Логотип
Саннар

Май саныбыз!

06 мая 2025 Май саныбыз!

Май саныбыз!

Май саныбыз! 
Майны без ел да гел башкача көтәбез. Безгә Җиңү алып килгән ай бит ул! Май санына кергән язмалар да үзгә: ул дәһшәтле еллардан соң инде күпме гомер узса да, сугыш китергән хәсрәтнең иге-чиге беркайчан булмас шикелле... 
«Сөембикә»нең май саны тышлыгын Рокыя апа Сәхабетдинова бизи. Аңа бүген 94 яшь! Ул Ленинград өлкәсендә, Кронштадт шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь була. 
Сугыш аларда бөтен җирдән дә алданрак: сәгать дүртенчедә үк башлана.  Алар йортына да бомба төшә. Ә бер елдан аларның гаиләсен эвакуациягә озаталар. Юлда ике сәгать эчендә Рокыя башта абыйсын, аннан әтисен югалта. Әмма югалтулар моның белән генә тәмамланмый әле... Сугышның Рокыя апа өлешенә тигән сынаулары турында  «Барысын да хәтерлим...» дигән язмадан укыгыз. 
Авторы – Гөлнур Сафиуллина. 

«Җиңүгә таба очыш». Бу язма Советлар Союзы Герое, очучы Мәгубә Сыртланова турында.  Батыр татар кызының без белгән һәм белмәгән яклары турында ул. Нигә алар полкының очучы хатын-кызларын немецлар «төн пәриләре» дип атый, Мәгубә башка очучылардан кайсы ягы белән аерылып торган, герой исеме аңа нинди батырлыклары өчен бирелгән? Бу сорауларның барысына да җавап бар язмада. 
Авторы – Лилия Гәрәева. 

Илмира Гыймаеваның «Шигърият»  рубрикасында урын алган «Кызыл карлар яугач» дигән поэмасын да күз яшьләрсез укып булмый. Ул әтиләрен бер мәртәбә дә күрмәгән сугыш чоры балаларына багышлана. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмаган, димәк, кимсенеп, юклыкта, мохтаҗлыкта үскән балалар турында ул. Бүген инде ул «балалар» сиксәненче дистәне ваклый, әмма бер тапкыр күрмәгән әтиләрен сагыну, юксыну хисе алар күңелендә әлегәчә яши... Тынгылык бирми... 

«Ул кояш иде...» Ә бу язма безне бүгенге көнгә, аның иң зур фаҗигасенә, хәзерге югалтуларга алып кайта. «Каһарман әнисе» рубрикасында дөнья күргән бер генә тарихны да тетрәнми укып булмый. Бу әниләрнең газиз уллары, кадерледән кадерле кешеләре бүген махсус хәрби операциядә катнаша. Гүзәл ханым Гыйзәтуллинаның улы Рәйхан хәрби заданиене үтәгәндә алган ярларыннан һәлак булган. Бу язма Рәйханның якты истәлеге турында: ул нинди булган, нинди гаиләдә үскән, аның дуслары, классташлары, укытучылары Рәйханны ничек хәтерли... Батырлар онытылырга тиеш түгел! 
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова. 

«Улым... Минем улым бу!» Үзәкне өзәрлек язмаларның берсе. 2021 елның 11 маенда, Казанда, 175 нче гимназиядә булган фаҗигане әле барыбыз да хәтерлибез... Ә Айгөл Хәсәнованың улы Кәрим бу көнне террорист бәреп кергән класста укыган... Иң авыр хәлдә калган ике баланың берсе аның улы була... Бу гаиләгә ниләр кичерергә туры килгән, фаҗига аларның тормышын ничек үзгәрткән, Кәрим бүген кайда, нәрсә белән шөгыльләнә – язма шушылар хакында. 
Авторы – Алсу Шакирова. 

Май аенда күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, талантлы җитәкче Римма Атлас кызы Ратникова үзенең зур юбилеен билгеләп уза. Ул безнең «Сурәт» рубрикасы кунагы. «Журналист, редактор, депутат...» язмасында без Римма ханым үткән юл – аның нәсел тамырлары, балачагы, уку еллары, уңышка ирешү серләре, мавыгулары, мәхәббәт тарихы, дуслары, гаиләсе белән танышабыз. Һәм аның өр-яңа якларын ачабыз!  (Сез менә аның пианинода да уйнавын белә идегезме?)
Авторы – Эльмира Закирова. 

«Хуҗабикә» рубрикасында укучыларны «Том-ям» ашын әзерләү буенча мастер-класс көтә. Тик ул үзебезчә – татарча. Аны «Сөембикә» укучылары өчен Кукмара районының Вахит авылында яшәүче блогер Тәнзилә Идиятуллина үткәрә. 

Журнал аша очрашырбыз!
 
«Сөембикә»гә язылырга онытмагыз: 

Хәзер укыйлар