Җәй – яллар, сәяхәтләр, очрашу-сөйләшүләр вакыты. Шул матур очрашуларның берсе безнең «Сөембикә» журналы белән булсын әле. Җанга, күңелгә рәхәтлек бирә торган очрашу булыр ул дип өметләнәбез.
Тышлыгыбызны Айлин бизи. «Хатын-кыз – сер ул!» – ди Айлин. Сәхнәдән сез дә Айлинны бик назлы, нәзберек, иркә хатын-кыз итеп күрәсез – бер проблемасы да юк кебек. Һәм проблемалар булса да, ул аны чишәргә сәләтсездер дип уйлыйсыздыр. Әмма «Үҗәт Айлин» дигән язма сезгә аны бөтенләй башка яктан ачар. Аның никадәр көчле икәнен күреп шаккатырсыз. Кешегә балачакта салынган тәрбия, тормыш кыйммәтләренең никадәр зур роль уйнавына тагын бер кат инанырсыз.
Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.
Канцерофобия – онкологик чирләр белән авырудан патологик рәвештә курку шулай дип атала. Бу фобиядән ничек котылырга, аны ничек, нинди юллар, ысуллар белән җиңәргә – «Курку» язмасы шул хакта сөйли. Республика клиник онкология диспансерының маммология мөдире Альберт Гыймранов, диспансерның психологы Алия Әхәтованың киңәшләре бу фобиядән интегүчеләргә бик урынлы булыр.
Язманың авторы – Лилия Гәрәева.
«Тормыш кагыйдәләре» рубрикасының чираттагы кунагы – журналист Минназыйм Сәфәров. Сез аның ихласлыгына игътибар итми калмассыз: ул үзе дә ихлас, журналист буларак әңгәмәдәшләреннән дә шуны көтә. «Тетрәнгән чакларымда күз яшьләремне яшермим. Аларны тыя да алмаган чаклар бар. Әни турында сөйләгәндә яисә әнинең берәр җырын ишеткәндә, мәсәлән. Йә әти белән бәйле берәр хатирә яңарганда... Күз яшен тыю ягында түгелмен, кеше үзен гел кысаларда тотса, ул чиргә әйләнергә мөмкин. Хисләрне дә яшермәскә кирәк дип саныйм», – ди ул.
«Үкенү – хатын-кызга хас сыйфаттыр» дигән язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина.
Гаиләгездә кечкенә кыз үсмиме? Әгәр үсә икән, «Кызым, сиңа әйтәм яки «Татар кызчыгы»н үстерүче әни язмалары» – сезнең өчен. Язманың исеме үк анда сүзнең нәрсә хакында баруын сөйли. Аны укып чыккач, бәйгеләрдә катнашу кирәк икән дигән нәтиҗә ясамый калмассыз. Нигә катнашырга кирәк дигән сорауга да җавап табарсыз.
Язманың авторы – Алсу Шакирова.
«Дөньяда сүземез бар» язмасы сезне дөньякүләм билгеле тюрколог, тәнкыйтьче, зур җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов белән таныштырыр. Хатыйп агага ияреп аның гомер юлы буйлап узарсыз, шулкадәр зур сынаулар кичереп тә, тормышка мәхәббәтен югалтмавына сокланырсыз.
Язманың авторы – Эльмира Закирова.
Шигърият яратучыларны күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигырьләре белән очрашу көтә. Проза бүлегендә – Ләйсән Низамованың дебюты: аның «Ырым» дигән хикәясен укырсыз.
«Мин язмышны җиңдем» рубрикасы бу санда язучы Гүзәл Галләмова турында сөйли. Күпләр аны «Зәңгәр кыңгыраулар», «Ялгыз көймә», «Түз, йөрәк!» һәм башка китаплары аша белә. Ә менә нигә китаплар язарга алынуы, аны моңа тормышның нинди сынавы этәрүе, мөгаен, күпләргә мәгълүм түгелдер. «Ерактагы кыңгыраулар чыңы» язмасын укыгач, мөгаен, язучының иҗатына бөтенләй башка күзлектән карарсыз.
Язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина.
Табиб киңәшләре, этикет кагыйдәләре, йолдызнамә, Татарстан китап нәшриятында чыккан яңа китаплар исемлеге – бу рубрикаларның барысы да дәвам итә.
Ә «Аш-су» сәхифәсендә блогер Илүзә Хөснетдинова сезне үзе уйлап чыгарган «Кабырчык» печеньесы пешерергә өйрәтә. Мастер-класста рецепт бик нечкәләп аңлатыла – сезгә дә аны пешереп карау авыр булмас.
Журнал битләре аша очрашканга кадәр!