​Ак үлемгә каршы

Төрле наркотикларның кеше организмына төрлечә һөҗүм итүе турында күпләр белеп тә бетерми.Әйтик, героин куллана башлаган наркоман энәгә «утыра» да инде бүтән аннан ычкына, элеккеге тормышына кире кайта алмый. Санаулы гына еллар эчендә ул хәлсез бер картка әйләнә дә куя. Дезоморфин дип аталган наркотик тагы да куркынычрак: канга эләккәннән соң аның бер өлеше эреп организмга тарала, икенче өлеше тромб китереп чыгара. Һәм яшен тизлегендә гангрена башлана. Наркотикның агу икәнлеген  һәм аның кешене санаулы көннәр өчендә үлем түшәгенә салуын беләбез.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә начальнигы Вадим Александрович Костюнин синтетик наркотикларның 168 төре мәгълүм булуын әйткәч, бу кармакка эләгүчеләрнең хәлен күз алдына китерүе бер дә кыен түгел. Полиция подполковнигының сөйләвенә караганда, быелның ун ае эчендә наркотиклар таратучы 1340 кеше тотылган. Аларга каршы законнар бик кырыс: 20 елдан «пожизненно»га кадәр.

Соңгы ун елда наркотикларга килгәндә, вазгыять киеренке кала бирә. 2016 елның 1 октябренә наркология диспансерында исәптә торучыларның саны 18479 кеше тәшкил итә. Шулай да үлем-китемнәр, 2010 елдан алып 3,2 мәртәбә кимегән.

Тәмәке катнашмасы дип кабул ителгән «спайс» та бик куркыныч. Кайберәүләр аны зарарсыз үлән дип уйлыйлар. Ләкин бу алай түгел. Кыска гына вакыт эчендә бавыр эштән чыга. Кешенең йөзенә сары коела, баш миендәге нейроннар үлә. 

Наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаятьләр өчен хөкемгә тартылучыларга җитди җәза каралган. Бер мәртәбә марихуана тартып карауның да зур бәлаләргә китерүе, озак еллар төрмәдә утыру белән әйләнеп кайтуы турында онытмагыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6636
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4346
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3131
    1
    18
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2947
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату