60 яшьтән өлкәннәрдә дә күңел бар, алар да ярата белә һәм яратырга тели. Бу хисне югалтмаулары, йә булмаса гомер көзендә табышулары белән бәхетле булып яшиләр. Яшьлек ул – ялкынлы дәрт, физик якынлык, һәрвакыт ашыгу, нәтиҗә турында гына уйлау булса, өлкәнәйгән саен, тойгыларга күбрәк игътибар бирә башлыйсың. Ярату да башка төсмерләр ала...
Ялгызлык – кеше өчен иң авыр рухи халәтләрнең берсе. 20 яшь-тәме ул, 60 яшькә якынлашамы, күңеле барыбер янәшәдә үз ке-шесен сорый. Шуңа күрә ялгыз өлкәннәрнең яңа гаилә корырга теләүләре гайре табигый хәл түгел. Дөрес, җәмгыять андыйларга көлемсерәбрәк карый сыман. Хәтта халык телендә: «Башы пеләш, сорый кәләш», – дигән гыйбарә дә бар. Тол калган өлкән яшьтәге кешенең пар табарга теләвен дә балалары күп вакыт кире кага. «Картлык көнеңдә нәрсәгә сиңа чит кеше, оныкларың җитмиме әллә?» – дип оялтырга да йә федераль каналлардагы ток-шоулар карап «тәҗрибә туплаганнар»: «Үзеңне йортсыз-җирсез калдыруларын телисеңме әллә?» – дип, куркытып алырга да мөмкиннәр. Әмма бу – эгоистлык! 60 яшьтән өлкәннәрдә дә күңел бар, алар да ярата белә һәм яратырга тели. Бу хисне югалтмаулары, йә булмаса гомер көзен-дә табышулары белән бәхетле булып яшиләр. Яшьлек ул – ялкынлы дәрт, физик якынлык, һәрвакыт ашыгу, нәтиҗә турында гына уйлау булса, өлкәнәйгән саен, тойгыларга күбрәк игътибар бирә башлыйсың. Ярату да башка төсмерләр ала…
Яңа тормыш
– 62 яшемдә яңадан гаилә кордым. Сәбәбе – ялгызлыктан тую, – дип сөйли Нурия апа (исеме үзгәр-телде – Ч. Г.) – 32 яшемдә тол калдым. Кулымда ике кечкенә бала. Әти бик кирәк иде аларга. Ир туганнарыма «әти» дип эндәшсәләр дә, йөрәгем өзгәләнә иде. Үзеңә ир бик тиз табыла ул, ә менә балаларга әти табу авыр. 30 елдан артык ялгыз яшәгән гомеремдә юлымда иратлар очрамады түгел, очрады. Очрашып та карадым. Әмма берсен-дә дә балаларыма әти булырлык ышанычлы кеше күрмәдем. Әйе, алар мине мәхәббәткә, назга төрер-гә әзер иделәр, ә менә балаларым өчен җаваплылык алырга теләкләре барлыгын белгертмәделәр. Кеше баласы кемгә кирәк?! Хатынының балаларын үзенеке кебек итеп тәрбияләгән ирләр бик сирәк буладыр ул. Кызганыч, юлымда андыйлар очрамады. Ике баламны аякка бастырыр өчен көне-төне эшләдем дә эшләдем. Машина алып руль артына утырдым, үземә яңа фатир алдым, балаларыма ярдәм иттем. Эштән, авырлыклардан куркып кала торганнардан түгел мин. Яшь вакытта кияүгә чыкмаганны, картайгач чыкмыйм инде, дип йөри идем, әмма өлкәнәя башлагач яныңда ышанычлы иптәш кирәк икән ул. Ялгызлык бигрәк ачы була башлый. Өч ел элек аралашып яшәгән күр-шем үлеп китте. Бик матур, күңелле пар иде алар. Хатыны үлгәч, ире бик моңсуланып калды. Ярты елдан соң ул минем янга керде. «Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, без бит әле артык карт та түгел, риза булсаң, кушылыйк», – диде. Озак уйладым, балаларым белән киңәшләштем. «Әни, үзең турында уйлап яшәргә дә вакыт җиткәндер инде», – диде алар. Балалар да күрше абыйларын белә, аралашып яшәгәч, якын итә-ләр. Тәвәккәлләп, никах укыттык. Менә инде өч ел яшибез. Мәхәббәт яшьлектә генә була, ди кайберәүләр. Килешмим! Җырларда җыр-ланганча, була ул картлыкта да. Ышаныч, үзенә күрә бер җылылык белән сугарыла икән ул. Бер-береңә хөрмәт, кайгырту белән яшәгәч, яшьлек дәрте дә әйләнеп кайта. Үзебезне картлар сафына кертмибез әле, яшьләрдән бер дә ким түгелбез. Пенсиядә булсак та, икебез дә эшләп йөрибез, оныкларыбыз белән мәш киләбез. Бәхетле булу өчен яшь киртә була алмый. Һич кенә дә!
«Ярату хисе бервакытта да үзгәрми», – ди Әлмәт районында яшәүче 79 яшьлек Фәрит абый Хафизов. Ул 67 яшьтә өйләнә. Хатыны Әлфия апага ул вакытта 56 яшь була. Менә инде 12 ел бергә алар. Телефонның икенче башында 80 яшьлек өлкән кеше сөйләшә дип берничек тә күз алдына китереп булмый. Тавышы көр, актив, энергияле, тормышны яратучы кеше булуы сизелеп тора. «Барысы да үзеңнән тора, – ди ул. – Дөнья матур, дөнья киң бит ул. Моны аңлап яшәгәннәргә бервакытта да гаилә корырга соң түгел. Булачак хатыным белән урамда сөйләшеп киттек. Таныштык та, кавыштык, диләр безнең кебекләр турында. Бик уңдым хатынымнан. Яшь арабыз 11 ел булса да, бер дә сизелми. Шәһәрдә фатирларыбыз булса да, күңел җиргә тарткач, авылда йорт салдык. Рәхәтләнеп яшәп ятабыз». Бу яшьтә дә яшьлек дәртен саклап калуның төп рецепты бар: «тыныч хезмәт, шат мәхәббәт». Ярату! Ярату, янәшәңдә үз кешең булу яшәтә кешеләрне, бигрәк тә өлкән чакта. Әнә бит Фәрит абый да тормыш өр-яңадан башланды, ди.
Өлкән яшьтәге парлар саны арта
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа классификация булдырды. Аның буенча 25–44 яшь – яшь чор, 44–60 яшь – урта яшьләр, 60–75 яшь – өлкәнлек чоры, 75– 90 яшь – картлык, 90 яшьтән узганнар озак яшәүчеләр булып санала. Бүгенге 60 яшьлекләр элекке буындагы яшьтәшләреннән күпкә аерыла. Аларның тышкы кыяфәтләре генә түгел, ихтыяҗлары да башка. Сәламәтлек саклау оешмасы саннарына караганда, алда әле озын, эмоциональ яктан төрле төсләргә бай була алырлык тормыш юлы. Нигә әле аны ялгызлыкта үткә-рергә?! Өлкән яшьтә мөнәсәбәтләр корырга теләгәннәр арасында психологлар сораштыру үткәргән. Күбесе парны үзен ир-ат, хатын-кыз итеп тояр өчен, стабильлек, тынычлык, бергәләп вакыт үткәрү максатларында эзләгәнен әйтә. Тагын бер четерекле ягы бар әле. Бу хакта нигәдер онытып җибәрәбез. Статистика буенча, Европада парларның 70 проценты 60 яшьтән соң да сексуаль мөнәсәбәтләрен саклый.
«Физик якынлык – яшьләр өчен» генә дип уйлаган безнең патриархаль җәмгыятьтән аермалы буларак, алар өлкән яшьтә яратышу уңайлырак дип тә саный. Хатын-кызлар-да була торган менопауза, ир-атларның сексуаль активлыгы кимү, «бу турыда» онытырга сәбәп дип уйланыла Россиядә. Әлбәттә, менә шундый проблемам башланды әле, дип, табибка да бару оят санала. Компетентлы булмаган белгечләр: «Әби, бабай, сезгә оныклар карашып, намазлык өстендә генә утырырга кирәк инде», – дип әйтергә дә мөмкин. Бу инде дискриминациягә кайтып кала. Чынлыкта исә өлкән яшьтә кавышучылар саны арта.
Моның өчен статистиканы карау да җитә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданнар хәлен теркәү Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, 2019–2022 елларда ел саен өч йөзгә якын 60 һәм өлкәнрәк яшьтәге кияү белән кәләшнең никахы теркәлә, бу – язылышу турындагы актларның якынча 1 процентын тәшкил итә. Һәм игътибар итегез: әле аның динамикасы да уңай. 2023 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча өлкәннәрнең гаилә кору очрагы 1,4 процентка кадәр арткан. Быел көмеш яшьтә өйләнешүчеләр саны Лаеш муниципаль районында иң күбе. Анда 60 яшьтән өлкәнрәк кияүләр барлык никахлашкан ир-атларның – 12 процентын, кәләшләр 9 процентын тәшкил итә. Шулай ук Тәтеш, Әгерҗе, Сарман районнарында да өлкәннәр икенче яшьлекләрен кичерә икән. Ә менә Апас, Балтач, Мамадыш районнарында агымдагы елның сигез аенда бер генә өлкән кеше дә гаилә кормаган. Быел рес-публикада иң өлкән кияү егетенә – 88, ә аның кәләшенә 57 яшь. Иң өлкән кәләшкә – 82, ә аның юлдашына 81 яшь икән.
«Мәхәббәтсез яши алмыйм»
Алда язганнар коры статистика булса да, теркәлгән факт. Гаиләне төрле сәбәпләр белән коралар дип әйтүчеләр дә табылыр, әмма наз, яратышу – бергә тормыш итүнең төп баганаларының берсе. Бу фикерне раслап, тагын бер күренешкә игътибар итми булмый. Интернет киңлекләрен үз итеп, анда актив булган өлкәннәр өчен танышулар сайты да бер мәйдан булып тора икән. Хәтта интернетта Татарстанның эре шәһәрендә яшәүче 60 яшьтән өлкәннәр өчен махсус танышулар бите бар. Федераль сайтларда да 60 яшьтән өлкән булган бик күп татарстанлыларның белдерүләре эленеп тора. Ул сайтларны анализлап утыра торгач шуны аңладым: алтмыштан соң тормыш башлана гына! Бу яшьтә картлык килми икән әле ул. Чынлап! Парын эзләүчеләр арасында 75 яшьлек ханымнар да бар. Үзләре турында тасвирлап язалар. Араларында маҗара эзләүчеләр дә бардыр, әмма күбесе, ире вафат булып, тол калуы турында, «вакытымны оныклар, балалар белән үткәрәм» дип язалар.
Тормышта терәк тә, наз да кирәк икән дип язучылар күп. 72 яшьлек бер ханым «мин мәхәббәтсез яши алмыйм», дип язып куйган әле. Нигездә, алар барысы да югары белемле. Тормышчан фотоларын куйганнар: йә алар ялда, йә концертта, йә кухняда пешеренәләр. Ә менә 60 яшь-тән өлкәнрәк булган танышырга теләүче ир-атларның күбесе картрак күренә. (Ир-ат янында һәр-вакыт хатын-кыз булырга тиеш шул ул!) Барысының да хоббие бар диярлек. Танышуга җитдирәк карамаганнары, «бер төн өчен» эзләүчеләр дә юк түгел. Сайтта утырган ха-нымнарның күбесенә өлкән яшьтә мөнәсәбәтләр кору турында сөй-ләшүгә чакырып язып карадым. Әмма берсе дә риза булмады.
Ә менә сөйләшергә теләүче ир-атлар күп иде. Алар очрашуны шарт итеп куйды. «Бу – танышуның бер алымымы? – дип язды исемен Марат дип куйган 64 яшьлек чибәр генә бер ир-ат. – Әмма, гафу итегез, сез минем өчен яшь. Мине бары тик үз яшьтәшләрем генә кызыксындыра». Журналистлык кызыксынуым тагын да артты. Ни өчен яшьтәш-ләр генә дип сорамый кала алмадым. «Беренчедән, сез – яшь хатын-нарның төрле яклап таләбе бик зур, балалар үстерәсегез бар; икенчедән, үз яшьтәшләрем күпкә тәҗрибәлерәк, зирәгрәк, тормыш күргәннәр», – дип җавап язды ул.
Яшь – киртә түгел
РАНХиГС федератив күзәтүләр методологиясе үзәге директоры, социолог Дмитрий Рогозин язуынча, 65 яшьтән 69 яшькә кадәрле россиялеләрнең өчтән бер өлеше мәхәббәт белән шөгыльләнә, 70–74 яшьтәгеләрнең – 16 процентында, 79 яшькә кадәрге өлкәннәрнең 6 процентында интим тормыш саклана. Алда язганча, статистика да өлкән яшьтә парлашуның артуы турында сөйли. Димәк, яратышу яшенең чикләре киңәя. Ни өчен? Картлыктан профилактикалар белән шөгыльләнгән белгеч – геронтоло-лар раславынча, хәзерге 50 яшь ул – яңа 30 яшь. Ә 70 яшьтәгеләр үзләрен, нигездә, 50 яшьтә кебек хис итә. Юкка гына дәүләт пенсия яшен арттырды дип уйлыйсызмы?! Сексологлар фикеренчә, өлкәнәйгән саен, сексуаль ихтыяҗ сүнә дип уйлау – зур ялгышлык. Теләк һәм ихтыяҗ булып та, партнер юклык йә берсенең сәламәт булмавы күп очракта проблемага әйләнә. Тол калган өлкән яшьтәге ирләр өйләнергә теләк белдерә икән, чигә тирәсендә бармак әйләндерергә, гаилә корырга теләгән тол калган хатын-кызларга ачуланып карарга кирәк түгел. Һәм, әлбәттә, пар эзләү – ашарга пешерү, кер юу, иптәш өчен генә дә булмаска мөмкин. Өлкән яшьтә булуга карамастан, якынлык кылу теләге булуны нормаль хәл дип саный сексологлар. Теләк сүнү – сәламәтлекнең камил булмавы турында сөйли дип тә әйтәләр.
Дөрес, климакс вакытында хатын-кызларның теләге бераз сүрелә, әмма бу әле барысына да нокта куярга кирәк дигән сүз түгел. Клиник тикшеренүләр, хатын-кызларның теләге 80 яшькә кадәр калуын ачыклаган. Моны уролог-андролог, сексолог Любовь Мумладзе да раслый. Кызганыч, интим тормыш 50 яшькә кадәр генә гөрли, аннан соң ир белән хатын арка терәшеп кенә йоклый дип уйларга күнеккәнбез. Өлкән яшьтә яратышу әдәпсезлек дигән караш та бар. Ә табиб менә бу стереотипны җимерә.
– Демографик күрсәткечләрне алсак, бүгенге көндә картлык чоры 80 яшьтән башлана, – дип сөйли Любовь Мумладзе. – Дөрес, монда кеше факторы да бар. Картлык һәр кешегә төрле вакытта төрлечә килә. Кемнең ничек гомер итүенә бәйле бу. Тормыш рәвеше, начар гадәтләр, эшчәнлек өлкәсе – моңа барысы да тәэсир итә. Шуңа күрә дә картлык турында алдан ук уйланырга кирәк. Кызганыч, ул чорга керүче кеше-ләрнең сәламәтлегенә безнең илдә әллә ни игътибар юк. Гериатр хез-мәтләре дә кирәгенчә үсмәгән. Акушер-гинекология хезмәте дә бөтен хатын-кызны колачлап бетерә алмый. Ә бит климакс башлануга хатын-кыз, табибка барып, күзә-телеп торырга, вакытында дәвала-нырга тиеш. Өлкәннәрнең яратышуы башкачарак – яшьләрнеке кебек дәртле булмаска да мөмкин. Физик якынлыкны эротика алмаштыра. Ягъни бу яшьтә парлар бер-берсенә назлырак, сизгеррәк, игътибарлырак. Яшьлектә менә шул эротик дәрт җитми. Көмеш яшьтә якынлык кылу кими, әмма ул бө-тенләй башка дәрәҗәгә күчә, баш-ка эмоцияләр дә тудыра. Кәеф күтәрелә, кеше үзен кирәкле итеп тоя. Бу яшьтә сине яратуларын белү яшәргә дәрт өсти.
Табиб әйтүенчә, менопаузадан соң кайбер хатын-кызлар яратышуның тәмен татый гына башлый, чөнки авырга узармын дигән курку бетә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, яшьләргә караганда, бик күп өлкән парлар сексуаль тормышларыннан канәгатьрәк. Любовь Мумладзе аеруча кисәтә: якынлык кылудан туктаган хатын-кызлар бик тиз картая башлый! «Картаясыгыз килмәсә, бервакытта да ирегезгә «юк» дип әйтмәгез, аңа да яхшы, сез дә яшь калырсыз», – ди ул елмаеп. Хатын-кызга мәни (сперма) белән ир-ат гормоннары керә, алар – көчле анаболиклар. Ул матдә тән тонусына, кәефкә, матдәләр алмашына тәэсир итә. Шуңа күрә дә интим тормышы булган хатын-кызлар аеруча энергияле, көр, актив. Физик яратышудан туктауны ир-атлар бик авыр кичерә: йокысызлыктан интегә, кәефе булмый, депрессиягә бирелә. Хатын-кыз бу җәһәттән тиз көй-ләнә. Дөнья мәшәкатьләре, оныклары белән онытыла.
Сексолог-андролог Любовь МУМЛАДЗЕ:
«Өлкән яшьтәге парлар бер-берсенә назлырак, сизгеррәк, игътибарлырак. Яшьләргә менә шул җитми...»
Бу хәлгә калмас өчен, табиб бары ике генә рецепт әйтә: вакытында табибка йөреп, бөтен ялкынсынуларны дәваларга һәм яратырга. Әлбәттә, көне буе бер-береңне назлап тору дигән сүз түгел ул. Үзара хөрмәт, кайгырту мөһим. Любовь Мумладзе тагын шуңа басым ясый: төнге тормыш көн дәвамында формалаша! Бу әле парлар турында. Ә бит җәмгыятьтә ялгыз яшәүче пенсионерлар да күп. Психологлар әйтүенчә, ялгызлык, күңелдә «күбәләкләр очмау» өлкән кешенең психоэмоциональ халәтенә берничек тә уңай йогынты ясамый. Социологлар да тикшеренүләрендә кабат-кабат шуны ачыклый: бәхетле озын гомер – янәшәңдә парың булу белән турыдан-туры бәйле.
Көздәге җәй
Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда гомер озынлыгы һәм өлкән яшьтәге кешеләр саны арта. Илнең бик күп өлкәннәре социаль яктан актив, ягъни тулы канлы тормыш алып бара. Бу теманы язарга алынуымны белгәч, бер танышым: «Физик яратышу өлкәннәрдә түгел, 30 яшьтән узганнарда да юк бит инде ул. Аңа вакыт та, теләк тә, көч тә калмый», – диде. Бәлки, ул бер нәрсәдә хаклыдыр. 30–50 яшьләрдә «кирәк» чире белән җенләнәсең. Карьера ясарга кирәк, кояш астында булдырган урыныңнан төшеп калмаска кирәк, машина-фатир алырга кирәк, ипотека түләргә кирәк, балаларны көндәшлеккә сәләтле итеп үстерергә кирәк... Бу бетмәс-төкәнмәс ыгы-зыгыда кайчак ләззәт алу түгел, суларга да онытабыз кебек. Рәхимсез көндәшлеккә корылган дөньядан бераз иреккә чыга алгач кына (60–65 яшьләрдән соң), ниһаять, үзебез турында уйлана башлыйбыз. Нәкъ шул яшьләрдә зирәклек, ниндидер бер тынычлану барлыкка килә, ди психологлар. Урта яшьтәгеләргә караганда, өлкәннәргә бәхетле булу җиңелрәк дип саный алар. Үзебез дә көмеш яшьтәге парларга көнләшеп карыйбыз әле кайчак. Менә шушыннан соң аларга ничек итеп «картлар» дип әйтәсең?! Карт түгел алар, гомер көзендә тормыштан тәм табып яшәгән өлкәннәр. Ә без беләбез: кайбер елларда әбиләр чуагы җәйләрдән дә матур була. Кайвакыт алмагачлар яңадан чәчәк ата хәтта...
Белешмә
Җир йөзендә халык картаеп бара, шул исәптән, Россиядә дә. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, илдәге халыкның 36 проценты өлкән яшьтә. Бу – һәр өченче кеше дигән сүз. 20 ел эчендә аларның өлеше 7 процентка арткан. Көмеш яшьтә булганнарның 25 проценты эшләп йөри. Өлкәннәрнең нәрсә белән мәшгуль булуларын ачык-лар өчен, социология үзәге сораштырулар үткәргән:
62 проценты – балаларын һәм оныкларын карый;
58 проценты – өйдән тыш эшләр белән мәшгуль (балыкчы, бакчачы, төрле клубларга йөри);
27 проценты – кул эшләре белән шөгыльләнә;
24 проценты – театр-музейларга йөри;
12 проценты – волонтерлык эшчәнлеген алып бара.
Сораштырылучыларның яртысы – парлы, 31 проценты ялгыз йә балалары белән яши.
Шунысына да игътибар итик: һәр унынчы өлкән кешенең янәшәсендә ярдәм сорарлык беркеме дә юк.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк