Логотип
Актуаль тема

«Америкага көчсез Россия кирәк» 

Дөнья сәясәтен күзәтеп баручыларга Скотт Риттер исеме ят түгелдер. Ул Россия тарафдары булган америка разведчигы. АКШ алып барган дәүләт сәясәтен тәнкыйтьли. Диңгез пехотасында хезмәт иткән. Заманында СССРда ике ел эшләп, «мин урыс солдатларын үтерергә тиеш» дигән фикердән китеп, рус халкын хөрмәт итә башлаган хәрби. Бүген ул Россия буйлап «Гонка разоружения» дип аталган китабын тәкъдим итеп йөри. Океан аръягыннан килгән профессионал хәрби экспертның бүгенге вәзгыятькә карашы нинди? Аның уй-фикерләре сезгә дә кызыклы булыр.


Дөнья сәясәтен күзәтеп баручыларга Скотт Риттер исеме ят түгелдер. Ул – Россия тарафдары булган америка разведчигы. АКШ алып барган дәүләт сәясәтен тәнкыйтьли. Диңгез пехотасында хезмәт иткән. Заманында СССРда ике ел эшләп, «мин урыс солдатларын үтерергә тиеш» дигән фикердән китеп, рус халкын хөрмәт итә башлаган хәрби. Бүген ул Россия буйлап «Гонка разоружения» дип аталган китабын тәкъдим итеп йөри. Океан аръягыннан килгән профессиональ хәрби экспертның бүгенге вазгыятькә карашы нинди? Аның уй-фикерләре сезгә дә кызыклы булыр.


1980 нче елларда АКШ белән Россия арасында урта һәм якын ераклыкка очучы ракеталарны бетерү буенча Килешү төзелмәгән булса, атом-төш сугышы кичектергесез иде. «Гонка разоружения» әнә шул хакта. (Бу чорда Риттер Скотт БМОның корал буенча инспекторы була. Совет хәрби заводына ракеталарны бетерү буенча тикшерү комиссиясе составында килә. Хәзер ике ил дә бу килешүдән чыкты. – Ч. Г.)


Без рус халкын дошманнар буларак өйрәндек. Дошманны белергә кирәк дип әйттеләр. Диңгез пехотасында бары тик рус солдатларын үтерү теләге белән яндык. СССРга килгәч, ике ел эчендә ул теләк бетте. Мин янәшәмдәге кешеләрне гуманлаштыра башладым. Ә Яңа ел төне бөтенләй карашымны үзгәртте. Ул 1988 елның Яңа елы иде. Гомерен безнең илне юк итәрдәй ракеталар ясауга багышлаган совет инженеры мине, рус солдатларын үтерергә әзерләгән диңгез пехотачысын, үзләренә кунакка чакырды, гаиләсе, күршеләре белән таныштырды. Без бу төндә көлдек, еладык, төрле хәлләр сөйләдек һәм... бердәй кешеләр булуыбызны аңладык...


Без Россиядән куркабыз, чөнки без аның турында берни белмибез. Моннан иң яхшы дару: бер-береңне өйрәнү.


АКШ дөньяда бердәнбер көчле держава булырга омтыла, ә Владимир Путин идарә иткән Россия моңа каршы тора. Элек салкын сугыш иде. Капитализм белән коммунизм арасында көрәш барды. СССР таркалгач, бу каршылык бетте диярлек. Ә бүген Россия белән АКШ каршылыгы идеология белән бәйле. Борис Ельцин вакытында американнар Россия сәясәтен һәм икътисадын контрольдә тотты. АКШ үз максатларына ирешер өчен сезнең илне тезләндермәкче була, әмма президентыгыз моңа каршы чыгарга тырыша. Бу, әлбәттә, безнең ачуны китерә. Безгә көчле Россия кирәкми, көчсез Россия кирәк. Конфликтның төп нигезе – шул. 


Россия халкы сугыш теләми. Бөтен хәрәкте бары тик АКШ провокациясенә җавап реакциясе генә. Бары Россия атом-төш коралы гына АКШны Россиянең тирә-ягын, иң элек Украинаны камап алудан туктатып тора. Сез исән калырга телисез. Ике илдә дә атом-төш коралы бар икән, без контрольдә тота алмаячакбыз. Әмма атом-төш коралы белән уенда җиңүчеләр булмаячак. Атом-төш сугышы уен түгел. Аны сүндереп куеп булмаячак. Ул – бетү!


Америкада бүген журналистика үлгән. Минем дустым журналист Сеймур Херш америка сәясәтенең караңгы якларын тикшерә. Аның соңгы тикшерүе – «Северный поток-2» диңгез астында сузылган газ торбаларындагы шартлау. Хәзер Хершны АКШта беркайда да бастырмыйлар, әңгәмәләргә чакырмыйлар, әмма бу дөрес түгел, хөкүмәтнең халкыннан серләре булырга тиеш түгел.
 Американнар Украина турында берни белми. Әмма бездә бик күп украина флаглары эленгән. Болай итеп элеп кую американнарга тәкъвалык хисе бирә. Эш шуңа барып җитте ки: без «Мәскәү» сүзен дә болай гына әйтә алмыйбыз. Нью-Йоркның сәнгать музее Метрополитенда россия картиналарына украина картиналары дип язылган. Ник болай эшлисез дип сорыйбыз. Алар болай дип аңлата: украиннар – иреккә, ә руслар Путинга ышана.

 
Хәзер ике держава каршылыгыннан чыгу юк, дип әйтә халык. Минем китапны укыгыз. 1980 нче еллар ахырында без аннан чыгу юлын таптык. Әмма нигә тагын шушы юлга бастып, кабат шушы вазгыятькә килеп җиттек. Һич аңлата алмыйм. 

фото: «Татар-информ» агентлыгы сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар