Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.
Хәерле кич, Айсылу ханым! Моннан ярты ел элек әнием һич көтмәгәндә үлеп китте... Минем өчен бик зур стресс булды булды бу. Хәзер тик торганнан, әнине уйлап елыйм. Аның үлемендә үземне бик тә гаепле саныйм. Вакыт дәвалый диләр, тик бер дә алай түгел ахры. Ул миңа вакыт узган саен күбрәк кирәк, мин аны шул хәтле сагынам. Гел дә төш кенә шикелле. Әйтерсен бу хәлләр минем белән түгел. Ирем мине аңламый, мин елый башласам: «Нигә син елыйсын? Үлгән артыннан үлеп булмый», – ди. Бу очракта миңа нишләргә? Алдан ук рәхмәт. (Миләүшә, Саба)
– Яшәү дәверендә кеше, кызганычка каршы, югалтулар кичерергә мәҗбүр. Якын кешеләребез дә мәңгелек түгел, иртәме-соңмы без алардан аерылабыз. Югалтулар һәр очракта авыр кичерешләр чыганагы булып тора һәм кайбер очракта депрессиягә үк китереп җиткерергә сәләтле. Психологиядә «ачы хәсрәт» дигән төшенчә бар, ягъни үлем очраклары кешене әлеге халәткә кертә. Ачы хәсрәт ситуациясен кеше дүрт стадиядә кичерә. Беренче стадияне шок стадиясе дип атарга була. Кеше якынының үлемен ишетеп, бу хәлдән шашып кала, ул аңа ышанмый. Бу берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шок шундый көчле булырга мөмкин, хәтта кеше вакытлар узгач кайбер вакыйгаларны бөтенләй хәтерләмәвен аңлый. Икенче стадияне шәхсән ачы хәсрәт стадиясе дип атарга мөмкин. Бу стадиядә кеше инде югалтуны тулысынча аңлый, югалту ачысы аны дулкын шикелле каплап ала, бу приступлар вакытында кеше чын рухи, җан газаплары кичерә, ул елый, мәрхүм турында берөзлексез сөйли, яки киресенчә үз эченә бикләнә, «катып» кала. Бу халәт берничә айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Өченче стадия якыныннан башка тормыш-көнкүрешне, яшәүне җайга салу белән бәйләнгән. Вафат булган кеше исән чагында билгеле бер вазифалар башкарган, гаиләдә ниндидер функцияләр үтәгән. Хәзер инде аннан башка яшәргә өйрәнергә кирәк. Бу да үзенә күрә бер сынау, югалтуны сиздереп торучы бер билге, җан газабы сәбәпчесе. Дүртенче стадия вафат булган кешегә карата яңа рухи мөнәсәбәт формалаштыру этабы дип атарга булла. Бу стадиядә вафат булган якынының инде кайтарып булмаслык югалту икәненә тәмам ышанып, шул ук вакытта аның белән рухи бәйләнешләрне яңача итеп кору таләп ителә. «Мин аңа һәм үземә хәзер ничек ярдәм итә алам?» – бу шушы этапның төп соравына әйләнә. Һичшиксез, бу дөньяда без инде югалткан якыныбыз белән аралаша алмыйбыз, әмма рухи аралашу һичшиксез, бик мөхим. Без инде безне мәңгелеккә калдырып киткән кадерле кешебезне онытмыйбыз: аңа хәер-догада торабыз, каберен карап, тәртиптә тотабыз, анын рухына багышлап Коръән ашлары уздырабыз, гомумән алганда, мәрхүм безнең күңелебездә билгеле бер әһәмиятле урынын саклый. Әче хәсрәт үзенә күрә бер сабыр моңсулык белән алышына – бу стадияне рухи яңарыш стадиясе дип атарга мөмкин. Бу этапларның барысында да диннен, Коръән аятьләренең, догаларнын шифасы бик зур. Гомумән диндә, аеруча безнең ислам динендә кайгылы чакта үзеңне тотуның бик матур һәм камил кагыйдәләре бар. Шуларга таянып эш итү югалту кичергән кешенең җан газабын киметсә, мәрхүм белән аралашуның бер юлы да була алыр иде.