Бәхетсезлекме, битарафлыкмы? 

 

Удмуртиянең Можга шәһәрендә балалар церебраль параличыннан интегүче  13 яшьлек малай вафат булган. Әлеге факт Удмуртия республикасы башлыгы Александр Бречаловка кадәр барып җиткән, ул исә регионның хакимият рәисенә һәм Удмуртиядә бала хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкилгә бу хәл буенча тикшерү уздырырга боерган. 


Әйтегез әле, безнең арадан ничәбез генә күршедә кем яшәве һәм ябык ишекләр артында ниләр булып ятуы белән кызыксына? Чит фатирдан килгән таваышларга да күп очракта, минем эшем түгел, кирәк дип тапсалар, полиция чакыртырлар дип үтеп китәбез. Фаҗиганең төп сәбәбе дә бу очракта – битарафлык. Тумыштан гарип, өстәвенә эпилепсия өянәкләреннән җәфаланучы малай бер атна буе кешеләрне ярдәмгә чакырган. Аның тилмереп кычкыруын күршеләре дә ишеткән, әмма моңарчы да авыру бала шактый тавышлы булганга, берәү дә туктап, бу бала ник кычкыра соң дип уйламаган. Инде 30 ноябрьдән бирле күршеләренең ишеге ачылмауга, кергән-чыккан кеше булмауга да  игътибар итмәгәннәр.  
Баланың өенә килеп белем бирүче педагоглар 6 декабрь көнне чаң какмаса, ул ишек тиз генә ачылмас та иде, мөгаен. Ике көн рәттән ишекне ачучы булмагач, педагоглар полиция чакырта. Фатирдагы тамашадан чәчләр үрә торырлык. Ике бүлмәдә – ике мәет. Бала үзенең фаҗигале үлеменә кадәр атнага якын әнисенең җансыз гәүдәсе белән яши. 51 яшьлек әни кешенең нидән үлгәнлеге әлегә билгеле түгел,  саусызлыгы сәбәп булырга мөмкин. Ачлыктан, сусаудан тилмергән бала башта ярдәмгә кешеләрне чакыра. Фаразларга караганда, ишетүче, керүче булмагач, урында гына ятучы, бөтенләй дип әйтерлек хәрәкәтләнә алмаучы бала ничек итсә итеп, кухняга кадәр чыга, кранны ачып су эчмәкче була. Күрәсең, шул вакытта өянәге башланып, идәнгә егыла. Ябылмый калган краннан аккан салкын су башта раковинаны тутыра, аннары – бөтен фатирны. Фатир беренче катта урнашканга, су басуны да беркем белми кала. Полиция хезмәткәрләре баланың җансыз гәүдәсен шунда – кухня идәнендә салкын су эчендә яткан килеш таба.  Ул артык туңуы аркасында җан биргән, дип фаразлана. 
Бүген әлеге эш буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5700
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2700
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4368
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2356
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1986
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек