Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез! Мине борчыган бер сорау бар, үзегезнең фикерегезне әйтсәгез бик рәхмәтле булыр идем. Мин кияүдә. Ирем белән икебез дә авыл балалары. Уфада эштә таныштык, икебез дә бер олы предприятиедә эшләп йөрибез. Әлегә балабыз юк. Быел ипотекага фатир алырга идек. Күңелемә тынычланырга бирмәгән нәрсә – ул бик нервалы эш. Университетны бетергәч инженер булып ике ел эшләдем, аннары, менә ярты ел инде, шул ук заводта «отдел закупок»та эшлим. Технолог булып эшләгәндә коллектив бик яхшы түгел иде: яшьләр бер-ике ел эшлиләр дә китәләр, егермедән биш кеше – картлар гына постоянно эшли иделә. Бертуктаусыз ыгы-зыгы, кычкырыш, тавыш, төрле усал кешеләр, «быдло» диеп әйтергә дә оялмас идем. Син кешечә хөрмәт белән карыйсың, ә алар синнән көләләр һәм кимсетеп арттан сөйлиләр. Күпме кайтып елый идем. Аптырагач, иремнеңн танышының хатыны янына – «отдел закупок»ка күчтем. Үзем өчен яңа һөнәрне өйрәнеп, бик тырышып эшлим. Әмма монда да нерваларымнан котылмадым. Беренчедән – хатыннар коллективы, икенчедән – шул ук завод, бертуктаусыз ыгы-зыгы, кабаландыру, эштә генә яшәү: тын да алырга бирмиләр. Бик тырышып ташлаган булып чыктым ахрысы – начальница үзенең ярдәмчесе итеп мине күрергә тели. Әмма миңа ул кирәкми, чөнки минем үземнең дә туры минеке булган эшләрем күп – аларын да өлгертеп булмый (безнең отделда беркем беркайчан бернигә өлгерми). Ә ул тагын үзенең эшләрен миңа тага: «найди то, принеси это, разберись, выясни». Аны үзенең начальнигы өстән кыса – бертуктаусыз заданиеләр бирә. Ә ул – миңа, чөнки мин беркайчан да «юк» диеп әйткәнем юк, һәркайчан ярдәмгә ашыгам. Башкалар ул эш кушса мыжгый башлыйлар. Өйгә кайтам да авам, кайтам да авам – бер грамм көчем юк: иремә дә, өйгә дә. Гел нервада, әйтерсен, «на пороховой бочке сижу». Менә әле ике атна ялда. Шундый тынычлык, бернәрсә башны кайнатмый, «хәзер эшкэ чакырталар, шалтыратып» дигэн уйдан башка. Ирем белән дә шундый икенчемен, төнгә дә көчем кала, хәтта ул аптырый минем шундый теләгемә. Башка эш эзлим дә, интернет тулы вакансиялар, әмма алар бар да мине алдар кебек. Мондый бертуктаусыз нервалы эштән соң бөтен җирдә дә шулай кебек тоела. Ирем дә туйды. Аның да эше җиңел түгел – станок артында. Һәр көн бертөрле. Коробкада шикелле утырасын – иртән караңгы, кич кайтасың – караңгы. Кыш ни, җәй ни – гел бер төрле. Ирем үзенең поселогына кайтасы килә ди. Анда 10 мең кеше яши, берничә бәләкәй предприятие гына бар, зарплатасы Уфадагы шикелле түгел инде. Әмма анда яшәве дә, фатирлар да арзан. Белмим, нишләргә, әллә нинди куркулык, катып калганмын шикелле. Өйдә кибеткә чыгарга курка башладым, нәрсә булып бетәр. (Рамина, Уфа)

Эксперт җавабы:

Рамина, әгәр дә сез ситуацияне үзгәртә алмыйсыз икән, димәк ситуациягә карашыгызны, мөнәсәбәтегезне үзгәртергә тиешсез. Сезгә ирегез белән әлеге сорауларга җавапларны кәгазьгә язып, яхшылап утырып уйлашырга һәм киңәшләшергә кирәк: 1.​ Сезнең (ирегезнең һәм үзегезнең) максатыгыз нидә, ягъни нәрсә телисез? (әйтик, матур гаилә корып балалар үстерергә, яки карьерада уңышларга ирешергә, яки матди байлык тупларга һ.б.). Шул максатка ирешү күзлегеннән чыгып караганда: 2.​ Әлеге эшегездә һәм Уфада калган очракта сез ни отасыз һәм ни югалтасыз? (Кәгазьне икегә бүлеп бер ягына – отышны, икенчесенә оттырышны языгыз. Чагыштырып карагыз.) 3.​ Әлеге эшегездән китеп Уфада башка эш тапкан очракта, сез ни отасыз һәм ни югалтасыз? (Югарыда күрсәтелгәнчә эшләгез.) 4.​ Ирегезнең туган ягына кайтып яшәсәгез нинди плюслар һәм минуслар килеп чыгарга мөмкин? Бу очракта ирегезнең туганнары белән якыннан мөнәсәбәтләр корырга кирәк буласын да онытмагыз. Сезгә беркем дә төгәл җавапны әйтеп бирмәс, бөтен уңай һәм тискәре якларын уйлап караганнан соң, сез үзегез карар кабул итәргә тиеш. Бәлки сез ирегезнең туган ягына кайтып китәрсез, бәлки эшегезне алыштырырга туры килер, ә бәлки хәзерге эшегездәге мөнәсәбәтләргә башка күзлектән карарга өйрәнерсез. Беркайчан һәм беркемгә дә «юк» дип әйтә белмәү ул күп проблемаларның (шул исәптән гаиләдә һәм көнкүрештә дә килеп чыга торган психологик проблемаларның да) нигезендә ята. Кайда гына булсагыз да, үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртырга, кирәк вакытта каршылык күрсәтергә өйрәнергә туры киләчәк. Юкса яңа эш урыныгызда да сезне «җигәргә» әзер яңа җитәкче көтеп торырга мөмкин.

Хәзер укыйлар