Логотип
Актуаль тема

​Җаныңнан өзелгәнме?

Тугыз ай ул синең белән... Синең белән бергә сулый, сине ишетә, синең белән яши. Ә аннары...

Бар дөнья сары сагышта. Ул да сары сагышта. Иренең ачынып әйткән сүзләре әле һаман да колак төбендә. «Булмады инде синең белән...» Чыгып киткәндә, ул шулай диде. Әйтерсең, аның болай да көчкә эленеп торган җанын үткен пычак белән телгәлиләр. Булмады шул, булмады... Пыскып торган соңгы өмете дә сүнде. Күңелендә бушлык, караңгылык хәзер.

– Ничек яшәргә? – ди ул миннән ярдәм көткәндәй. – Юк, юк иремә һич тә үпкәләмим. Матур яшәдек, яратышып яшәдек. Алты ел сизелми дә үтеп китте әнә. Еллар узган саен, ирем һаман бер сүзне кабатлады: «Кайчан бала алып кайтабыз? Миңа бала кирәк...» Миңа кирәк түгелме, дип, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасы килгән чаклар күп булды. Аңа әйтмичә генә әбиләргә бардым, күренмәгән табибым калмады. Гаилә планлаштыру үзәгендә миңа, ниһаять, турысын әйтеп салдылар: «Болай тилмереп йөрмә. Син үзең бала таба алмыйсың. Табып бирсәләр генә». Миңа ул хөкем карарыдай яңгырады. Ләкин бераз вакыт үтүгә тынычландым үзе: табып бирүчеләр – суррогат әниләр турында ишеткәнем бар иде.
– Ирем белән сөйләшим әле, ул каршы килмәс, – дип ризалык биреп киттем. Соңга калдым, – дип инәлде хатын. – Ник баштарак уйламадым икән? 

Республиканың күренекле репродуктологы Фирая САБИРОВА белән баласызлык, балага уза алмау проблемалары турында сөйләшә башлагач, янә суррогат әниләр агентлыгында очраткан яшь ханым искә төшеп, күңелне тырнап куя. Нигә барды икән ул анда? Кыралак әниләрдән бала таптырту өчен дә йөзәр мең акча кирәк бит.

ЭКО, кыралак әниләр турында сөйли башлавыбызга да инде күп еллар. Татарстанда экстракорпораль аталандыру ысулы моннан унбиш ел элек кулланыла башлаган булса, кыралак әниләр ярдәме 2005 елдан бирле күрсәтелә. Республикада гына түгел, илдә күренекле, иң шәп ре­про­дуктологлардан саналган әңгәмәдәшем әйтүенчә, ул җитәклә­гән клиникада шушы юл белән ел саен 450–500 тирәсе бала дөньяга килә. Белмим, ни өчен Германия, Норвегия, Швеция, Франция, Австрия ише үзләрен бик тә алга киткән дип санаган илләрдә баланы суррогат әниләрдән таптыруны коллыкка сатуга тиңлиләрдер? Әгәр дә бүген балага уза алмаган, алай гына да түгел, баланы карынында йөртә алу бәхетеннән мәхрүм булган хатын-кызның берсе, икесе генә булса да төшләрендә күреп саташкан шул бәхеткә – балалы булуга ирешсә дә, күп еллар буена сынатмый килгән әлеге гамәл үз-үзен аклаган дип исәпләргә булыр иде. Аннары бит ул ысул, ул чаралар тиктомалдан уйлап табылмаган. Демографик күрсәткечләрнең кинәт түбәнгә тәгәрәвен исебезгә төшерик. Эмбриология һәм репродукция мәсьәләләре белән шөгыльләнүче экспертлар раславынча, кешелекне ул хәлдән коткаруда суррогат әниләрнең дә өлеше зур.


Ләкләк чакыртабыз

Кыралак әни хезмәтен файдаланганда, бала тудыруда өч кеше: сперма биргән генетик әти, күкәй күзә­нәге алынган әни һәм кыралак әни – 35 яшькәчә булган хатын-кыз катнаша. Кыралак әни баланы тугыз ай карынында йөртеп, тапканнан соң, аны шундук генетик әти-әнисе кулына тапшырырга тиеш. Тапшы­рырга һәм баланың барлыгы турында онытырга...

– Бала табып бирүче әниләрне сайлап алу бик җаваплы эш, – ди табиб-репродуктолог. – Безгә аларны Казандагы кыралак әниләр агентлыгы тәкъдим итә. Аннан туп-туры клиникага килүчеләр дә бар. Кыра­лак әниләргә җитди таләпләр куела. Аларның барысы да медицина кү­зәтүе уза, психик һәм эмоциональ хәле тикшерелә. Гомумән, алар һәр яктан сәламәт, иң мөһиме – аларның үзләренең балалары булырга тиеш! Бер мәртәбә дә бала тудырып карамаган хатын-кызның бала тапканнан соңгы хәлен күз алдына китерүе дә кыен. Баланы генетик әти-әнигә бирү бик кыен булачак аңа. Шуңа без «Балалы булырга тиеш!» дигән шарт куябыз. Әниләрнең кайберсе кайчак төшенкелеккә бирелә. Бала тудырганда барлыкка килгән мәхәб­бәт гормоннары шулай итә. Ана бөтен яратуын-назын җаныннан өзелеп төшкән сабыена бирә бит. «Бервакыт, – дип искә ала ул, – суррогат әни булырга ризалык белдергән хатыннан: «Ике малаең бар барын.

Ә менә кыз туса, нишләрсең? Син аны бирергә әзерме?» – дип сорыйм. Ул моңа җавап таба алмады. Һәм без аның хезмәтеннән баш тарттык.

Еш кына ир белән хатын кыралак әнине үзе алып килә икән. «Балам­ны туганым күтәрсә ярыймы?» – дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Юк, ярамый. Чит кеше булса, яхшырак. Чөнки ул баланың үскәнен күрергә, аның белән аралашырга тиеш түгел. Зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин бу. Карап тора торгач, кыралак әнинең фикерен үзгәртеп куюы да ихтимал.
– Туганым дигәннән... – дип дә­вам итә сүзен белгеч, – бала таптырырга дип, апасы сеңлесен алып килгән очракны хәтерлим. Булачак суррогат әнине УЗИга алып баргач, әйтә бу миңа: «Коткарыгыз, зинһар! Минем һич кенә дә аның баласын күтәреп йөрисем килми. Әни белән апа ирексезли», – ди. Нишлисең, янә борып җибәрдек.

Кыралак әниләр, әйткәнебезчә, 20 дән 35 яшькәчә булып, кимендә бер бала тапкан булырга һәм әгәр дә ирле булса, иреннән (язма рәвештә) ризалык алырга, үзе дә, ул-бу була калса, баланы ярып алуга (язма рәвештә) рөхсәт бирергә тиеш. Бу хакта «Гражданнарның сәламәт­леген саклау турында»гы законда әйтел­гән.

Үзе үк күкәй күзәнәкләре доноры булган хатын-кыз суррогат әни була алмый. Балага узу бары ЭКО ярдә­мендә – махсус клиникаларда башкарыла. Барысы да Гаилә кодексына, федераль законга, кайбер актларга нигезләнеп эшләнә.
 

Бала туганда...

Казан уртасында бу кадәрле тын урам булыр икән. Менә нинди икән ул Европа дәрәҗәсе! Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әлеге клиниканы дәүләти-хосусый партнерлыкның лаеклы үрнәге дип атады. Бездә мондый проектларны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр булуы хак анысы. Клиниканың төп бурычы – сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү. Моның өчен биредә бөтен шартлар тудырылган: камил җиһазлар, бала тудыру бүлегендә һәр әнигә аерым палаталар, бәбине суда табам дисәң, зур ваннасына кадәр бар. Һәм абруйлы, тәҗрибәле белгечләр. Ничектер гадәти түгел, бөтенләй башкача биредә. Палата­ларга керергә рөхсәт итмәделәр. Бәлкем, анда суррогат әни ятадыр.

Ә алар турындагы мәгълүмат сер итеп саклана. Әйтергә ярамый, күрергә бигрәк тә... Палатага башны тыгып карарга гына рөхсәт иттеләр. Койкада яткан ханым янында утыручы ирне табибы дип торам.
Табиб түгел, ире икән.
– Бала туганда кыралак әни янын­да генетик әни дә була, – ди табиб. – Тугач та баланы генетик әни кулына бирәләр. Бу махсус шулай эшләнә. Кыралак әнинең миссиясе шуның белән тәмам. Бу аның алдан килешенеп башкарган эше генә. Шул минуттан ул тугыз ай карынында йөртеп, җаныннан өзелеп төшкән баланы онытырга тиеш. Аның каруы, ул әниләр күпме хатын-кызны бәхетле итә, хыялына ире­шергә ярдәм итә.
– Безнең клиникага төрле шәһәр­ләрдән киләләр, – дип сөйли клиника җи­тәкчесе. – Мәскәүдән килгән бер парга суррогат әнине үзебез табып биргән идек. Шактый өлкән яшьтәгеләр үзләре. Хәзер миңа ике көннең берендә рәхмәт әйтеп шалтыраталар. Йә баланың фотосын җибәрәләр. Онытмыйлар.

Бүгенге көндә 5 меңгә якын пар бушлай ЭКО өчен үз чиратын көтә. Беренче омтылыштан ук йөккә уза алмаучылар да очрый икән. Алар яңабаштан чиратка баса. Ә бу – тагын ике ел вакыт дигән сүз. Чират көтәсең килми икән, 150 мең сум акча түлисең дә, ясатасың. Белгеч әйтүенчә, балага узмауның сәбәбен гел хатыннан гына эзләү дә дөрес түгел. Еш кына моңа ирләр дә гаепле була. Сперма анализы барын да уч төбендәгедәй күрсәтеп бирә. Ирләр бу хакта сөйләшергә яратмый. Алар өчен бу – ябык тема. Әмма, ничек кенә булмасын, дәваланмыйча булдыра алмыйлар. 

Кыралак әни карынында яткан бәбиләр туганнан алып бер яшькәчә шушы клиниканың тәҗрибәле белгечләре күзәтүе астында була. Аның, бая әйткән бала тудыру бүлегеннән тыш, көненә 400 кеше кабул итә ала торган үз поликлиникасы, хирургия, диагностика (УЗИ, рентгенкабинет, функциональ диагностика), клиник-диагностика лабораториясе, елына 1000 циклга исәпләнгән ЭКО һәм МРТ бүлекчәсе, хәтта аптекасы бар. Бәбине биредә тапкан әниләр клиникага өйләренә кайткандай киләләр. Монда эшләүче педиатрлар аны үзара «өй клиникасы» дип йөртәләр дә. Нәни пациентлар табибка чират көткән арада, кайсы рәсем ясый, кайсы мультфильм карый. Бәбиләр өчен шунда ук ашату һәм гигиена почмагы эшләп куелган.

 Шулай да... миңа – хатын-кыз, әни кеше буларак, кыралак әниләр жәл. Карынында чит бала йөртергә аларны мохтаҗлык-юклык мәҗбүр итә. Тугыз ай синең белән бергә булган, синең белән бергә сулаган, сине ишетеп яткан ул бала да җаныңнан өзеләдер бит?! Хәер, әйтә алмыйм, монысын инде кыралак әниләр генә белә, бусы инде аларның сере...

 

Миф һәм чынбарлык

ЭКО ысулы (экстракорпораль аталандыру) турында имеш-мимешләр күп йөри. Бу тирәдә йөргән төрле уйдырмаларга карата Фирая САБИРОВА түбәндәгечә аңлатма бирә.

Беренче миф:
ЭКО — ул бары өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен генә...
Бу алай түгел. ЭКО ысулы балага уза алмаган төрле яшьтәге хатын-кызга карата кулланыла. Әйтик, яшь хатынның йөклелеге ике мәртәбә аналык көпшәсендә урнаша һәм
шул сәбәпле аналык көпшәсе алына икән, экстракорпораль аталандырудан башка чара калмый. Йә булмаса, иренең спермасы начар. Бу очракта да бары ЭКО ысулы гына ярдәм итә ала.

Икенче миф:
Мондый «ЭКО балалары» зәгыйфь һәм чирле туа.
– Бусы да дөрес түгел. «ЭКО балалары» башка балалардан бер яклары белән дә аерылмый. Барысы да әни кешенең йөкле чагында үзен ничек хис итүенә бәйле. Булачак әниләр белгечләрнең җитди күзәтүе астында булганга күрә, мисалга, Даун синдромы, йөрәк-кан тамырлары системасындагы үзгәрешләр табигый юл белән туучы балаларныкына караганда азрак та була әле.

Өченче миф:
ЭКО — бик авыр процедура.
– Ул анестезия белән эшләнә. Мәгълүм булганча, башта булачак әнинең генетик материалы алына, шуннан соң гына әзер яралгы аналыкка куела. Түзә алмаслык авыртулар, әлбәттә, булмый.

Дүртенче миф:
... Һәм һәрвакыт диярлек ике яисә өч-дүрт бала туа.
– Гел шулай дип әйтә алмыйм. Әйе, нәтиҗәсе булсын өчен һәрвакыт ике яралгы утыртыла. Әгәр дә барысы да уңышлы килеп чыга икән, аның икесе дә урнашып кала.
Бу очракта, аңлыйсыздыр, игезәкләр туа. Репродуктологлар иң элек әни сәламәтлеге турында кайгырта.

Бишенче миф:
ЭКОдан соң хатын-кыз үзе бала тудыра алмый.
– ЭКО ысулы белән булганда да әни кеше баласын йә үзе таба, таба алмаса, баланы ярып алалар. Биредә барысы да хатын-кызның йөклелекне ничек күтәрүенә, аның анатомик үзенчәлегенә бәйле.

Алтынчы миф:
ЭКОның берен-чесе һәрчак уңышсыз килеп чыга.
– Тәҗрибәдән күренгәнчә, хатын-кызларның 40 проценты беренчесеннән үк авырга уза.

Җиденче миф:
ЭКО — балага уза алмауны дәвалауның иң шәп ысулы.
– Бу фикер белән берәү дә бәхәс­ләшми. Әмма балага уза алмауның да сәбәпләре төрле. Кайчак аны дарулар белән дә дәвалап була.

Сигезенче миф:
ЭКОдан соң әни кеше симерә башлый.
– Дөрес тукланса, күп ашамаса, алай булмас. Процедураның монда бер катнашы юк.

Тугызынчы миф:
Хатын-кызның сәламәтлеге какшый.
– Авырга узу – ул хатын-кыз өчен зур стресс булуын онытмагыз. Әгәр дә ул йөккә узганчы да чирләп йөр­гән булса, аңа даими табиб күзәтүе кирәк. ЭКО бит ул балага уза алмау проблемаларын гына хәл итә...

Унынчы миф:
Бу ысул белән туган балаларның 75 проценты — инвалид.
– Кабатлап әйтәм, алар башка балалардан бер яклары белән дә аерылып тормыйлар. Ә инвалид балалар ЭКО ысулы белән туучылар арасында да, табигый юл белән туучылар арасында да бар.
Шунысын искәртәм: баласын ЭКО ысулы белән тапкан әни үз сәламәтлегенә игътибарлырак була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар