Сөйләшүнең авыр булачагын аңлый идем. Ул кичергәннәрне, ул күргәннәрне йөрәгем аша үткәрә-үткәрә, аның сабырлыгына, көч җитмәс тоелган рәхимсез сынауларны җиңеп алга баруына сокланып та, тетрәнеп тә аның хикәятен тыңлыйм. Ни хәл итәсең, тормыш дәвам итә... Яшәргә кирәк.
...Җанын кая куярга белмәгән бик авыр чакларында ул кулына каләмкәгазь ала да утырып аңа – инде берничек тә барып җитә алмас арада булган газиз баласына хат яза. Язманы шул хатларның берсеннән башлыйк әле (үзгәртмичә бирелә): «Күз нурым, минем өчен иң кадерле балам, Айнурым! Миңа бу хатны язу бик авыр. Сине югалткан көннән башлап, әкрен адымнар белән яңадан синсез яшәргә өйрәнеп киләм. Синең юклык, сине башка бер тапкыр да күрмәү минем тормышымда әйтеп бетергесез иң зур бушлыкны хасил итте. Мин сине һәрвакыт күз алдымда исән килеш тоям. Гүя син минем янәшәдә генә сыман, улым! Синең тавышың, синең чын күңелдән көлүләрең, мине аерым ярату белән яратуың... Болар берсе дә, беркайчан да онытылмас. Абыеңда, энеңдә синең йөз чалымнарыңны эзлим. Кечкенә оныгымны сиңа охшатып яратам. Синең юклыгыңа һич тә ышанасым килми. Әйтерсең лә син командировкага киткәнсең, һәрвакыттагыча елмаеп, чәчәкләр күтәреп кайтып керерсең дә: «Әнкәй, мин кайттым», – дип дәшәрсең шикелле. Бу уйларның хыял гына икәнен аңласам да, күңел кабул итми, минем бу чынлык белән килешәсем килми. Күк йөзенә карыйм да: «Улым, балам, син күкнең ничәнче катында соң?» – дим. Син дәшмисең. Мин җавап таба алмыйм. Айнур улым, сине югалткан көннән соң минем аемның нуры, яшәүнең яме мәңгегә сүнде... Сине югалту безнең барыбыз өчен дә бик авыр. Күңелемнән кабат-кабат синең белән сөйләшүләребезне, чөкердәшеп чәй эчүләребезне, «әнкәй бит ул минем», дип әйтүләреңне искә төшерәм. Йөрәгемне өзеп, шулай матур итеп, чын күңелдән син генә әйтә идең бит. Улым, балам, тыныч йокла. Без синең белән, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, күрешербез. Әле мине сагынып каршы алырсың, иншаллах!
Сине сагынып, яратып, әниең.»
Күңел түреннән ургып чыккан, йөрәкне уттан алып утка салган әлеге юлларны укыгач, шактый вакыт язарга алына алмый йөрдем. Язмам белән ананың болай да җәрәхәтле җанына яңаларын өстәмәмме, үткәннәргә кагылып, тагын бер кат ул мизгелне кичерергә мәҗбүр итмәмме... Ә ул исә мин уйлаганнан күпкә сабыр, күпкә түзем булып чыкты. «Балам истәлегенә...» – диде ул шик-шөбһәләремне таратып.
Ике сүзнең берендә ул шулай ди. Балаларына булган чиксез мәхәббәте әнә шулай бер сүздә чагыла: «Улларым...» Раушания һәм Марат Измайловлар тәрбияләп үстергән өч асыл егет, Ватан өчен җан атмак кыю йөрәкле өч хәрби хәзер инде якташлары – кукмаралылар өчен йөзек кашына әверелгән.
Олы улы Ленар.
Уртанчы һәм кече уллары Айнур белән Минтимер.
«Улларым» дигәне – Ленар, Айнур һәм Минтимер. Олысына – 34, кечесенә – 25 яшь. Уртанчысы – Айнурына 27 яшь тулган булыр иде. Булыр иде...
Гаиләдә өч ир бала үстерүнең ни икәнен үзе шул бәхеткә тиенгән ата-ана гына беләдер. «Тәрбия мәсь-әләсендә әтиләре бик каты булды. Балаларга буш вакыт калдырмады, – дип салмак кына сүз башлый Раушания ханым. – Алар өчесе дә Кукма-раның 3 нче мәктәбен тәмамлады. Өчесе дә гер күтәрү, каратэ, самбо көрәше белән шөгыльләнде. Өстәвенә, Ленар әле музыка мәктәбенә дә йөрде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта Ленар, аннары Айнур белән Минтимер Казан танк училищесына укырга керделәр. Абыйлары салган сукмактан киттеләр. Без аларны: «Абыйны хөрмәт итәсе, сүзен тыңлыйсы», – дип үстердек. Шуңа да кечерәкләре олырагына «абый да абый» гына дип тора».
Аның үзен дә өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстергәннәр. Шулай инде, барысы да гаиләдән, шул нәни дөньяда урнашкан мөнәсәбәтләрдән, кагыйдәләрдән килә. «Училищены тәмамлагач, Ленарны Бурятиягә – Улан-Удэдагы хәрби частька взвод командиры итеп җибәрделәр, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Улым шуннан: «Әни, әти, балаларга...» дип посылка салып ята. Әнә шулай бер-берсе өчен үлеп торалар. Хәзер олысының ике баласы бар инде».
Аннары ул «Айнурым» ди дә, күзләренә килеп тыгылган яшьне күрсәтмәскә тырышып, сагыш баскан уйчан йөзен читкә бора. Шул мәлендә ул миңа янәшәмдә түгел, ә уйлары белән еракта, бик еракта, тәрәзә артында йөзгән болытлар арасына кереп адашкандыр сыман тоела. Юк, алай гына да түгел, моннан ике еллар чамасы элек булган йөрәк әрнеткеч вакыйгаларга кайтып, бер минутка да күз алдыннан китми каршында торган кайгы капкасыннан чыгу юлларын эзлидер сыман. Җаныңнан өзелеп төшкән газизеңне югалтудан да авыр нәрсә юк ана өчен бу дөньяда.
Ленар взвод командирыннан батальон командиры, СВО башлангач полк командиры урынбасары булып күтәрелгән арада энесе Айнур да училище тәмамлый. Ул да абыйсы янына Бурятиягә китеп бара. Ел ярым бергә хезмәт иткәннән соң, 2022 елның гыйнвар башларында Айнурны Бело-руссия чигенә җибәрәләр. Ә февраль аенда СВО башлана. Айнур разведка-эзләнү отрядына билгеләнә. Аларга кайчандыр камалышта булган Черно-быльгә кереп, аны диверсантлардан азат итү, территорияне минадан арындыру бурычы йөкләнә.
– Улымның, бер сөйләшкәндә: «Асфальттан гына йөрибез. Җиргә басарга куркыныч, ул гел минада...» – дип әйткәнен хәтерлим, – ди ана сүзен дәвам итеп. – Буча шәһәрен алганда танклары ватыла. Алар берничә тапкыр танкларын ремонтлап алга баралар. Атналар буе ач, сусыз көрәшәләр... Инде шәһәрне алгач, дрон шартлап, улымны җәрәхәтли. Госпиталь якындарак булса, бәлкем, исән калган булыр иде. Юк шул...
Дүрт сәгать алып барганнар. Балакаем: «Дәваланам да, аннан тагын сугышка...» дип шаяртып та барган әле. Госпитальгә килеп җиткәндә генә балам соңгы сулышын ала.
2022 елның 12 марты бу. СВО башланган вакытлар. Айнур белән бергә хезмәт иткән иптәшләре дә һәлак була. Раушания белән Марат Измай-ловлар быел уллары хезмәт иткән җирләрне күрергә барган. «Хәрби частьта сугышта батырларча һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә Истәлек урыны булдырганнар. Таштан коеп ясалган 200 ләп фотолар арасында безнең улыбыз Измайлов Айнур Маратович та бар. Күрдем дә тагын еладым... 24 кенә яшь иде бит әле аңа.
Улан-Удэның матур бер паркында «Геройлар аллеясы» эшләгәннәр. Анда һәр батыр егет истәлегенә агач утыртканнар. Безнең улыбызныкында каен агачы үсеп утыра. Ә каен тирәсен Байкал күле ярыннан алып кайткан ап-ак җемелдәп торган ташлар белән түшәгәннәр».
Чәчәктәй шул кыска гомереңне дә якты эз калдырып, онытылмаслык итеп яшәргә була икән ул! Әнисе улы турында сөйләгәндә шул хакта уйланып утырдым. Айнурын Кукмараның ул укыган 3 нче урта мәктәбендә онытмыйлар. Җиңү көне уңаеннан уздырылган тантаналы линейкада искә алалар, каберенә чәчәкләр куялар. Инде менә икенче ел рәттән укытучылар коллективы укучылар белән берлектә зурлап искә алу кичәсен оештырганнар. Илебез иминлеген саклауда үзләрен аямыйча көрәшкән, яу кырыннан кайтмый калган батырларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән истәлек тактасы урнаштырганнар. Айнур истәлегенә музей почмагы да булдырылган әнә. Ә анда исә Айнурның шәхси әйберләре – киемнәре, Батырлык ордены һәм алты медале, Мактау кәгазьләре, кубок, медальләр... Үзе белән йөрткән дисбесе, намазлыгы, әбисе кулдан язып биргән дога сугыштан үзе белән әйләнеп кайткан. (Өч малай да ураза тоткан, җомга көнне намаз укыган, мәчеткә йөргән.) Әйе, батыр якташлары турында онытмыйлар. Айнур истәлегенә районның «Барс Арена», «Зилант», «Ялкын» спорт сарайларында ярышлар үткәрелә. Хәрби училищеда укыганда егет Казан шәһәренең «Кадар» спорт сараенда самбо белән шөгыльләнгән. Хәзер анда да аның истәлегенә даими ярышлар үткәрелеп тора. Әле күптән түгел генә Измайлов Айнур Маратович исеме республика самбо көрәше Федерациясе составына мактаулы әгьза итеп кертелде. Бу да зур горурлык.
– Ленарымның да бүләкләре бик күп, хәтта кече улым да күрсәткән кыюлыгы өчен медаль белән бүләкләнде, – ди ана горурланып. Ни өчен Минтимерне кыюлыгы өчен бүләкләү-ләре турында ул соңыннан сөйләр.
Ә хәзергә... Ә хәзергә ул янә инде бер дә төзәлмәс җәрәхәтенә кагыласы итә.
Айнурының һәлак булуы турында килеп ирешкән хәбәрдән соңгы көннәрне ул начар хәтерли. Шул минуттан аңа дөнья караңгылыкка төренгән, вакыт мәңгегә тукталып калган сыман тоела.
– Алып кайтканнарын атна буе көттек, – дип сөйләвен дәвам итә ана. – Озатуны Мәдәният сараенда оештырдылар. Халык шыгрым тулы, мин беркемне күрмим, берни ишетмим. Аннары газиземне, күз нурымны «Геройлар аллеясы»на алып китеп, шунда җирләделәр. Шактый вакытлар берүзе ятты. Шул чагында безне бер нәрсә нык тетрәндерде: этләр көтүен-нән аерылып калып, бер эт улым каберенә килеп ята, аякларын кабергә куя... Һәр көнне шулай булды: кичтән килә, кояш чыгуга китеп бара. Янәшә-сендә тагын бер кабер барлыкка килгәннән соң гына юкка чыкты ул.
...Айнур әнисен бик яраткан: «И-и, әнкәй бит ул... Әнкәй мин сине шундый яратам», – дип әйтә торган булган. «Әнкәйгә кем ошый, мин шуңа өйләнәм», – дип тә шаярткан ул. Училищедан кайткан чакларында аның кулында һәрчак ак хризантема чәчәкләре булган. Хәзер инде ул чәчкәләрне әти-әнисе көн аралаш диярлек Айнурның каберенә китерә.
Килгән саен: «Әгәр булдыра алсам, хәсрәтеңне үземә алыр идем...» – дип өзгәләнгән бертуган апасының: «Җаным, балаңның гәүдәсе төзек килеш кайтуына шөкер ит», – дип әйткәнен кат-кат исенә төшерә. Сагынганда, сабыр канатларың бирешә башлаганда килеп тезләнер, эч-серләреңне бушатыр иң кадерле урыны барлыгын исенә төшергән бит аңа туганы.
– Айнурым Минтимер 4 нче курста укыганда үлде. 2023 елны Минтимер укуын тәмамлап, юллама буенча Кеме-рово өлкәсенә, Юрга шәһәренә китеп барды. Минтимерем дә махсус хәрби операция вакытында «За проявленную смелость» дигән күкрәк билгесе, «За боевые отличия» медале белән бүләк-ләнде. Аны СВОга алганда, мин хаҗда идем. Ирем: «Әйтергә куркам...» – ди икән. Минем 88 яшьлек әнием Сәлимә белән Кәркәвечтә яшәүче бик акыллы апам бар. Һәрвакыт терәк булырдай абыем бар. Апам шул вакытта: «Ул бит теләкләр кабул була торган җирдә, дога кылсын», – дигән. Шалты-ратып әйткәч, баскан җиремнән утырдым да елый башладым. Аннан тынычландым. Изге җир бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) каберендә, җәннәт бакчасында булдык. Шәһит киткәннәр каберенә зиярәт кылдык. «Аллаһы Тәгаләм, Айнурымны шәһит киткәннәр дәрәҗәсе белән бүләклә», – дип ялвардым. Биредә һәрнәрсәнең үз үткәне, үз тарихы бар. Рәхмәт тавында җаннар ярала, дип сөйләделәр. Шул таудан килгән җаннар аннары дөнья буйлап тарала. Гәүдә – туган якка, җаннар тауга тартыла.
Мин ирләре, балалары сугышта һәлак булган хатыннар, әниләр төркемендә идем. Безне хаҗга әзерләүче Гөлфия абыстайга чиксез рәхмәт. Ничектер җаным тынычланып калгандай булды. Район хакимияте вәкилләренә чиксез рәхмәтле: ярдәмнәреннән ташламыйлар. Мондый вакытта таяныр терәк, бер генә булса да җылы сүз бик кирәк ул.
Раушания ханым, үзе әйткәнчә, әкрен адымнар белән яңадан яшәргә өйрәнеп килә. Янәшәсендә Айнуры булса; «И-и, әнкәй бит син минем, син барын да булдырасың, җиңәсең...» дияр иде. Тәмле телле, һәрчак күтәренке күңелле күз нуры, багалмасы әйткәнне ничек тыңламасын инде ул! Янында күзенә генә карап, өзелеп торган сөекле ире, туганнары, бертуктаусыз хәбәрләшеп, әниләренең хәлен белешеп торган ике улы бар, һәрчак булышырга әзер торучы райондашлары, хезмәттәшләре бар! Ярый әле аның яраткан эше бар! Район китапханәсенең ишеген ачып кергән минуттан ул онытылып эшкә чума.
...Язлар килер, җәйләр җитәр, бер-бер артлы еллар узар. Бернигә карамый алга чапкан вакыт та, бәлки, кайчан да бер ана файдасына эшләр. Тик баласы хөрмәтенә булган истәлекләр генә, атылган йолдызның сүнмәс нуры, аеның нуры булып, күкне мәңгегә яктыртып торыр.
Гаиләдә өч ир бала, өч хәрби, Ватан өчен җан атмак батыр йөрәкле өч егет!
«Мин аны һәрвакыт күз алдымда исән килеш тоям...» – ди ана, югалту белән килешмичә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Еламыйча укып булмай,биграк яшь килеш улеп кайталар бит
0
0
0
0
Рушания аппа сезгя жир кук сабырлыгын ходай минен дя балам СВО
0
0