Логотип
Актуаль тема

Абьюзер

Еланның агуы – тешендә, адәмнеке – телендә, диләр. Ә ул агу бөтен назыңны, бар җылыңны бүләк иткән якын кешең теленнән тамса? Аның һәр әйткән сүзе йөрәккә хәнҗәр булып кадала икән, күңел көчсезләнә, яшәүнең яме югала, ахыр чиктә, өметеңне өзәргә мөмкин. Өйдәге золым турында бик күп сөйлиләр. Гомерен өзгән, кул күтәргән дигән хәбәрләр еш ишетелә. Болары фаҗига итеп кабул ителә.

Еланның агуы – тешендә, адәмнеке – телендә, диләр. Ә ул агу бөтен назыңны, бар җылыңны бүләк иткән якын кешең теленнән тамса? Аның һәр әйткән сүзе йөрәккә хәнҗәр булып кадала икән, күңел көчсезләнә, яшәүнең яме югала, ахыр чиктә, өметеңне өзәргә мөмкин. Өйдәге золым турында бик күп сөйлиләр. Гомерен өзгән, кул күтәргән дигән хәбәрләр еш ишетелә. Болары фаҗига итеп кабул ителә. Сүз белән гайрәтләнеп яшәүчеләр дә бар бит әле. Юк, алар бармак белән дә чиертмиләр, бары тик сүз белән кыйныйлар. Һәм, нигездә, моны хатын-кыз ялгызы гына күтәрә. Эндәшми. Түзә. Бу – олы бер фаҗига. Көн саен дәвам иткән психологик һәм эмоциональ басым бервакыт кешелектән чыгармый калмый. Бу дөньяда һәр кеше – шәхес. Шәхеснең үз дөньясы, үз чик-ләре бар. Ул чикне беркем дә таптап керергә тиеш түгел. Хәтта бик яраткан кешеңнең дә моңа хокукы юк...

Хокуксыз хатын-кызлар
«Мин өйдә мебель...» Һәрвакыт үзен карап, брендлы киемнәр киеп, соңгы модельле машинада йөргән танышымнан шундый сүз ишеткәч, бер мәл аптырап калдым. Читтән караганда, тормышы күпләр көнләшерлек югыйсә. Бернәрсәгә интегеп яшәми кебек. Тик интегә икән шул... иреккә. Ул һәрвакыт өйдә булырга тиеш. Шәһәр үзәгендәге кыйммәтле спортзалга барып шөгыльләнгәннән соң да, андагы таныш хатыннары белән каһвә эчәсе түгел, туры өйгә йөгерәсе. Институт тәмамлап кияүгә чыккач, беренче баласы туганчы үз һөнәре буенча эшли әле ул. Соңыннан моңа чик куела. «Син өйдә балалар янында булырга тиеш», – ди аңа ире. Балалары үсеп итәктән төшкәч тә, эшкә чыгарга талпынып карый. Тик ире бу хакта ишетергә дә теләми. «Тәҗрибәң юк, син өйдә генә утырырга тиеш», – ди. Аның бер- нәрсәгә хокукы юк, балаларны кайсы мәктәптә укытуны хәл итү түгел, ялгызы гына кибеткә барып үзенә күлмәк тә сайлый алмый. Барысын да ир контрольдә тота. Каршы сүз әйтү турында уйларга да ярамый. «Син нәрсә күргән соң, бөтен эшең минем муенда утыру», – дигән шелтә сүзләрне кабат ишетәчәк. Хәер, моны ишетергә әллә ни сәбәп тә кирәкми. Ире аны болай да бу сүзләр белән еш «иркәли». Иргә финанс бәйлелеге булгач нишләсен инде, диярсез. Ләкин тагын бер очрак китерәсем килә. Янып торган, тормыш йөген үзе тарткан хатын. Эшли, акчасын таба, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Һәркем белән уртак тел таба. Ә менә ире каршында коела да төшә. Юктан гына тавыш чыгарган булдыксыз иренә каршы бер сүз әйтә алмый. Нинди генә яман сүзләр ишетми уңган хатын! Барысына да түзә: кара тавыш кына чыкмасын да, ире кул гына күтәрмәсен, балалары гына атасыз үсмәсен. Бөтен курыкканы шул. Кычкырып алҗыган ире соңыннан тагын аны гаепләп куя: эндәшмәскә идең, күрәсең бит, кәефем начар, янәсе. Һәрвакыт хатын гаепле. Өйдә бу инде – канун. Үзгәрер дип өметләнеп яши хатын. Тик үзгәрерме соң?..


«Сердәш» хезмәте психологы Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА: «Абьюзер: abuse – көчләү, abuser – көчләүче кеше дигән сүз. Ул якын кешеләрен мыскыл итә, кимсетә, мәсхәрәли...»

 

 

 

 

«Тау югалды дисәләр ышан, кеше холкы үзгәрде дисәләр ышанма»
«Бу хатыннар психологик абьюзер-лар корбаны», – ди «Сердәш» хезмәте психологы Гүзәл Хөснетдинова. Абьюзер: abuse – көчләү, abuser – көчләүче кеше дигән сүз. Өйдәге золым хакында сөйләгәндә еш кулланыла. Психологик абьюз да – көчләү-нең бер төре. Абьюзер манипуляцияли, куркыта, эмоциональ басым ясый, гомумән, корбанына психологик зыян сала. 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәткечләренә караганда, кешеләрнең 75 проценты мөнәсәбәтләрдә бу проблема белән очраша. Моны һич тә норма итеп кабул итәргә кирәк түгел. Ул гаиләдә икән, аның бик еш кабатлануы көн кебек ачык. «Иреннән гомер буе сүз белән мыскыл ителеп яшәгән хатыннар күп, – ди психолог. – Алар каядыр барып киңәш сорарга ояла, хәер, барыр урын да юк».
 Ирем мине кыйный дип полициягә мөрәҗәгать итүчеләргә дә әллә ни ярдәм итәргә ашкынып тормыйлар. Ирем миңа психологик басым ясый дип килсәң, чигә турын-да бармак бөтерергә дә мөмкиннәр, чөнки безнең җәмгыятьтә ул проблема буларак кабул ителми. Ир эчми, сукмый, читкә йөрми, өйгә акча алып кайта икән, башкалар өчен ул идеаль. Әмма кеше күңеле – кара урман. Ир белән хатын мөнәсәбәтләре дә шундый ук урман. «Бездә психологик белем бик түбән дәрәҗәдә. Чикне белмиләр. Мәсәлән, ирең белән чия-пычак килеп талаштың ди. Бу психологик абьюзмы, әллә инде югары тонга күчеп аңлашумы? Моны тәгаен әйтә алмыйлар», – ди Гүзәл Хөснетдинова. Белгечләр исә бу чикне аера белә. Кәефе начар булып, ир хатынын кимсетә икән, үз гаебен таный һәм, билгеле, гафу үтенә. Әйе, абьюзер да гафу үтенә, ләкин бар гаепне хатынына ташлый: эндәшмәскә идең, яныма килмәскә идең... Гадәти конфликтлар нинди дә  булса бер сәбәп аркасында чыга: ремонт, тормышка планнар кору йә каядыр бару... Уртак фикергә килә алмаганда югары тонга күчкәнне үзебез дә сизми калабыз. Ә абьюзерлар кечкенә генә бер сәбәп өчен дә уттай кабына. Помаданың төсен, юыну бүлмәсендәге юеш сөлгене, ашның тозлырак булуын да тормыштагы иң зур хатага әйләндереп, балачаганы әрләгән кебек шелтәләп ташлаячаклар. Алар бервакытта да үзләрен гаепле итеп тоймый. Җитмәсә, бик яхшы манипулятор үзләре. Гади итеп әйтсәк, үз сүзләрен сөйләп, үзенекен эшләтәләр. Барысы өчен дә хисап таләп итәләр: кая барасың, нишлисең, күпме акча тотасың... Һәм иң кызыгы – хатын-кыз моңа ияләшә, норма итеп кабул итә башлый. 
 

Битлекле ир-ат 
Абьюзерлар хатыннарын ничек кенә мыскыл итеп, юкка чыгарсалар да, аерылып китмиләр, чөнки болай яшәү рәхәт һәм уңайлы. Корбаннарына караганда әхлакый һәм психологик яктан көчсезрәк алар. Эчәк паразиты кебек, янәшәләрендә үзләреннән көчлерәкләр булганда гына яши алалар. Тик моны бервакытта да сиздермиләр, бәлки, белмиләрдер дә. Алар үзләре турында бик югары фикердә. Җитмәсә, алдакчылар. Булачак ярыңның абьюзер булу-булмавын никахны рәсмиләштергәнче белергә була. Сөйләүләренә караганда, алар дөньядагы иң яхшы кешеләр. Элек йөргән кызлары начар, тиле, барысына да үзләре гаепле булган. Бу инде маяк булырга тиеш. Психолог әйтүенчә, абьюзерлар әйләнә-тирәдәгеләргә бик яхшы тәэсир тудыра: һәрвакыт пөхтә, энәдән-җептән киенәләр, матур сөйләшәләр, романтиклар. Шуңа да яши башлагач кисәк кенә үзгәрүләрен аңлап бетереп булмый. «Ул бит шундый романтик иде!» – дип аптырыйлар. Күрәсең, болар барысы да битлек. Яулауның кирәге калмагач, битлекләрен салып аталар. 
Гаиләдә тыныч мыскыл итү алымы да бар әле: дәшмәү! Бу – манипуляциянең иң киң таралган очрагы. Кайта, син әзерләгән ризыкны капмыйча, үзе әзерләп ашый. Нидән канәгать булмавын аңлатмый. Хәтта күтәрелеп тә карамый. Ир бу алымны еш куллана икән, димәк, абьюзер. Кеше алдында мыскыллап көлү, сүз белән чеметеп, төртеп алу да абьюзерлык сыйфаты. Бернинди зыянсыз, бар кешегә дә көлке булган әйбер түгел инде бу. Мәзәк ул бөтен кешегә дә көлке булганда кызык. Ә бер кеше көлдергәндә икенчесе уңайсызлана икән, бу инде психологик басым, чөнки ул кешенең үзенә карата булган бәясе какшый. Абьюзерларның төп максаты әнә шул инде: партнерның бәясен төшерү, аны мескен хәлгә калдыру. Шуңа да алар игелекле, конфликттан курыккан, сабыр, үзләрен һәрвакыт икенче планга куйган кешеләрне сайлый. Корбаннар, сабыр итеп, шундый халәттә яшәргә күнегә. Китәм дип әйтә башласа, психологик көчләүче бөтенләй башка кешегә әверелә: чәчәкләр алып кайтып, тезләнергә дә мөмкин. Үзгәрде бит дип, ничәмә-ничә тапкыр алданып яши хатын-кыз. Тик еллар үткән саен, мондый гафу үтенүләр бетәчәк. «Үзгәрмәячәк тә! Чөнки абьюзер холкында психопатларда булган сыйфатлар бар. Аларда эмпатия, жәлләү, хәлгә керү дигән әйбер бөтенләй юк», – ди психолог. – Миңа үзгәрергә кирәк дип уйлап та карамыйлар, чөнки шулай уңайлы. Ә менә аларның корбаннарына бердәнбер ярдәм кулы сузучы – психологлар. 

Гүзәл Хөснетдинова әйтүенчә, ярдәм сорап килүчеләр аерылырга теләми. Һич юк. Психологка килгән икән, партнерын аңларга, мөнәсәбәтләрне үзгәртеп, яңа тормыш башларга тели. Даими стресста яшәгән әлеге хатын-кызларга психологлар иң элек үз бәяләрен күтәрергә ярдәм итә. Аларга тынычлану өчен стресс чыганагыннан китеп торырга кирәк. Авыр чакта ата-ана янында бераз ял итеп алу комачау итмәс. Психологик абьюзерлар белән яшәгәннәрнең, гадәттә, тирә-ягында беркем булмый, чөнки аларга аралашырга мөмкинлек бирелми. Психологлар иң элек сине аңлаган, тыңлаган кешеләр мохитен булдырырга киңәш итә. Аек акыл белән уйлап, партнерның мыскыл итү сәбәбен ачыклау, аннан көчлерәк, акыллырак икәнеңне аңлау мөһим. Балалар хакына! 
– Өйдәге мөнәсәбәтләрне күреп үскән балалар, нигездә, әни яклы була. Ләкин ата тарафыннан булган негатив тора-бара аларга да күчә, һәм тормыш кора башлагач, бу психологик проблемага әйләнергә мөмкин. Ә иң куркынычы: әти кеше үрнәгендә әниләрен мыскыл итеп, рәнҗетеп яшәргә дә мөмкиннәр. Балалар – хатын-кызга үзгәрү өчен менә дигән мотивация, чөнки бар ана да балаларның бәхетле булуын тели, – ди Гүзәл Хөснетдинова.
 Үз бәяңне күтәреп, абьюзер белән катгый итеп позицияләреңне куеп сөйләшә башлагач, ул власте бетүен аңлаячак. Абьюзер белән кешечә аңлашып булмаганын төшендегез инде. Монда сугыштагы кебек тактика һәм стратегия кирәк!
Психологик басымның иң куркыныч төре – газлайтинг. Әлеге термин безнең тормышка кереп бара. Димәк, ул кайчан да булса проблема буларак күтәреләчәк. Әлегә бу хәлдә дә хатын-кызлар ялгызы кала. «Газовый свет» инглиз пьесасыннан алынган бу сүз психологик көчләүнең бер формасы. Һәм үтә куркыныч формасы. Ул, нигездә, кул күтәрү, җенси көчләү белән бергә алып барыла. Абьюзерның максаты: корбанын психик яктан нормаль булмаган итеп күрсәтү, чынбарлыкны адекват кабул итүдә шикләнү тудыру. «Бу бик авыр очрак, – ди Гүзәл Хөснетдинова. – Һәрвакыт җүләргә чыгарган саен, корбан үзенең җүләр булуына ышана башлый. Үзендә шикләнә. Монда инде психосоматика килеп чыга: корбан авыруга әйләнә. Ә авырулар – өйдәге сәламәт булмаган мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе ул».

«Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге җитәкчесе Марина ГАЛИЦКАЯ: «Җәмгыятьтә хатын-кызларга карата дискриминация балалар бакчасыннан ук башлана».

 

 

Кая барыйм?
Күпләр гаиләдәге психологик басымны колагыннан тартып үстерелгән проблема дип кабул итә. Хатын-кызларны артык иркә, инфантиль булуда гаеплиләр. Әмма бу проблема бар. «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге җитәкчесе Марина Галицкая әйтүенчә, кайнар элемтәгә шалтыратучыларның 40 проценты физик көчләүдән зарланса, 4 проценты пси-хологик көчләнүдән җәфа чигә. Бик кечкенә сан диярсез, күпләр тыныч кына басылып яшәвен дәвам итә. Бу 4 процент әлеге проблема үзәгенә үтеп, алга таба яшәргә өмет югалтканнар түгел микән?!
– Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр, нигездә, эшләп акча табучы хатын-кызлар, – ди Марина Галицкая. – Финанс бәйлелектә булу абьюз мөнәсәбәтләргә сәбәп дип әйтмәс идем. Психологик көчләүчеләр нигә синең итәгең кыска дип тә бәйләнә башлый. Мондый авыр хәлдә калган хатын-кызлар психологка гына мөрәҗәгать итә ала. Татарстанда аларга ярдәм итә торган оешмалар юк. Дөрес, хәйрия нигезендә эшләүче берничә приют бар. Тик анда балалы хатын-кызларны гына кабул итәләр. Авыр хәлдә калган хатын-кызларны канат астына алырлык сак хезмәте булган дәүләт приютлары булырга тиеш. Ә дәүләттән моны финанслау өчен иң элек махсус канун кирәк. Өйдәге золым буенча канун проекты әлегә кадәр эшләнеп бетмәгән. 

Нигә хатын-кыз корбан?
Статистика буенча, өй золымчыларының 90 проценты ир-атлар. Җәмәгать эшлеклесе, «ФемКызлар» активисты Тасиа Альбариньо фикеренчә, күп очракта нәкъ менә хатын-кызларның психологик абьюз корбанына әйләнүенә җәмгыятьтәге стереотиплар сәбәпче булып тора. 
– Чын ир-атлар әйдәп баручы булырга тиеш, аларга пар чыгарырга кирәк, ә хатын-кызлар зирәк, сабыр, шул ук вакытта ир-атның ачуын чыгармыйча, аны рухландырып яшәргә тиеш дигән сексист фикерләрнең бөтен мәкерлеге дә шунда: алар безгә бик кечкенәдән үк иррациональ дәрәҗәдә түгел, ә эмоциональ дәрәҗәгә салына һәм, әлбәттә, киләчәктәге эш-гамәлләребезгә тәэсир итми калмый. Бу нормалар күп очракта психологик абьюзны гадәти хәл итеп кабул итәргә җирлек бирә. Ирнең даими рәвештә контрольдә тотуын, аралашу мохите сайлавын абьюз дип түгел, ә аның кайгыртучанлыгы дип уйлыйбыз. Җитмәсә, әле шуны романтикалаштырабыз. Бу безнең төп хатабыз», – ди ул.
Тасия әйтүенчә, безнең җәмгыять-тә әлеге проблема артык күтәрелми, чөнки корбан хатын-кыз тешен кысып, түзеп яши. Ә чүпне читкә чыгармыйм дип яшәү гомер бәһасенә торырга мөмкин. 

Абьюзер хатын-кыз буламы?
 Гаделлек өчен шуны да язарга кирәктер: җәмгыятьтә бик аз булса да хатын-кыз абьюзерлар да бар. Аларны анекдотлардагы кебек, чәченә бигуди куйган, кулына уклау тотып, җебегән иренең эштән кайтуын көткән йөз килограмм авырлыктагы хатын-кыз итеп күзаллау дөрес булмас. Көләч, укымышлы, сарказмга ия, заманча, карап торышка бернинди зыян сала алмаган хатын-кызлар алар.
Психолог Гүзәл Хөснетдинова: «Бу проблема белән ир-атлар да мөрәҗәгать итә», – ди. Дөрес, алар, хатыным миңа эмоциональ басым ясый дип зарланмый, ә гаиләне саклап калу өчен ярдәм сорап киләләр. «Бер клиентым бар иде, – дип сөйли психолог. – Өйләнешкән вакытта хатыны, егермешәр тапкыр эшенә шалтыратып, аны гел контрольдә тоткан. Ахыр чиктә, хатын-кызлар карап утырасың дип, телевизор караудан тыйган. Көнчелек тә абьюзга әйләнергә мөмкин. Әгәр партнерың ирегеңне кысса, тормыш рәвешеңне үзгәртергә теләсә, ышанычы булмаса, үз милке итеп караса, бу инде психологик көчләү дигән сүз. Хатын-кыз эмоциональ көчләү-че булган гаиләләрдә бала тугач вазгыять тагын да катлаулана. Ул ирен бала белән шантажлый башлый. Бик сирәк очракта гына ир-ат түзеп яши. Йә ул гаиләдән китә, йә аракы белән дуслаша».
Мондый мөнәсәбәтләрдә шагыйрьләр мәдхия җырлаган саф, чиста мәхәббәт юк. Дөрес, үрмәкүч тә пәрәвезенә тотылган чебенне ярата. Тик бу башка төрле ярату. Ул аның исәбеннән үз мәнфәгатен генә кайгырта. Мәхәббәткә салынган хөрмәт, аңлау, гафу итү, зыян салырга, борчырга теләмәү кебек төшен-чәләр абьюз мөнәсәбәтләрдә була алмый. Гарип күңелле кешеләр өчен ул бары тик декорация генә. Ә алар янәшәсендә алданып, мыскыл ителеп, өметләнеп яшәгәннәр бик көчле кешеләр. Кызганыч, бу хакта үзләре генә белми... 

Лилия МИҢНЕТДИНОВА, Казан дәүләт медицина академиясенең психиатрия һәм суд-психиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, психиатр.

Бик авыр холыклы кеше, энергетик вампир. Аларны ничек кенә атамыйлар. Соңгы вакытта «абьюзер» дип әйтә башладылар. Ир-ат та, хатын-кыз да абьюзер була ала. Алар якыннарына төрлечә негатив тәэсир ясый. Иратлар күпчелек очракта абьюз көчләүнең барлык алымнарын да кулланса (психологик, физик, җенси), хатын-кызлар психологик басым гына ясый. 
Ник соң кешеләр абьюзерга әйләнә? Бу авыр психик үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук ул психик тайпылышлы кешеләрдә дә сизелә. Аны «холык үзенчәлеге» дип атыйлар. Кечкенә чакта баланың эчке дөньясына һәм аңына ата-анасы җимергеч тәэсир ясаса, кеше психик яктан сәламәт булып үссә дә, көчләүчегә әйләнергә мөмкин. Абьюз мөнәсәбәтләр булган гаиләдә тәрбияләнгән бала, үскәч, шул сыйфатларны үз тормышына күчерергә мөмкин. 
Психологик яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар төрле комплекслар белән үсә. Ярату җитмәгән балаларның үз бәясе түбән, психологик яктан да тотрыксыз була. Агрессивлык, тиз ярсып китү, власть ярату, үзен кулда тота алмау, кансызлык, башкаларга ышанмау, алдашу кебек сыйфатлары барлыкка килә. Социаль норма һәм кагыйдәләрне боза, башкалар белән үзен бик тә-кәббер тота. Болар барысы да абьюз тәртип формалашуга сәбәпче булырга мөмкин. 
Баланы, максатларыңа ирешү өчен, кешеләрне манипуляцияләргә кирәк дип тәрбияләү дә дөрес түгел. Гаебен таный белмәү, эмоциональ салкынлык киләчәктә абьюз мөнәсәбәтләр тудыруга җирлек булып тора. Абьюзерлык холык һәм нәселдәнлектән килә. Әхлаксыз тәрбия, мохит моны ны-гыта гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар