Логотип
Актуаль тема

Асылташ югалмый ул

Ул – театрның чишмә башында ук торган шәхес. Халык театрыннан чыккан халык артисты дип атый ул үзен. Иҗатка урау юллар аша, зур тормыш багажы белән, дөньяның әчесен-төчесен татып килә...

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры – бүген үз өен, үз тамашачысын тапкан театр. Ә артта – моннан 33 ел элек оешып киткән театр студиясе, аннан дәүләт театры статусы алу, артистларның төрле авыл-районнарда уйнап йөрүләре, күченүләр… Үткән белән хәзергене тоташтырып торучы артистлар бар Кариевта. Шуларның берсе – Татарстанның халык артисты Халидә СӨНГАТУЛЛИНА. Ул – театрның чишмә башында ук торган шәхес. Халык театрыннан чыккан халык артисты дип атый ул үзен. Иҗатка урау юллар аша, зур тормыш багажы белән, дөньяның әчесен-төчесен татып килә. Шуңа да сәхнәдә уйнамый, ә яши. Ялкынланып янып яши! Сәхнәдә нинди булса, тормышта да шундый. Халидә ападагы энергиягә сокланып туймассың. Әле ул – җанын ярып бирердәй ана, әле – дәртле чегән кызы, әле – үзе әйтмешли, «Халидә пикчерс»... Әледән-әле бармак шартлата-шартлата сөйләүләре үзе бер театрга тиң...

Халидә апа, сез – халык театрыннан чыккан профессиональ артист. Сездәй асылташлар
бик сирәк...

 – Әйе, артист булам дип үсмәдем. Нинди сәхнә турында хыяллану?! Яшәү өчен тырмаштык. Бик авырлык белән – юклыкта үстек. Әтинең бер аягы юк иде, әни авыр операция ясатты. Сигез бала арасында мин – төпчеге. Төпчек булсам да, иркә бала түгел идем. Әле дә хәтерлим, күп балалы гаилә булгач, безгә дәүләт акча бирә иде, әмма ул акча миңа аяк киеменә дә җитмәде. Мәктәпкә барыр вакыт җитте, ә аягыма кияргә юк. Беренче укытучым Майбәдәр апа аяк киеме алырга акча бирде. (Елый.) Ул мине үз өендә укырга да өйрәтте. Балалары булмаганга микән, бик якын итә иде. Менә шулай әйбер кадере, икмәк, шикәр кадере белеп үстек. Җырлап-биеп яшәмәдек. Әни саратский гармунда уйный иде уйнавын. 90 яшенә кадәр кулыннан төшермәде. Кечкенә чакта җырлый идем, әмма актриса булыр өчен каядыр укырга керү башыма да килмәде. Сигезенче класстан соң, Зәйтүнә апама ияреп, Иваново шәһәренә чыгып киттем. Туку заводында эшкә урнаштым. Станокларга буем җитмәсә дә, үҗәт идем. Ул заманда – стахановчылар чоры: Голубевалар кебек буласым килде. Планны арттырып үтәсәм, остазларымнан да кәттәрәк бит мин, дип, эчемнән горурлана идем. Әле сәнгать түгәрәкләренә йөрергә дә, телеграфистлыкка укырга да өлгердем. Анда биш ел эшләгәннән соң, Уфага кайтып, моторлар төзи торган заводта токарь булып эшләдем. Сызымнан карап деталь ясарга да өйрәндем. Төмәнгә барып, самолет детальләре дә ясадым. Аннан Нефтекамск шәһәрендә вязальщица булып урнаштым. Элек тулай торакларда җыр-биюләр өчен «Красный уголок» дигән бүлмә бар иде. Шунда үткән вечерларда биегәнемне күреп калганнардыр инде, парткомга чакыртып бию түгәрәкләре алып баруны йөкләделәр. Аннан халык театрына чакырдылар. Эштән соң репетицияләргә йөри идем. Җиңел булды дип әйтмим. Ташлыйм дип йөргән чакларым да булды. Режиссер Марс Нуретдинов чакыра килгәч, шифоньерга кереп качтым хәтта. Аннан тартып алып, репетициягә алып китте. Мине беренче тапкыр сәхнәгә чыгарган кеше ул инде! Беренче зур ролем – «Шәмсекамәр»дә – Шәмсекамәр. Гастрольләр белән Уфага баргач, яныма бик матур бер ханым килеп: «Сеңлем, сиңа укырга кирәк», – диде. Уйнавымны бик яраттылар. Уфада беренче тапкырбер кочак канәфер чәчәкләре бүләк иттеләр. Иң затлы чәчәк санала иде ул. Йөрәгемнең дөп-дөп тибүен әле дә хәтерлим. Актриса булып китәргә әнә шулар да этәргеч биргәндер, мөгаен.
Читтән торып сәнгать институтына укырга керер өчен, Казанга имтиханнар тапшырырга киттем. Беренче имтиханны бирдем, икенчесенә... йоклап калганмын. Югыйсә будильниклар алып килгән идем. Төн кунарга кергән фатирда күселәр чабышты. Ә минем иң курыкканым – күсе. Сумкамны кочаклап, будильнигымны кулыма тотып, төн буе куркып утырдым. Иртәнгә, күрәсең, йоклап киткәнмен. Керә алмаганыма бик гарьләндем. Аннан тагын бер кат бәхетем-не сынап карарга булдым. Актерлык факультетына көндезге уку бүлегенә имтиханнар тапшырдым һәм кердем. Группадашларым миннән 5-6 яшькә кечерәк иде. Мин инде әти-әни җилкәсендә утыра торган кеше түгел. Эш кирәк. Ул чорда театр студиясе оешып килә иде. Җитәкчесе Фәрит абый Хәбибуллинга шалтыраттым. Ул эшкә алды. Мин килгәч, Фәрит абый: «Менә Сәхибҗамал килде», – дигән иде. «Гафу итегез, мин завод-фабрикаларда эшләп йөрим. Сәхибҗамалның кем икәнен белмим», – дидем. Беренче татар актрисасы турында сүз бара икән. Шулай да эшләү дәверендә мәшһүр актрисаның яшь чагын уйнарга туры килде.

