Чәчәкле майның үзе кебек ямьле, җылы ул.
Тышлыктагы фотодан елмаючы сөйкемле ханым – Гөлчәчәк Сабирҗанова. Гөлчәчәк – китапханәче. Музыка даирәсен калдырып, ни өчен китаплар дөньясын сайлавы – «Мәгарә сакчысы» язмасында.
Казакъстанда үз хатынын ерткычларча җәзалаган Куандык Бишимбаевка бөтен дөнья алдында суд бара. Нарцисс-золымчылар кулыннан һәлак булган хатын-кызлар бер Салтанат кына түгел. Ни өчен шулай килеп чыга? Бу сорауга җавапны «Нарцисс корбаны» язмасында психолог һәм психиатр белән бергәләп эзләрбез.
Яңа саныбыздагы иң тетрәндергеч язмаларның берсе «Исән калдык!..» язмасы. 900 көн буена камалышта булган Ленинград халкының көчле рухы бүген дә сокландыра.
Самра Бикмиевага хәтта Президентлар да мәхәббәт белдерә. Гаҗәеп чибәр һәм балериналар көнләшерлек нәзакәтле була ул. «Чибәр агент» язмасы Буа районы Килдураз авылында туып-үскән татар кызы, НКВДның тышкы разведкасы агенты турында.
«Мин язмышны җиңдем» сәхифәсенең геройлары – көчле кешеләр. Сау-сәламәт йөргән җиреннән кинәт билгесез чир белән авырый башлаган Әдилә Имамиева да көчле рухлыларның берсе. «Күзгә күренмәс канатлар» язмасы аңа багышланган.
«Мәктәпкә... барасы юк?» язмасында улын өйдә укытырга мәҗбүр булган әни кешенең уйланулары. Өйдә укуның уңай һәм кире яклары, укытуның бу ысулын сайлаганда нәрсәләргә әзер булырга кирәклеге хакында ул.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән гайбәт, аның безгә булган зыяны турындагы әңгәмәне «Гайбәт – иң зур гөнаһ» язмасыннан укый аласыз.
Һәр саныбызда – яңа хикәя. Бу юлы Гүзәл Әдһәмнең «Китек кыңгырау» хикәясен тәкъдим итәбез.
Поэзия битендә – Фәнил Гыйләҗев шигырьләре.
Йолдыз Миңнуллинаның «Прима» язмасы укучыларыбызны театрның сәхнә артына алып керә. Артистларның спектакльгә әзерләнгәндәге кичерешләре, күңел халәте, куркулары һәм яшәеше турында ул.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә, гадәттәгечә, табибларга сораулар, этикет кагыйдәләре, дөрес туклану, хатын-кыз сәламәтлеге һәм яңа рецепт. Бу юлы Италия ризыгы – бәрәңгедән ньокки пешерербез.