзләүдән курыкмагыз. Депрессиядән бары тик булышырга дип якыннар кул сузганда гына чыгарга мөмкин. Киресенчә икән, бер генә чыгу юлы кала – тәрәзә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.