Логотип
Саннар

Гыйнвар саныбыз!

13 января 2025 Гыйнвар саныбыз!

Өр-яңа елны башлыйбыз! Ап-ак бураннардан, ак карлардан, якты уйлардан...  Менә шул матур көннәрегезгә үзгә бер җылылык өстәп, өегезгә журналыбызның яңа саны барып керәчәк!  Безгә сезнең белән һәр очрашу – зур бер вакыйга. Сезгә дә шулайдыр дип өметләнәбез.

Инде гыйнвар саны турында. 

Бу юлы тышлыгыбызны Эльза Ибраһимова бизи. Мөслим районындагы уңышлы эшмәкәрләрнең берсе ул. «Тәвәккәллек» дигән язманы укыганда Эльза ханым узган авыр юлны аның белән тагын бер кат узарсыз: ул барысына да үзенең тырышлыгы белән ирешә. Ә хәзер шаккатарсыз: ул әле биш бала әнисе дә! Дүрт егет һәм бер кыз үстерә! Кызының алар гаиләсенә килеп кушылу тарихы турында аерым да язып булыр иде.
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова. 


«Хокуксыз ирләр». Бу язма безнең җәмгыятьтәге шактый четерекле проблемаларның берсен күтәрә: сексуаль характердагы көчләү гамәлендә гаепләнгәннәрне тикшерү эшләре ничек алып барыла? Ир-атка шундый гаеп тагыла һәм ул нахак гаеп икән, аны озак елларга сак астына алынудан ничек коткарып калырга? Язма һич тә педофилларны яклау йөзеннән язылмады. Әмма безнең ирләребез, улларыбыз моңа тарымас дип кем әйтә ала?! Бөтен ирләрне дә бер калыпка салырга ярамый. 
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова. 


«Мин намазга ничек бастым» дигән яңа сәхифә башлыйбыз. Бу юл – һәркемнең үзенеке. Монда берәү дә икенчесен кабатламый. Кемдер намазга тормышының түгәрәклегенә, бөтенлегенә рәхмәт йөзеннән баса. Икенчеләр – язмыш күтәрә алмастай булып тоелган сынауларны җибәргәч, өченчеләр... «Мине намаз яшәтә» дигән язмасында Казаннан Зөләйха Галиева үз тарихын сөйли. Бу рубрикага хатларыгызны сез дә юллый аласыз. 

«Үз дөньям». Без – хатын-кызлар бу рубрикада үз-үзебезгә, тормышыбызга читтән бер караш ташлыйбыз, гадәттә. Нинди генә проблема булса да, аңа елмаеп карыйбыз. Менә тагын берсе. Сез менә телефоныгыздагы ничә төркемдә торасыз? Юри генә санап карагыз әле. Алсу Шакирова санаган – кырык бер, ди. Нинди төркемнәр болар, нигә алардан чыгып булмый? Кызык, язманы укыгач, ватсаптагы төркемнәрегез кимерме икән?


Шигърият яратучыларны бу санда талантлы шагыйрә Нурия Измайлованың искиткеч шигырьләре белән очрашу көтә. Хатын-кыз күңеле генә тоелмый ала торган кичерешләрне шулкадәр матур тасвирлый бит ул... Исән булса, 1 гыйнварда аңа 75 яшь тулыр иде. 

Бу санда өметле яшь язучы Лилия Закированың «Бәхет кочагында» дигән хикәясе дөнья күрде. Һич көтелмәгәнчә башланып китә ул һәм шуңа күрә бер сулышта укыла да. Сүз уңаеннан, күптән түгел бу авторның яңа китабы басылып чыкты. «Язылмаган китап» дип атала ул. Эзләп табып укый аласыз. 

«Мин ачкан дөнья» рубрикасы бу юлы сезне Казакъстанга, Астана шәһәренә алып китәр. Язманың авторы Вәсилә Рәхимовага ияреп, Астананың иң матур урыннарында булырсыз: «Хан шатыр»да, Байтерек манарасында, океанариумда, мәчетләрдә... Казакъ халкының милли аш-суларын авыз итәрсез, өйдәгеләргә алып кайтырга бүләк сайларсыз... Һәм бу язма сезне дә сәфәрләргә рухландырмый калмас! 

«Аш-су» рубрикасында ирле-хатынлы татар блогерлары Гүзәл һәм Илназ Габидуллиннар сезгә тавык итеннән пирзола ясау буенча мастер-класс күрсәтә. Гади генә рецепт, әмма табын бизәге булырлык ризык – үзегез дә, һичшиксез, эшләп карарсыз. 

Бу яртыеллыкка «Сөембикә»гә язылырга өлгермәүчеләр булса, әлеге ялгышны төзәтү авыр түгел: гыйнварның 15 енә кадәр языласыз икән, журнал сезгә февраль аеннан килә дә башлаячак. 
Бергә булыйк! 

Хәзер укыйлар