Алкоголизмны дәвалап булмый, диләр. Ялгышалар. Эчүне ташлап була, тик теләк кенә булсын.
Ниһаять аңладык, яман шеш шикелле көннән-көн аза барган бу проблеманы гаиләдә һәм медицина тыкшынуы белән генә җиңеп булмый. Эчкечелекнең аза баруын Дәүләт Думасы депутатлары да таныды хәзер. Шулай булмаса, аракы, сыра һәм тәмәке турында закон проектлары тирәсендә кызу бәхәсләр бармас иде. Ел саен шушы зәм-зәм суыннан якынча меңләгән кеше агуланып үлә. Күп эчүдән килеп чыккан авырулардан да күпме кеше фани дөнья белән хушлаша. Дөрес, соңгы вакытта илдә спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны бераз кими төшкән. Бәлкем моңа хөкүмәтебез алып барган «аек тормыш» сәясәте дә тәэсир итми калмагандыр.
Тәмам «барып чыккан» алкоголикларга наркологлар моңарчы код салып та карадылар. Тик бу метод файдасыз. Алай гына да түгел, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, алкоголикка кодировка кирәкми! Күмпедер вакыт узуга, ул тагын да катырак эчә башлаячак. Бу процедура авыруның психикасына, хәтта ирләрнең потенциясенә начар йогынты ясый.
Үзең эзләп тапкан, үз теләгең белән килеп капкан бу чирдән ничек котылырга? Шунысы өметләндерә: аңа котылып булмый торган проблема итеп карамыйлар инде. Бүген илдә алкоголизмга каршы төрле программалар эшли башлады. Моның өчен акча да кирәкми, теләк кенә булсын. Республикабызда биш ел дәвамында уңышлы эшләп килгән «Аеклык ноктасы» программасы да куандыргыч нәтиҗәләр бирә. Әйе, моңа дәүләт йөзләрчә мең сум акча тота. Әмма аракы зәхмәтеннән котылган гаиләләрнең бүгенге хәл-яшәеше белән чагыштырганда, бу аңа гына торырлык. Эчкечелек аркасында күпме гаиләләр таркала, гомерләр киселә. Ә иң хәтәре – балаларның киләчәк язмышына мөһер сугып куела. Илнең алдагысын хәл итә торган демография мәсьәләсе, җинаятьчелекнең арта баруы турында сөйләгәндә, иң беренче эш итеп әлеге зәхмәтне бетерү турында уйланырга кирәк безгә.
Комментарий юк