Логотип
Саннар

Август саныбыз

12 августа 2024 Август саныбыз

Җәй җылысы бөркелеп торган яңа саныбыз дөнья күрде.

Тышлыктан елмаючы сөйкемле кызлар – «Татар кызы-2023» бәйгесе финалистлары. Әлеге конкурс, аны башка матурлык бәйгеләреннән аерып тора торган үзенчәлекләре «Матурлык, сәләт һәм миллилек...» язмасында.

Яңа санның актуаль темасы шәҗәрәләр төзүдәге яңалыкка кагылышлы. Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Язманы укыгач, аның ни өчен «Без – Республиканың иң бай кешеләре» дип аталуын аңларсыз. 

«Йөрәгем кушканга эшлим» язмасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның тормыш кагыйдәләрен барлыйбыз.

Зилә Сөнгатуллина исемен ишетүгә күпләрнең колагында аның кабатланмас колоратур-сопраносы яңгырыйдыр, мөгаен. Тамырлары, балачагы, укуы, уңышлары, мәхәббәт, гаилә, дуслары «Операда мин – аристократка!»  язмасында.

«Чынга ашкан хыял» язмасы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллинаның Питердагы Россия этнография музеенда татар тарихын чагылдырган тулы бер зал ачтыруы хакында. 

Шигърият сәхифәсендә – Луиза Янсуар. «Ярату ул – синдер».

Хикәя яратучыларга Йолдыз Усманованың «Язмыш бишеге» хикәясен тәкъдим итәбез.

Рудольф Нуриев – XX гасырның иң атаклы биючесе. «Дивардагы исем» язмасы аның чит илдәге тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. 

«Мин язмышны җиңдем» рубрикасының чираттагы герое – тумыштан күзләре күрмәүче Илүзә Ибраһимова. Көчле рухлы бу кыз турында «Юлдашым – кояш» язмасыннан укыгыз.

Татарстанның халык артисты, гомерен Минзәлә татар дәүләт драма театрына багышлаган Рәзилә Муллина белән аның тормыштагы иң зур роле – әни роле турында ачыктан-ачык сөйләшәбез. 

«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә – гастроэнтерологка һәм балалар табибына сораулар, зәркән бизәнү әйберләрен урынлы куллану өчен киңәшләр, интим тема, һәм, әлбәттә, өр-яңа тәмле рецепт. Бу юлы итальяннарча баклажан пешереп карарбыз. 

Хәзер укыйлар