Димәк, сез – театрның нигез ташларының берсе?
– 1989 елда мин килгәндә театрда Фәрит абый, Нуриәхмәт абый Сафин һәм Зәйтүн Яркәев бар иде. Нури абый «Сандугачлар килгән безгә» спектаклен сәхнәләштерә иде. Шул спектакльдә бер яшь кыз ролен бирделәр. Мин сәхнәгә: «Сенсация-сенсация», – дип килеп кердем. (Көлә.) Бик авыр вакытлар иде ул. Декорацияләрне үзебез ташыйбыз, үзебез юабыз. Каравай бистәсендә ниндидер бер подвалда репетицияләр уздырабыз. Китәсем килгән чаклар булды, әмма Фәрит абыйның миңа булган җылы мөнәсәбәте тотып калды. Ул вакытта татар театрларына да караш башка иде. Казанда бердәнбер татар мәктәбе эшли. Әмма Фәрит абый безне татар телен яратырга өйрәтте. Ялгыш кына башкорт диалекты белән сөйләсәм дә, ачулана иде.

Халык театрында эшләү тагын нәрсәләр бирде сезгә?
– Халык театрларына кимсетеп караучылар да бар. Ә мин аны бик яратам. Анда ихлас уйныйлар. Аларның профессиональ белемнәре юк, шуңа үзләре булып яшиләр. Уку да кирәк, әлбәттә! Әмма чарлаган вакытта калыпларга да кертәләр шул. Артык шомарталар димме соң... Ә халык театрында эшләүчеләр моннан азат. Алар ничек бар, шулай – табигый уйный. Хәзер, гомумән, сәхнәгә табигыйлек кайта. Әле менә «Озын-озак балачак» (Мостай Кәрим) репетицияләре вакытында да режиссер Илсур Казакбаев: «Сез сәхнәдә уйнамагыз, булган багажыгызны гына ачып салыгыз», – дигән бик шәп киңәш бирде. Ә ул багаж миндә җитәрлек.

Авыр булды, дисез. Нишләп башка театрларга күчмисең, дип сораучылар да булгандыр...
– Ник күчим? һәр театрның үз актрисалары бар. Үземнең театр туган йорт кебек. Аны нинди генә булса да яратасың, ул нинди булса да, якын. Кечкенә чакта умарта белән мәш килергә ярата идем. Умартада ана корт бар. Мин үземне шуңа тиңлим. Театрга да килделәр-киттеләр, ә мин ана корт булып кала бирдем. Нури абый белән икәү без.

Яшьләр театры гел күченеп йөрде. Әле яңа гына үз оясын ныклап корды. Үз йорты булмау актер өчен бик авырдыр?
– Әлбәттә. Мәртәбәле исемнәрем булса да, артык нык популяр актриса түгел мин. Моңа да шул күченүләр гаепле. Үз тамашачыбыз булды дигәндә генә, тагын күченәбез. Башта труппа Каравай бистәсендәге ПТУ подвалында яшәде. Аннан соң Островский урамына күчендек: мичле бер кечкенә бүлмәдә бухгалтер да, кадрлар бүлеге дә утырды, шунда ук репетицияләр дә үтә иде. Соңыннан Киров районында төпләндек, элекке Курчак театрында бер пропискасыз яшәп алдык. Ниһаять, менә шушында күченеп, рәхәтләнеп яши башладык.

Уйнаган алтмыштан артык ролегез арасыннан күңелегезгә аеруча кереп калганнары бармы?
– Яшь чакта Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт»ендәге Рәхиләне яратып уйнадым, Шекспирның «Король Лир»ындагы Гонерилья дә якын. 50 яшем уңаеннан «Кичер мине, әнкәй» (Батулла) спектаклендәге Минзифа ролен визит карточкам дип саныйм. «Көзебезнең язы» (Рушан Шәриф) бик кадерле...

Ни өчен?
– Ул спектакльне күп еллар элек беренче тапкыр температурам 40 белән уйнап чыктым. Авырсам да, сәхнәдә очып йөрдем. Нури абый: «Күптән менә шулай уйныйсым килгән иде», – диде. Шул бер тапкырдан соң озак уйнамадым. Биш-алты ел элек Нури абый спектакльне киредән сәхнәгә күтәрергә тәкъдим итте. Ул вакытта курчак театрында идек. Репетицияләр өчен безгә сәхнә булмады, хуҗалык бүлмәсендә өйрәнеп, сәхнәгә алып чыктык. Шуңа да кадерледер ул. Тамашачылар да бик ярата бу спектакльне. Актерларга рольләрнең монысын уйныйм, монысын уйнамыйм, дип әйтергә ярамый, диләр. Үземне ачып булмастай рольләрдән әкрен генә баш тартканым булды. Аны кабул итә алмыйм икән, сәхнәдә дә уйный алмаячакмын. Ул яшәү түгел, кылану булачак. Ролем аша халыкка әйтер сүзем юк икән, нигә сәхнәгә чыгарга?!
Уйныйсы килеп тә уйный алмаган рольләрегез булдымы соң?– Әле дә бар. (Көлә.) Яшерен-батырын түгел, театрыбызның визит спектакле булган «Кәҗүл читек»тә әби ролен бик уйныйсым килгән иде. Ничә тапкыр караганмындыр ул спектакльне...

Галиябану, Мәйсәрә рольләре турында хыялланмадыгызмы?
– Театрга килгәндә ул рольләрне уйнарга карт идем инде. (Көлә.) 25 яшьлек Галиябану буламы инде, йә? Әмма минем үз Галиябануым бар. «Беренче мәхәббәттә»ге Рәхилә ул.

Сез убырлыларны бик күп уйнагансыз...
– Тискәре рольне уйнар өчен эчтә рух ныклыгы булу кирәк. Аны үзеңә кертү күп көч сорый. Чәчелеп китәсең икән, рольне юкка чыгарасың. «Король Лир»дагы Гонерилья ролен өйрәнгәндә тирә-яктагылар белән салкын, басынкы гына сөйләшеп җәфаландым. Рольдән чыга алмый да интегәсең шулай. «Кызлар-йолдызлар»да миңа командир ролен бирделәр. Шуның кадәр нык кереп киткәнмен, өйгә кайткач, ирем белән дә кискен итеп приказ бирү тонында сөйләшәм икән. Берзаман ирем: «Отставить», – дип кычкырып җибәрде. (Көлә.) Ярый әтисе аңлый инде. «Премьерага әзерләнәбез, синең ярдәмең кирәк», – дим үзенә спектакль чыгарган саен.

Өйдә аңлаулары олы бәхет инде ул, Халидә апа.
– Ринат миңа танышкач ук рефератлар әзерләргә ярдәм итә иде, хәзергә кадәр аның ярдәмен тоеп яшим. Гастрольләрдән кайтып кермәгән чаклар бар иде. Беркайчан да дәгъва белдермәде. Кызыбыз Чулпанны ул карады. Мине гастрольдән өчпочмаклар пешереп, плакатлар ясап каршы алалар иде. Ул минем әтием дә, ирем дә, сөяркәм дә.

Гадәттә, артист баласы сәхнәгә тартыла, чөнки ул шул мохиттә үсә. Татарстанда династияле актерлар гаиләсе күп. Кызыгызның да артист буласы килмәдеме?
– Чулпанның сәхнәгә чыкканы булды. Әмма һөнәр сайлар вакыты җиткәч: «Ишек төбендә балаларымның әниләрен көтеп утыруларын теләмим», – диде. Кызымны бик аңлыйм. Бервакыт зур гастрольгә чыгып китәргә җыенабыз. Чулпан миңа: «Әни, мине песи баласы кебек калдырасың да чыгып китәсең», – диде. Гастроль буена еладым. (Күзләренә яшь тула.) Балалар бакчаларында спектакльләр уйнап йөрисең, ә үз балаңның күңеле буш кала. Менә шундый авыр чаклар да булды. Артист тормышы җиңел түгел инде ул...

Халидә апа, сез утыз елдан артык сәхнәдә. Элек спектакльләр бик самими, гади итеп куела иде дип әйтимме соң... Режиссер аны халыкка якынайтып бетерә иде, хәзер, күрәсез, башка төрле трендлар өстенлек итә. Тамашачы үзе уйлап, үзе аңлап бетерсен, диләр. Куелышлар да кабул итәргә авыррак. Символлар белән күп эшлиләр. Мондый яңалыкны ничек кабул итәсез?
– Мин яңалык яклы. Билгеле, традицияләр дә булырга тиеш. Аклы-каралы фотоларны хәзер дә яратып карыйбыз бит. Ә үзгәрешләр театр тормышында гына түгел, яшәешнең бар почмагында. Яшьләр хәзер бик алдынгы карашлы, эрудицияле. Без генә ул кечкенә чакта берни күрмәдек. Яшь тамашачыларыбыз безгә интернеттан карап, белеп, укып киләләр. Аларны яңалык белән генә кызыктырып була. Шуңа традицияләргә ябышып яту дөрес булмас, алга карап яшәргә кирәк. Шул ук вакытта репертуарда төрле әсәрләр булсын инде ул. Ә үзем театрда булган төрле лабораторияләрдә катнашырга яратам. Аңламаган чакларым да бар, әмма барыбер яратам. Сәхнәдә ямьсез күренешләрне кабул итә алмыйм. Сәнгатьтә иң элек матурлык булырга тиеш. Сәнгать бит ул шуңа да! «Калеб»ләргә мөкиббәнмен. Алар татарның интеллигенциясе булырга тиеш.

Сездә яшьләр бик күп. Бүген театрны алар тартып бара дисәң дә була. Көнләшмисезме?
– Әле ничек кенә көнләшәм. (Көлә.) Бик яратам үзләрен. Аларда башка энергетика. Артларыннан калмыйм, иярәм, чөнки алар белән рәхәт. Хәзерге буын ихлас, эчкерсез ул. Бергә эшләргә генә язсын. Театрдан артистлар китүен бик авыр кичерәм... (Бармак шартлатып.) «Кәҗүл читек»тә нигә уйныйсым килә дип уйлыйсың соң? Балаларым – яшь артистларым уйный бит анда! Алар – бөтенләй башка дөнья!

Халидә апа, әңгәмәбезнең башында беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны искә алдык. Аның яшь чагын уйнадым, дидегез. Белүемчә, театр премьерага әзерләнә. Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча сәхнәләштереләчәк «Яратып туя алмадым» драмасы. Сез анда кабат Сәхибҗамалны уйныйсыз.
– Әйе, Чулпан, миңа кабат Сәхибҗамалны уйнау бәхете тиде. Бик куркып кына алындым бу рольгә. Ул бит җыелма образ түгел, шәхес! Бөек татар актриса-сының соңгы көннәрен – фаҗигасен уйнаячакмын. Ул ялгызы кала, гомеренең ахырын интернатта үткәрә. Әмма шунда да, авыруларны җыеп, спектакль куярга тели. «Тәнемдә җаным булганда уйналмаган ролемне уйнарга сәхнә бирегез. Халыкка әйтер сүзем бар», – ди ул. Йөрәгем генә түзсен бу рольне уйнап чыгарга. Режиссерыбыз Ринат Әюпов: «Сәхибҗамалга охшагансыз», – ди. Бардыр уртак сыйфатлар да... Әле мин дә уйнап туймадым. Уйныйсы рольләрем, тамашачыга әйтәсе сүзләрем бар...
Фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар