Логотип
Актуаль тема

Бу юлның ахыры... мәхшәр

Яшүсмерләр һәм балалар арасында киң таралган тәмәке катнашмасы – ул гади тәмәке генә түгел, ә синтетик наркотик. Эләктереп алды исә, ычкынып китүләре мең газап аннары.

Аның баласы – наркоман. «Стажлы наркоман», – ди әнисе. Ә «стажлы наркоман»га әле нибары уналты яшь. «Ничек сизми калдым, ничек белмәдем?» Ана бер дә тынгылык бирми торган шушы соравына җавап эзли. «Күреп җиткермәдем, туктатып кала алмадым», – дип өзгәләнә.
Кем белгән аны болай буласын? Улы моңарчы яхшы укыган. Укытучылары да: «Тәртипле, акыллы малай», – дип мактап туя алмаган. «Без икәү генә яшибез. Әтисе улын бар дип тә белми. Бер-беребезгә терәкбез, – ди дә, – терәк идек», – дип ачынып өстәп куя.

Көн-төн эштә ул. Акча эшли. Улының институтка керәсе бар, кием-салым аласы... «Иң кирәгенә җитсә... » – ди ана, булганына шөкер итеп. Ә малай гел ялгызы. Дәресен әзерли дә компьютер каршына утыра. «Тора-бара улым әллә нишләде, – дип сөйли ана. – Сөйләшүе сәерләнде: йә рәтләп бер сүз әйтә алмый, йә киресенчә, кабаланып сөйли башлый, нәрсә әйткә-нен дә аңлап булмый. Үзгәрде малай – йөзе агарып китте, күз төпләре күгәреп чыкты, йокысызлык басты. Нинди йокысызлык ул яшь балага?! Үзе һаман йә тегеңә, йә моңа дип акча сорый. Авырыйдыр, дидем. Табибка күреник дигәч, өйдән үк чыгып китте. «Ми-нем бер җирем дә авыртмый», – диде. Наркотик белән шаярадыр дигән уй башыма да кереп карамады...»

«Ышаныч» үзәгенең наркотик бәйлелеккә төшкән яшүсмерләр белән эшләүче психологы Александр Бережной белән шул хакта фикер алышып утырабыз. «Әнисенең сизми калуына гаҗәпләнмим, – ди ул. – Эш дип чапкан ата-ана баласындагы бу үзгәрешләрне бик соңлап, эш узгач кына күрә. Малай, күрәсең, яшьләр арасында киң таралган тәмәке катнашмасы – спайс тарткан. Моның өчен урамга чыгып эзләп йөрергә кирәкми. Компьютер каршында утыра, дисез ич. Интернет аша гына заказ биргән, димәк. Заказчы, дөресен әйткәндә, сатучыны күрми дә. Сатучы наркотикны подъезддагы бер тишеккә тыгып кына китә. Наркоманнар, гадәттә, авыздан ис килмәсен дип, тәмәкедән соң сыра эчеп куя. Бернинди ис килми».


Керсәң, чыга алмыйсың...


Кызганычка каршы, дөнья аракысыз, спиртлы эчемлекләрсез, тәмәкесез бармаган кебек, наркотикларсыз да бармый. Кешелекне артка сөйрәгән, зур бәла-казаларга тарыткан аракы һәм тәмәке зәхмәтенә каршы гомер-гомергә көрәштек, көрәшәбез һәм алга таба да көрәшәчәкбез. Тик көткән нәтиҗә генә күренми. Инде менә адәм баласын җир белән күк арасында адашып йөрергә мәҗбүр иткән тагын бер афәт – наркотиклар... Монысы да яңалык түгел. Монысы да безне арттан калмый озата баручы котылгысыз күренеш. Шунысы яман, наркомания бертуктаусыз йөзен үзгәртеп тора. Аракыга каршы көрәшеп, бернинди нәтиҗәгә ирешә алмаган наркологлар, хәтта психолог-лар да, наркотикларсыз тормыш булачагына ышанмый да хәзер. Республика наркология диспансеры баш табибының балалар наркологиясе буенча урынбасары Степан Криницкий әйткәнчә, үзебезне алдарга кирәкми. Чынбарлыкны танырга, наркотиклардан сакланырга, аны, кем әйтмешли, йөз чакрымнан урап үтәргә...


«Очып йөрү» хикмәтләре


Соңгы вакытта наркотиклар базарында яшүсмерне мизгел эчендә үзенә «йота» – психик һәм физик бәй­лелеккә төшерә торган героин, амфетамин, кокаиннан тыш, бая әйткән спайс – үләннәр катнашмасыннан торган тәмәкеләр күренә башлады. Александр Береж­ной да: «Синтетик наркотикларның гына да 200 дән артык төре бар», – дип сөйләп тора әнә. Безнең рес-публикага баш миен аңгырайта, «экстаз»га кертә торган ул агулар Мәскәү, Санкт-Петербургтан килә. Болгария, Төркия, Кытай, Кыргызстан, Голландия, Әфганстан илләреннән керә. Керә һәм беркая да чыгып китми. Үлем сатучыларга шул гына кирәк тә.

Мисал эзләп ерак китмим. Әле кайчан гына Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче биш бала анасының яшүсмер­ләргә спайс сатып тотылуы хакында ишетеп, 37 яшьлек хатынның кылганына нәфрәтләнгән идек. Шул хатыннан алган тәмәкене куллану аркасында үлем түшәгендә яткан 14 яшьлек баланы күз алдына китерәм дә янә бер нәфрәтләнәм. Әнисенең ул хатынны: «Башы төрмәдә чересен...» – дип каргавына да гаҗәпләнмим. Наркодилерлар ул тәмәкене «иң файдалы үләннәрдән генә» дип саталар. Бер зыяны юк дип ышандыралар. Агуның шундук баш миенә йөгерүе, зиһенне чуалтуы, галлюцинацияләргә китерүе, ә кайчак хәтта үлем белән тәмамлануы хакында белмиләр дип уйлыйсызмы аларны?! Әлбәттә, беләләр. Беләләр һәм күрә торып еш кына җәзасыз кала торган шул җинаятькә баралар.

– Наркодилер тозагына эләккәнен яшүсмер сизми дә кала, – дип сөйли психолог. – Ул яшьләрне наркотикка «утырту» өчен төрле хәйләгә бара. «Икесен сат, саткан өчен өченчесе – үзеңә», – дип кызыктыра. Шулай эш­ли­ләр дә. Аннары наркотиктан соң ни булганын дусларына сөйлиләр. «Рәхәт булып китә, очып йөри­сең», – диләр. Моны тыңлап торган яшүсмернең кайберсендә шундый халәткә керү теләге уяна. Шуңа да без наркотикларны йогышлы чир дип атыйбыз. Бер-берсенә сөйләп йоктыралар балалар. Бер әни шалтырата, – дип дәвам итә ул. – Эштән кайтып керсәм, улым иптәш малае белән тәмәке тартып утыра, – ди. «Нәрсә ул?» – дип сорагач: «Аның берние юк, үлән генә», – дип җавап биргән. Иптәше шундук чыгып тайган. «Нәрсә эшләргә белмим, барын кире кага», – дип зарлана әни кеше. Малай техникумда укый икән. Укытучылар белән сөй­ләшергә киңәш иттем. Сөйләш­кән. Ә тегеләре: «Улыңны техникумнан куабыз. Үзе дә куллана, сата да», – дип куркытканнар. «Иптәш малаен эзләп табыгыз, кем икән?» – дим. Эзләп таптылар. Ә ул, баксаң, күптән наркоман икән. «Аралашуын туктатыгыз, наркологка алып барыгыз, дәвалагыз балагызны, аннан үземә алып килерсез», – дидем. Башта организмны чистартмыйча булмый. Наркоман ул беркайчан да үзе теләп наркологка бармый. Алкоголик, «мин алкоголик түгел» дигән кебек, наркоман да үзенең наркоман булуын танымас. Шуңа да бу чирдән котылу юлы – бергә­лек­тә! Гаиләңдә шундый кеше бар икән, мәсьәлә­не хәл итәргә бергәләшеп алынасың, җитәклә­шеп йөр­тәсең аны. Югыйсә, ул барын да кире кагар, дәва­лану­дан баш тартыр. Иң мөһиме – вакытында күреп алу...

 
Наркоман гаиләдәгеләрне тулысы белән үзенә, үзенең мәнфәгатьләренә, проблемаларына «бәйләп» куя.


Вакытында дигәнебез... Мәсәлән, шул ук спайсны бер-ике куллануда ук организм кайтаргысыз үзгәреш­ләр кичерә. «Ышаныч» үзәгенең «Ювенто» психологик-педагогик ярдәм бүлекчәсе җитәкчесе Марина Яценко әйтмешли, организмның һәр күзәнәге шул каһәрне сорый башлый. Тәмәке катнашмасын тартып караган кешегә көне-сәгате белән нарколог ярдәме кирәк. Бу – бик мөһим. Әйе, вакытында күреп алу һәм кулыннан җитәкләп белгечкә алып бару. Ә моның өчен балаң белән көн саен аралашу, сөйләшү кирәк. Күп тә кирәк түгел икән үзе. Ата-ана балага кул сузымында торырга тиеш. Югыйсә, төзәтә алмаслык хата ясавыбыз бар. Саннарга гына игътибар итик: ел саен наркотиктан 
130 меңнән артык егет һәм кыз харап була. Чагыштыру өчен: Әфганстандагы сугышта, мәсәлән, барлыгы 13 мең кеше һәлак булган. Ә монда менә ел саен шундый хәл...

 
Мәгълүматларга караганда, наркотик кулланучыларның 70 про­центы — балалар һәм яшүсмерләр. Наркомания яшәрә.


– Наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы дәүләт органнары: «Бездә наркотиклар юк», – дип белдерсәләр дә, бар ул, – ди Александр Бережной. – Кытайдан наркотиклар агымын туктаттык, – дип тынычландыралар. Хәзер ул спайсны стена аркылы гына күршең дә кайнатып ятарга мөмкин. Спайсның бер төрен тыялар, аның икенчесе барлыкка килә. Ул, чыннан да, көчле синтетик наркотик – агу, икенче төрле әйткәндә.


Сәбәбен эзлибез...

Наркотикны күбрәк авыр тормышта яшәүче балалар куллана дип ялгышмагыз. Җитеш, мул тормышлы гаиләләргә дә кагыла ул. Яшүсмергә ни җитми? Ни өчен ул кайтып булмый торган юлны сайлый?
– Иң элек ул геннарга бәйле, – дип аңлата Ма­рина Яценко. – Әти-әнисе алкоголик булган гаиләдәге балага баштан ук шундый куркыныч яный. Ул – аның канында. Аннан баланың эмоциональ хәле зур роль уйный. Ул – артык шомлы, авырлыкка тиз бирешә, аннан чыгу юлларын күрми, тиз төшенкелеккә бирелә. Кыскасы, бала – бертуктаусыз стресста. Наркотикка «утыру»ның төп сәбәпләре – шулар.

Балага әтисеннән күчкән сыйфатлар бәйлелеге хакында беренче генә сөйләү түгел. Наркотик бәйлелек кемгә беренчесендә үк, ә кемгә икенче куллануда килә. Ул рулетка уены сыман. Билгеле, моның башка сәбәпләре дә бар. Әйтик, гаиләдәге мөнәсәбәтләр. Ата-ана бала­сының кайда һәм ни эшләп йөргәнен белми дә, күрми дә. Баш-аягы белән эшкә чумган. Аның баласы белән сөйләшеп утырырга вакыты да, теләге дә юк. Өсте-башы каралган, тамагы тук, тагын ни кирәк аңа?! Күбебез шулай уйлый. Ә бала, бигрәк тә яшүсмер чорда, хәтәр уйлары, борчулары белән бу дөньяда япа-ялгыз. Бала белән шөгыльләнергә вакыт тапмасагыз, башкалар табар. Башкалар шөгыльләнер. Баланы инде бакча яшеннән үк мөстәкыйль булырга, чынбарлыктан качмаска өйрәтегез! 


Уртак хәсрәт берләштерә

Аңлашыла ки, наркотиклы дөньяда яшәү җиңел түгел. Ләкин балалар һәм яшүсмерләр арасында кисәтү чаралары алып барганда, моннан чыгу юлларын табарга була. Элек без наркотикларны уңышсыз гаиләдә үскән, сукбайлыкка һәвәс балалар арасында гына очрый дип сөйләргә ярата идек. Мондый гаиләләр белән социаль-профилактика эшләре алып барылды. Бүген исә аның кара төтене элиталы мәктәпләрне дә каплап китте. Берәүгә дә сер түгел, хәзер уку йортлары наркотиклар сату базарына әйләнеп бара. Шуның белән бергә, мәктәп администрациясе, педагоглар мәктәп дәрәҗәсен, рейтингны төшермәс өчен бу фактларны, чаң сугасы урында, күрәләтә яшерәләр. Наркотиклар белән полиция, хокук саклау органнары хезмәткәрләре шөгыльләнергә тиеш дип исәплиләр. Ә мәктәпнең бурычы – аны таратучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы янавын аңлату, имеш. Белмим, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү бурычларын кем төшергәндер алар җилкәсеннән?! Наркотикларга каршы көрәш гаиләдән, мәктәптән башланырга тиешлеге хакында көн саен сөйләп торабыз түгелме?! Ата-ана наркоман баласын дарулар белән генә дәвалап булмаячагын, һичшиксез, психологлар, реабилитологлар кирәк булачагын белеп торсын. Диспансерга үзе теләп бармый наркоман. Аны кулыннан җитәкләп алып барырга кирәк. Сәгатьләр буена психологлар белән әңгәмә куертып утырырга да риза түгел ул. Шуңа аңлату эшләре ул клиникада чагында, хастаханәдә ятканда үткәрелергә тиеш. «Иң үтемлесе – шул», – ди Марина Яценко.

Бала – ул шәхси милек түгел. Ул ата-ананың сердәше, якын дусты булырга тиеш. Мондый хәлдә – бигрәк тә. Шушы проблемасы булган гаилә еш кына үз борчу-хәсрәте белән ялгыз кала, наркоман баласы белән ни эшләргә белми. Уңышсыз гаиләләрдә ата-аналар аракы эчүләрен яисә наркотик куллануларын дәвам итә. Кайберсе «әхлак тәрбиясе» бирүдән ерак китми. Җитеш гаиләдә әлеге хәл баланы иптәшләреннән аерып алу белән тәмамлана. Күренә ки, бу очракта бер генә алым да үзен акламый.

Бүгенге көндә наркотикларга, ә бигрәк тә әлеге дә баягы төрле агулы үләннәр катнашмасыннан торган тә­мә­кегә каршы чараларны нәтиҗәле дип әйтмәс идем. Бу яман чиргә каршы бердәм система булмавы күренеп тора.
– Гадәттә, мондый вакытта бөтен проблема хатын-кыз җилкәсенә төшә, – ди Александр Бережной. – Ирләр, киресенчә, читләшә. Алар уенча, нормаль гаиләдә наркоман була алмый. Шуңа да ул башына кинәт төшкән әлеге борчу белән килешергә җыенмый. Дәваланырга акчасын бирер, ләкин шуннан артыгын эшләмәс. Балалары наркотик «бәйдә» утырган әниләр өчен ярдәмләшү төркеме оештырдым. Әниләр очрашуга теләп йөри. Бер-берсе белән телефон алыша. Үзара һәрдаим элемтәдә тора. Көн уртасымы, төн уртасымы –
миңа шалтыраталар, киңәш-ярдәм сорыйлар. Аңлыйм мин аларны. Күз алдында балаңның сүнә баруын күреп тору, ә иң аянычы: бу мәхшәрдән чыгу юлын белмәү –
тәмуг ул. Мин аларга бик теләп булышам. Элемтәгә керергә теләүчеләр телефоннан: 890-33-05-36-75 номеры буенча шалтырата алалар. Минем өчен тегенең баласы, моның баласы дигән төшенчә юк. Бала чит була алмый. Шулай дигәндә, бәләкәй чагымда үзем белән булган бер вакыйга искә төшә, – ди ул үткәннәргә кайтып. – Бервакыт беренче-икенче сыйныф малайлары җыелыштык та, тәмәке көйрәтеп карарга булдык. Яныбыздан бер апа үтеп бара. Күреп алды да, колагымнан эләктерде бу. Шул рәвешле мин яшәгән йортның подъезд төбенә чаклы колагымнан өстерәп алып кайтты. Шунда җыелган апаларның һәркайсын­нан:
«Синеке түгелме?» – дип сорап чыкты. Тәки әнине эзләп табып, янына китереп куйды. Тәмәке тартканны әйтте. Шуннан бирле ник бер мәртәбә авызыма алып карыйм. Минеке түгел, чит кешенеке бит, тартсын әйдә дип үтеп китмәгән бит.
Наркомания ул – чир, хроник чир. Бу чиргә карата белгечләрнең фикере уртак: хроник икән, димәк, ахыргача дәвалап булмый. Тик аны башка хроник чирләр шикелле туктатырга, «тәртәсеннән» чыгармыйча тотарга мөмкин. Комплекслы дәва алган наркоманнарның кайберсе унышар ел наркотик кулланмый. Ни өчен моны әйтүем: чирнең кире кайтып көчәюе бар.
Шул мизгелне тотып алып, чарасын күрәсең икән, ишегеңә шакыган олы хәсрәттән котылдым дип исәплә. Юк икән, ни буласын аңлыйсыз инде...

Язма әзерләнеп ятканда телефонга: «Мәктәпләрдә наркотиклы сагыз сата башлаганнар. Балаларыгызны кисәтегез!» – дигән хәбәр килде. Хокук саклау органнары: «Дөрес түгел», – дип бу мәгълүмат­ны кире каксалар да, уйланырлык урын бар. Спайсны хамелеон шикелле дидек бит. Кем белә, тагын нинди йөзе белән борылыр ул безгә?! 

 

Һәркайсыбызны борчыган сорауга Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан КРИНИЦКИЙ җавап бирә.

– Спайс ул – «Күрәзәчеләр шалфее», «Гавай розасы», «Зәңгәр лотос» һәм башка шуның ише психикага тәэсир итә торган үлән­нәр катнашмасыннан гыйбарәт. Аны башкача тәмәке катнашмасы дип тә йөртәләр. Әле күренә генә башлаган спайс 2008 елларда  ачыктан-ачык сатыла. Чөнки аны физик бәйлелеккә төшерми дип сөйли­ләр иде. Бер ел да үтмәде, Россия законнары психиканы зәгыйфь­ләндерү көченә ия үләннәрне тыйды. Тәмәке катнашмасы берара югалып торды. Күп тә үтмәде, АКШтан син­те­тик наркотиклар агыла башлады. Россиягә ул порошок рәвешен­дә кертелә, аннары аны сыекчада эретәләр һәм тәмәкегә яисә аптекадан алынган үләнгә сеңдерә­ләр... Тәэсире – үтергеч. Безнең законнар наркотикның монысын да тыя.

Инде килеп, 2012–2013 елларда (Кытайдан дип сөйлиләр) синтетик наркотикларның яңа дулкыны килеп керде. Закон тәмәке кушыл­маларының берсен тыюга, икенчесе килеп чыга. Спайс кулланган кешенең йөзе агарына, күз төпләре каралып чыга, ашавы начар яисә киресенчә, ул ашап туя алмый, ябыга, йокысызлыктан интегә, бик тиз кызып китә. Аны кулланганнан соң, наркоман үзен-үзе белештерми. Кинәт кенә, хәтта аягүрә килеш, йоклап китәргә дә мөмкин. Хәтере начар, сөйләшүенең рәте юк. Бу наркотикны кулланган кешене күзләреннән танып белергә була. Тәмәке катнашмасын тартканнан соң җиңел булып китә, кәеф күтәрелә дигәннә­ренә ышанмагыз! Ул бик көчле наркотик. Аңа «утыру» өчен бер татып карау җитә, ә аның артында инде мәхшәр...

Әйе, сатучылар аны: «Ул зыянсыз, үләннәрдән генә тора, химик өстәмәләре юк», – дип алдый. Әмма табигый продукт дип аталган марихуанадан да берара үлем очраклары күбәя башлаган иде. Югарыда әйтелгән һәр үләннең кушылмасында көчле галлюциноген бар. Аның күбесе Көньяк Азия һәм Америкада үсә, анда күптәннән наркотик буларак кулланыла. Тәмәке катнашмасын тарткан кешене дәвалау бик катлаулы. Ник дигәндә, ул канда күренми. Шуңа диаг­ноз кую да кыенлаша. Әлбәттә, медицина да йоклап ятмый – аны дәвалауның яңадан-яңа ысуллары уйлап табыла.

Европада спайсны тыяргамы-юкмы дип озак баш ваттылар. Ә кешеләр үлә торды. Һәм, ниһаять, Бөекбритания, Швеция, Германия һәм башка кайбер илләр аны тыйдылар. Безнең илдә ул 2009 елдан көченә керә. Тик наркодилерлар законга карап тормый. Бүген кибетләрдә спайсны астан гына сатып яталар. Наркотик җитеште­рү­челәр спайсның кушылмасын үзгәртәләр. Шул рәвешле, Россия законнарын әйләнеп үтмәкчеләр.

Тәмәке катнашмасының мизгел эчендә организмны токсиннар бе­лән агулап, бәйлелеккә төшерүен искәртәбез. Спайсның синтетик наркотик матдә булуы расланды инде. Агулы матдәләр үпкә аша канга керә. Ә кан аны бөтен организмга тарата. Кан тамырлары кысыла, баш миенә кислород җитми. Нәтиҗәдә, баш мие күзәнәк­ләре үлә. Моның чын һәлакәт икәнлеген тагын нинди сүзләр белән аңлатырга? Балагызда сәер күренешләр сиздегез исә, кичек­мәстән наркологка мөрәҗәгать итегез дип тагын бер кат искәртәсе килә.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар