Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.
Хөрмәтле Айсылу ханым! Җавап бирерсезме, белмим, ләкин сорап карыйм инде. Минем бертуган энемнең 3 яшь ярымлык улы бик начар сөйләшә, «папа, мама»дан башка сүзне әйтми диярлек, иҗекләр белән күбрәк, йә ым белән аңлата. Кая алып барырга икән шул баланы, кем ярдәм итә алыр икән? Киленебезгә невролог психо-неврологический диспансерга направление биргән, мин анда ярамый баланы яткырырга, логопед белән эшләп карагыз дим. Берәр акыллы сүз – киңәш бирегез әле, зинһар. (Ләйлә, Камышлы)
Бала үзенен мәктәпкәчә үсешендә билгеле бер этапларны үтә һәм ул этаплар аның психо-физиологик өлгерү үзенчәлекләре белән бәйле. Әйтик, 3 яшьләрдә бала инде сорауларга аңлаешлы итеп жавап бирергә, гади генә җөмләләр белән булса да әңгәмәдә катнаша алырга һ.б. тиеш. Ләкин болар стандарт таләпләр, ә һәр сабый үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия. Аның үсеше башка балалардан аерылып торырга мөмкин. Әйтик, бер бала бик иртә сөйләшә башлый, ә икенчесе ике яшьтә дә бик аз сүз кулланырга мөмкин, ә үсеш дәверендә ул, киресенчә яхшырак үсеш нәтиҗәләре күрсәтергә ихтимал. Болар барысы да норма булып тора – әгәр дә бала сәламәт булса һәм аның бераз әкренрәк җитлегүе бары тик үсеш үзенчәлекләре генә булса. Ләкин монда бер бик зур куркыныч бар. Ул да булса, баланын үсеше тоткарлануы сәламәтлегенә бәйле булган очракта. Әйтик ул начар ишетә, яки күрә, анда башка төрле тайпылышлар бар (әйтик, дислексия). Бу очракта шиксез, табиб белән киңәшләшү кирәк. Ләйлә ханым, кызганычка каршы, баланың үзен күрми торып бер төрле генә киңәш бирү мөмкин түгел. Шулай да, педиатр киңәш бирә икән, аның сүзен игътибарсыз калдыру урынсыздыр дип беләм. Вакытында табиб ярдәме ала алмауның нәтиҗәсе бала өчен катастрофага тиң булырга мөмкин.