Альбина Шәвәлиева: «Без гаиләне саклап калу яклы»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аерылышу процессын катлауландырырга кирәклеге турында белдерде.
«Гаилә – кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул беренче чиратта кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Кызганыч, тик никахлашкан парларның 40 проценты аерылышу белән тәмамлана. Бу күренешкә битараф кала алмыйбыз. Гаиләне саклап калу өчен бөтен чараларны да күрергә, аерылышу турындагы гаризаларны җентекләп өйрәнергә кирәк. Безнең өчен гаиләләрнең ныклы булуы мөһим», – дип билгеләп үтте ул. ТР Гражданнар хәлләре актларын теркәү идарәсе аерылышу өчен бирелгән гаризаның каралу вакытын озайту турындагы тәкъдимне экспертларга юллаган инде. Гамәлдәге закон нигезендә, андый гариза бер ай эчендә карала, аерым очракларда гына суд бу процессны өч айга кадәр сузарга мөмкин. Ә яңа закон проекты нәрсәдән гыйбарәт, аны әзерләүгә нәрсә этәргән, башка илләр гаилә таркалу күренешенә нинди мөнәсәбәттә – шул хакта ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева белән сөйләштек.
– Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, быел Татарстанда аерылышулар 14 процентка кимрәк теркәлгән. Тик бу күрсәткеч кенә безне тынычландыра алмый. Аерылышуларны тагын да киметү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Без, ЗАГС хезмәткәрләре, бу турыда күптәннән уйлана идек инде, менә Президентның да шундый ук фикердә булуын белдек.
Аерылышуны булдырмый калу өчен күп төрле структуралар берләшеп эш итәргә тиеш. Мәсәлән, гаилә кыйммәтләре, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, авырлыкларны җиңеп чыгу юллары турында мәктәптә үк сөйләнергә тиеш. Үз чиратыбызда без дә яшь парларны гаилә тормышына әзерләүдә зур эш башкарабыз, психологларны җәлеп итәбез. Республикада медиатор вазыйфасы да киң тарала бара. Алар ир белән хатын арасында туган бәхәсне, конфликтлы хәлне чишүдә ярдәм итәргә һәм гаиләне саклап калырга тырышуда ярдәм күрсәтә.
Гаиләне таркату турындагы карар эмоцияләргә бирелгән килеш кенә кабул ителмәсен иде. Ә факт буенча күп гаиләләр нәкъ шулай таркала да инде. Гадәттә, гаиләне таркату ниятен беренче булып хатын-кыз әйтә. Гүзәл затлар хискә тиз бирелүчән бит, шул сәбәпле тормыш иптәше белән беренче ызгыштан соң ук аерылышу турында судка гариза язучылар бар. Гаилә тормышы тоташ якты төсләрдән генә тормый, авыр вакытлары да була. Менә шул авыр вакытта да гаиләне саклап калу өчен тырышырга кирәк. Ир белән хатын аерылышканда аларның тормышы гына түгел, гаиләдәге балаларның да киләчәге хәл ителә бит. Әти-әниләре үрнәгендә аларда үзләренең булачак гаиләләре турында билгеле бер фикер формалаша.
Без закон проектын әзерләгәндә башка илләрнең тәҗрибәсен дә өйрәндек. Якын чит илләрдә аерылышу гаризасының каралу вакыты Россиядәге кебек үк. Ә менә ерак чит илләрдә мондый гаризаны карау еллар буена сузыла. Анда ир белән хатынга, рәсми рәвештә аерылышканчы, аерым яшәп карарга вакыт бирелә. Ялгыз яшәүнең авырлыгын татыган күпләр яңадан кушылу ягын карый. Без дә аерылышу турындагы гаризаның каралу вакытын арттырырга телибез. Ир белән хатынга мөнәсәбәтләре турында уйланырга вакыт күбрәк бирелсен иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.