Ноябрь саны ел саен үзенә бер үзгә була безнең.
Әниләргә багышланган җылы язмалар күбрәк булып, журналыбызны Әниләр көненә атап чыгаргангадыр ул, мөгаен. Бу санда укучыларыбызны матур язмалар белән генә түгел, Әниләргә дигән кечкенә генә бүләгебез – тәбрикләмә һәм ябыштыргыч белән дә сөендерергә булдык.
Әни ул – кайда булса да әни. Хәтта язмышы рәшәткә артына керергә мәҗүр итсә дә, бик күпләр Әни вазыйфасына тугры булып кала. «Рәшәткә артындагы әниләр» дигән эксклюзив репортаж бер генә укучыбызны да битараф калдырмас.
Тышлыгыбыздан елмаеп караучы ханым – Гүзәл Шәрифуллина. Аны үзе яшәгән һәм эшләгән Сабада гына түгел, авылларда да яхшы беләләр. Моның серен «Гүзәл булса, бар да була» дигән язманы укыгач белерсез.
«Мин качам, син тап!» дигән язма замана балаларының уеннары проблемасын күтәрә.
Сәйдәш көйләрен бездә аннан да күбрәк уйнаган кеше юктыр. Гомеренең 60 елын Камал театрына багышлаган Фуат Әбүбәкеров турында – «Һәр сүзем – театрга мәдхия» язмасында.
Бу санда укучыларыбызга Рәдиф Гаташ газәлләрен һәм Гүзәл Әдһәмнең «Җиләк тәме» дип аталган өр-яңа хикәясен тәкъдим итәбез.
Һади Такташ һәм Гөлчирәләр... Шагыйрь тормышында алар берничә була. «Иң җылы хисләрем – сиңа» язмасы шагыйрьнең мәхәббәте турында.
«Акыл чыбыгы»ннан акыллырак әниләр язмасы да укучыларыбызга һичшиксез ошар дип уйлыйбыз. Алты бала үстергән гап-гади авыл хатынының нинди оста психолог һәм оста педагог булуы турында ул.
Укучыларыбыз яратып укый торган «Мин язмышны җиңдем» сәхифәсенең героинясы сигез ел әни булып та, бу изге сүзне ишетүдән мәхрүм. Гел шат, бәхетле күренгән әнинең җанында нинди яралар булуы, язмышның нинди сынаулары белән көрәшергә туры килүе «Яшәсәң, сигез ел яшәрсең...» язмасында.
«Әни тәрбиясе» дигән язма Ватанга тугры уллар үстерү турында.
«Тәкъдирне үзгәртеп булмый, әмма...» язмасының герое Альбина Абрамованың күзләре күрми. Ләкин бу аңа әни булырга, хыялларын чынга ашырып, зур сәхнәгә чыгарга комачаулый алмаган.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә – укучыларыбыздан килгән сорауларга табиб җаваплары, этикет кагыйдәләре, хатын-кыз сәламәтлеге һәм өр-яңа рецепт. Бу юлы фарсы ашы «Э джо» пешерәбез.