Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Без иптәшем белән 32 ел яшибез. Яшьли бик яратышып өйләнештек. 3 балабыз – бер улыбыз, ике кызыбыз бар. Мин ирем, балаларым дип кенә яшәдем, үземне уйлау дигән нәрсә булмады. Ирем, балаларым дип кенә тибеп яшәде йөрәгем –арттырмыйм. Тик ирем хыянәт итте... Ниләр кичергәнемне язып кына аңлата алмыйм. Минен өчен дөнья туктады. Кем кем, минем үлеп яраткан ирем мине кемгәдер алыштырган?! Ул миннән гафу үтенде, исереклек аркасында булды диде, барыбер син генә минем йөрәгемдә ди. Мин нык-нык кайгырдым, төннәрен йоклый алмадым, әй уйландым, әй уйландым: мин бервакытта да уйламаган идем шундый хәлгә калырмын дип. Мин аны гафу итә алмадым, ә гаиләмне таркатмадым. Үзенә әйттем мин сине бүгенне көннән яратмыйм, тик балалар хакына гына яшим дидем. Һәм шулай итеп ул минем йөрәгемдә яшәүдән туктады. Ул минем өчен юк иде, тик – балаларымның атасы. Шулай итеп яшәп ятканда мин юлда бер ир белән таныштым. Очраклы гына. Ул да гаиләле, хатыны, балалары бар. Телефон аша сөйләшеп йөрдек, очраштык. Күп вакыт үткәч аңладык – без-беребезне яратабыз! Дөньяга яңа тугандай булдык икебез дә. Бу хәл хәзер 5 ел дәвам итә. Бер-беребезгә нык өйрәндек, озак күрешеп булмаса, нишләргә белмибез... Хәзер без 50не үттек. Икебез дә аңлыйбыз – гаиләне таркатып булмый, соң, бик соң инде. Ул турыда уйларга да куркыта. Мин аны үлеп яратам. Ансыз бу дөньяның яме юк. Төннәрем аны уйлап үтә, нык-нык сагынам аны! Миңа бик кыен, үземә урын таба алмыйм, нәрсә эшләргә дә белмим. Яратмаган кеше белән яшәүләре бик кыен икән. Ә бит кайчандыр мин аны үлеп ярата идем. Хыянәте белән яратуымны юкка чыгарды, ә хәзер менә икенче кешене яратам. Тик аның белән бергә булу мөмкин түгел. Балаларым хакына бара алмыйм бу адымга: минем аларны кайгыртасым килми. Ничек бар, шулай калсын дип уйлаштык инде. Нык кыен... Нык җафаланам. Аны нык сагынам. Йөрәгем яна. Нишләргә? (Асия, Агыйдел, Башкортстан)

Эксперт җавабы:

Асия ханым, сез кайчандыр хыянәт аркасында иремә карата булган мәхәббәтем сүнде дисез, шулай да гаиләгезне таркатмагансыз, яратмаган кеше белән яшәп калгансыз. Хыянәтне бик авыр кичердем дисез, һәм күп тә үтмәстән үзегез үк башка бер хатынны (сөяркәгезнең хатынын) шундый ук газапларга дучар иткәнсез. Сезнең ике зур хатагыз бар. Беренчесе, ирегезнең хыянәте билгеле булгач, бу ситуацияне яхшылап аныкламагансыз. Үз хисләрегезгә батып, үзегезне кызгану белән мәшгуль булгансыз. Бәлки, чыннан да, бу исереклек нәтиҗәсендә килеп чыккан ялгышу булгандыр. Сез ирегезгә бернинди шанс калдырмагансыз, аны яратуыгыздан мәхрүм итеп, суык ояда яшәргә дучар иткәнсез. Янәсе – ялгыштың, димәк, сиңа гафу ителү юк, гомерең буе газапланып яшә! Мондый гаиләдә балаларга да рәхәт булмагандыр. Мәхәббәт урынына нәфрәт хөкем сөргэн гаиләдә балалар да бәхетсез була. Моның әле аяныч нәтиҗәләре тагын да күбрәктер, бәлки. Икенче хатагыз шунда, сез сөяркә табып тагын бер гаиләне бәхетсез иткәнсез (ә бит анда да ирен өзелеп яраткан хатын, ул мәхәббәттән туган балалар булган). Ирегездән аермалы буларак, сезнең хыянәт елларга сузылган, һәм бу инде исереклек белән кылынган ялгыш түгел! Әгәр дә сез, язганыгызча, сөяркәгезне өзелеп яратасыз икән, сезгә бергә булырга беркем комачауламый. Инде балалар зурлардыр, hәрхәлдә, сезнең адымыгызны аңларлык дәрәҗәдәдер дип уйлыйм. Ялганга күмелеп яшәгәнче, якыннарыгызга дөресен әйтеп, яраткан кешегез белән бергә булу яхшырактыр. Дөреслек ике гаиләгә дә тынычлык китерер дип уйлыйм. Сөяркәгезнең хатыны да, ирегез дә бәлки әле үзләренә тиң кешеләрен очратып бәхетле булырлар.

Хәзер укыйлар