Логотип
Актуаль тема

«Яман шеш авыруы белән очрашканнан соң шигырь яза башладым»

«Тормышым авырудан соң бөтенләй башка төсмерләр белән уйный башлады! Иҗат – миңа яшәргә ярдәм итә». Ч «Энергия жизни» яман шеш авыруы белән очрашкан хатын-кызлар берләшмәсе «Челнинские известия» газеты белән берлектә фотопроект оештырган. Күргәзмә Казанда «Татмедиа» агентлыгы бинасында да ачылды. Тантаналы ачылышка килгән геройняларның һәрберсе яңа сәләтләрен ачып, тулы канлы тормыш белән яшәп ята. Авыруны башны горур тотып ничек җиңәргә? «Энергия жизни» кызларыннан мастер-класс.



«Энергия жизни» оешмасында барлыгы өч йөзгә якын хатын-кыз. «Безнең бер минут та вакытыбыз юк. Көн саен – төрле мастер-класслар, экскурсияләр, очрашулар. Энергияләребез белән алмашып, яшәргә көч алабыз. Күпләребезнең яңа сәләтләре ачылды», – ди алар. Аларга карап һич тә мәкерле авыру белән көрәшәләрдер дип уйламассың. Күзләре яна, йөзләрендә – елмаю. Берләшмәнең оештыручысы Гөлнара Гәрәева үзе дә – яман шеш авыруына дучар булган хатын-кыз. 

– 2018 елда күкрәгемдә яман шеш таптылар. Аңа кадәр бер ел элек сәяхәттә булган идем. Шуннан соң минем белән сәер хәлләр була башлады: күз күремем начарланды, кисәк кенә егылып китәм, караваттан тора алмый яткан көннәрем дә булды. Болар инде организмда үзгәрешләр барганлыгын сөйли торган билгеләр югыйсә, ә мин табибка бару турында уйламадым да. Берничә айдан төнлә каты авыртудан уянып киттем. Күкрәгемне капшап карагач, шеш барлыгын тойдым. Шул ук көнне хастаханәгә киттем. Табиб кабинетыннан инде аптыраган хәлдә чыктым. 


Ышанмыйча, анализларымны алып Казанга да, Мәскәүгә дә бардым. Мин бит авырыйм дигән уй башыма кереп утыргач, яшермим, бик авыр булды – еладым да еладым. Хастаханәнең тәрәзә төбенә утырып: «Санаулы көннәрем генә калды микәнни инде?! Ходаем, миңа тагын 5 ел булса да гомер бир. Улымның үсүен күрим», – дип ялвардым. Шул вакытларда бер кыз 85 яшьлек әнисенә 35 яшь чагында рак диагнозы куелганы турында әйтте. Аның бу сүзләре мине бик рухландырды. Нигә әле мин дә үрнәк булып яшәргә тиеш түгел дип уйладым. Һәм үземне әле бик озак гомер яшәргә көйләдем. Миңа диагноз куелган вакыттан 5 ел ярым узды инде. Бу авыру белән көрәшкәндә эчке халәтнең нинди булуы бик зур роль уйный. Статистика да шуны сөйли: үзен яшәргә көйләгән кеше, авыруны да җиңә, озак та яши. Операциядән соң 16 курс химиотерапия алдым. Аннан нурланыш курслары уздым.

Казаннан һәр көн Чаллыга кайтып йөрдем. Ирем: «Казанда гына яшәп тор», – дисә дә, кайттым, чөнки улымны күрәсем килә иде. Ул вакытларда без аның белән гел бергә булдык, якынайдык. Хәзер аңлыйм: яман шеш белән көрәштә сынмас өчен мин аңа тотынганмын инде. Ул миңа алга таба яшәргә көч биргән. Аңа диагнозым турында сөйләгәч, улымның иң беренче сүзе: «Әни, аны бит дәвалап була», – диде. Ул сүзләр миңа тагын да көч бирде. Авырый башлаганчы мин балалар өчен бәйрәмнәр уздыра идем. Яман шеш авыруы белән очрашкан хатын-кызлар берләшмәсен оештырырга булдым. Визиткалар ясап, төрле җирләргә тараттым, беркеттем. Шулай җыела башладык. Бүген инде бездә 300 кеше. Һәрберсе талантлы хатын-кызлар. Безгә килгәч хатын-кызлар ачыла. Алар яңа тормыш белән яши башлыйлар кебек. Кул эшләре, йога белән шөгыльләнәләр, тегәләр, шигырь язалар, хәтта арабызда актриса булып киткәннәр дә бар. Күңел төпкелендә яткан хыялларны чынга ашыру мөмкинлеге дә бирә бугай бу авыру. Иҗатта яшәү энергиясе табабыз. Һәр очрашу безнең өчен психологик дәрес. Яңа эмоцияләр алып яшибез. Беләбез: тормыш дәвам итә. Кешеләрнең табигатьтән бирелгән ресурслары йөз яшькә кадәр яшәргә җитәрлек. Моны куллана белергә генә кирәк. 

Шигырь язучыларның берсе – Олеся Иванова. Олеся авыру белән очрашканчыга кадәр бер оешмада баш хисапчы булып эшли. Моннан ике ел элек аңа яман шеш диагнозы куялар. «Моны белгән көнне бөтенебез җыелышып еладык та, башка еламадык», – ди ул. Операция ясата, дәвалану курслары уза. Аннан соң тормышында «Тормыш энергиясе» барлыкка килә. Шуннан тормышы үзгәрә. Көн саен – мастер-класслар, очрашулар. Хисапчы булу – үз теләге булмый аның. Саннар белән эшләсә дә, иҗат кеше икәнен белеп яши. Берләшмәгә йөри башлагач, Олесяның актерлык сәләте ачыла, шигырьләр яза башлый. Иң беренче язган шигырьләре – үзе, әнисе, кайнанасы турында.

Аларны әкренләп шигърияткә багышланган федераль сайтларга урнаштыра башлый. Хәтта инде уңышлары да бар: махсус сайт уздырган бәйгедә җиңеп, Лермонтов премиясенә лаек булган. «Шигырьләремне үзем өчен генә язасым килми, аларны укып рухлансыннар иде», – иде ди ул. Олесяның шигырьләр китабы да чыгарасы, прозада күләмле әсәр дә язасы килә. Иҗат итәргә энергиясе ташып тора аның. «Мин үз авыруым турында оныттым да инде, бары иҗат белән генә яшим», – ди ул. 


Гөлнара берләшмәгә йөрүче кызлар өчен әледән-әле төрле чаралар оештыра. Шуларның берсе – «Энергия жизни» дип аталган фотопроект. «Челнинские известия» баш мөхәррире Зөлфия Солтанова янына килеп, әлеге проектны гамәлгә ашырырга ярдәм сорый. Редакция фотографы Антон Катушенок ярты ел буе кызлар белән фотосессияләр үткәрә. Нәтиҗәдә, 16 фотопортреттан торган экспозиция барлыкка килә. Һәр фото характерлы. Кызларның иҗатын, рухи халәтен сурәтли. Иң мөһиме: аларның тормышка мәхәббәтләре күрсәтелә. Ә тормышны яратканнар нинди генә авырлыкка очрасалар да, бервакытта да сынмыйлар һәм сыгылмыйлар. Җитмәсә, башкаларны да рухландырып яшиләр. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар