Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң... – 2

Гөлнур Сафиуллина

Журналны даими укучы бер танышымның «Сөембикә»дә язучы Марат Кәбировның язмасын укыгач, шалтырап, тормышта үзе белән булган могҗизаларны искә төшерүен сөйли башлаган идем. Аның сөйләгәннәренең тагын бер өлешен сезнең игътибарга тәкъдим итәм.

– Сиңа сөйләргә теләгән тагын шундый ике вакыйгам бар – искә төшкәндә тәннәрем әле дә чемер-чемер килә. 
Менә беренчесе. 


Без инде бу вакыт ирем белән тормый идек. Кызым ул елны каникулга авылга кайткач, кире килмәде.
– Әби авырый, мин аның янында калам. Бабайның да бик кәефе юк, – диде.

Ирем әти-әнисенә бер генә бала. Бездән башка ярдәм көтәр кешеләре юк. Шуңа күрә, мин кызым белән ризалаштым. Ә әтисе... Аңа, мөгаен, барыбер булгандыр... 

Кызым кайнаналарда  шулай итеп ике ел яшәде ул чакта. Бабае ул арада үлеп китте – аны җирләдек. Әбисен карауны кызым тулысынча үз өстенә алды. Ирем яңа хатыны белән әвәрә килә – башка нәрсәдә гаме юк. Минем – үз кайгым кайгы. Ир бирмәк – җан бирмәк икән... 

Без шулай ерактан гына хәлләрен белешеп торабыз. 

Беркөнне кызым шалтыратып:
– Әбине больницага салалар. Мөгаен, бер аягын кисәрләр... Йә җыенып кайтасыз, йә мин икегезне дә – сине дә, әтине дә башка күрергә теләмим, – диде. 

Иремә шалтыраттым. Нәрсәләр сөйләшкәнне тулысынча хәтерләмим хәзер. Мин, гомумән, ул елларда ничек яшәгәнемне белмим. Бигрәк тә ирем чыгып киткән беренче, икенче елларда.

Ярый, шалтыраттым, кайтабыз, дип сөйләштек. Ирем, дөресрәге, элеккеге ирем мине эштән кереп алырга тиеш. Мин ул чакта мәчет бинасында эшли идем. Мәчеттә яңгыраган вәгазьләрне кәгазьгә төшерү, тәрҗемә итү дә минем өстә. Тагын ниндидер бер китап өстендә эшләгән чагым: русчадан татарчагамы, әллә татарчадан русчагамы тәрҗемә итәргә тиешмен. Исемен хәзер хәтерләмим. Табып карыйсы бар әле... Мин инде аны эшләп бетерә язган идем. Әйткәнемчә, ирем мине эштән кереп алырга тиеш иде. Кайтасы юлыбыз бик ерак – мең чакрымга якын. 

Юлга җыенып беттем, аның: «Килеп җиттем», – дигән хәбәрен генә көтәм. Шул вакыт миңа хәзрәтебез әйтә:
– Карагыз әле, Гөлназ апа, ярты сәгатькә булса да тоткарлана алмыйсызмы? Бу китапны безгә ашыгыч рәвештә бастырырга кирәк. 1-2 бит кенә тәрҗемә итәсегез калган бит, әллә соң эшләп бетереп китәсезме? – ди.

Аның сүзен аяк астына салып булмый бит. Кире компьютер артына утырдым – тагын  берничә сорауны тәрҗемә итәргә кирәк. Өстәмә сорауларны. 
Китереп кулыма тоттырдылар. Беләсезме, нинди сораулар иде алар? Барысы да мөселман кешесе барында башка мөселман кешесе үлеп китсә, иң элек нәрсә эшләргә кирәк дигән темага багышланганнар. Һәммәсе – 6-7 сорау. 
Һәм мин, юлга чыгасы кеше, ашыга-ашыга шушы сорауларның җавапларын тәрҗемә итәм. Менә кеше соңгы сулышын ала һәм син нәрсә эшләргә тиеш? Күзен йомдырырга, ачылып китмәсен өчен, булса, күзенә тимер тәңкәләр куярга, яулык алып, ияген кысып бәйләргә...

Өлгердем! 

Юлга кузгалдык. 
Кайтышлый ук больницага кердек. Кызым безне тәрәзәдән күрүгә елый башлады: әллә сөенеп, әллә үпкәләп...
Әнине операциядән инде чыгарганнар.  Аның янында ирем белән без калдык, кызым өйгә юынырга кайтып китте. 

Әниләр йортында беренче катта  торучы апаның энесе мулла вазыйфасын да үти иде. Юлда кайтканда иремә: 
– Әйдә, шул апага әйтик, энесе килеп «Ясин» укысын әле әнигә – операциядән соң аякка аңа басарга җиңелрәк булыр, – дим. 
Ирем ярсып кабынып ук китте:
– Ә нәрсәгә «Ясин» укырга? Әни үләргә ятмый бит әле анда!
Дәшмәдем. Нәрсәдер аңлатып торасым килә. Мәчет тирәсендә эшләгәч, инде азрак чамалыйм: «Ясин»не үләргә яткан кешегә генә укымыйлар, ул бөтен авырулардан да булыша, җиңеллек бирә. Шуңа күрә, заправкага туктагач, шалтыратып барыбер чакырттым бу абзыйны. Без кайтып җиткәндә ул әни яныннан укып киткән генә иде әле. 

Кызыбызны өйгә озаттык та, ирем белән әнинең икебез ике ягына утырдык. Әни аңында түгел. Дөресрәге, наркоздан әле айнып бетмәгән. Операциядән соң гадәти күренеш бит инде, шуңа күрә моңа артык борчылмыйбыз да. Болар барысы да вакытлыча бит: тиздән кайнанам күзен ачар, барысы да узар... Әйтмичә торам, әнинең бер аягы юк – чынлап та, кискәннәр. 

Ирем белән сөйләшмибез. Сөйләшергә сүз дә юк, теләк тә – бер-беребез өчен  инде чит кешеләргә әйләнгәнбез... 

Кинәт ирем тынлыкны бүлде:
– Ул минем бармакларымны кысты! – диде. 
– Димәк, ул барысын да белеп ята. Тиздән күзен ачар! – дим сөенеп. 

Ирем: «Бармакларымны кысты», – дигәч, әнинең йөзенә карадым. Күрәм: ике күзеннән ике яшь бөртеге тәгәрәп төште. Һәм... бите кинәт сузылды...
Безнең каршыбызда әни үлеп китте! (Елый.)

Юлга чыгар алдыннан теге сорауларга җавапларны тәрҗемә иттем бит, алар шул мизгелдә барысы да искә төште. Һәм мин аларның барысын да эшләдем: күзен йомдырдым, ияген бәйләп куйдым... Кечкенәдән үк мәетләрдән шундый курка идем. Әти үлгәч тә, мине аның янына китерә алмадылар. Әти мәрхүмне табутта күмделәр, костюмнар, галстуклар белән. 30 яшендә үк үлде ул безнең. Бик куркып калдым ул чакта. Ихатада әтинең табуты куелган урынны соңыннан да бик озак урап уздым...

Ирем әнинең үлгәнен аңлагач, тәрәзә янына китеп басты, елый башлады. Янына килеп, кочаклап юатмакчы булдым үземчә, ә ул мине этеп җибәрде... Ничәмә-ничә еллар мине кулында күтәреп йөрткән кеше бу. Боздылар шул безнең араны... Хәер, анысы башка тарих инде аның...

Ә минем юлга чыгар алдыннан гына теге сорауларга җавапларны тәрҗемә итүем Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы түгелмени?! Ышансаң – ышан, ышанмасаң юк диярлек хәл, әйеме. Моңарчы мәет белән якыннан очрашырга туры килгәне булмады бит. Без бит юлга да аның белән мәңгегә саубуллашырга дип түгел, операциядән соң хәлен белергә генә дип чыктык. Мәчеттә эшләсәм дә, миңа бу эшләрне берәү дә өйрәтмәде, үзем исә кирәксенмәдем. 

Әнинең елы җитте. Чакырырга әллә ни кеше дә юк. Зур шәһәрдә, руслар арасында яшибез, таныш-белешләребез күп түгел. Кызым белән җәеп токмач кистек. Мин әле ул чак токмачны гел үзем җәя идем... Кунаклар, әйткәнемчә, күп түгел, 7-8 кешедер инде. 

Иртән кызым уянды, күзләре зур ачылган. 
– Әбине төштә күрдем! – ди.
– Ничек итеп күрдең соң? – дим.
– «Кызым, акчаң бармы?» – дип сорады... «Ә сиңа акча нәрсәгә?» – дим аптырап. Төштә дә аның инде үлгәнен беләм икән. «Пилмән ашыйсым килә...» – ди... 

Гел онытмыйм: кызым белән кунаклар килгәнче тиз-тиз пилмән ясадык ул көнне. Шулпага токмач урынына пилмән салдык. Ел буена беребезнең дә моңарчы төшенә кермәгән иде әни. Мәрхүм булганына инде 22 ел менә – шуннан соң да бер тапкыр да төшкә кермәде ул. Ә ел ашы көнне пилмән сорап керүен ничек аңлатырга аның? 

Искә төшергәч, барысы да күңелдә яңарды. Кан басымым күтәрелде... Туктап торам, яме. Икенче очракны башка вакыт сөйләрмен. Анысы ирем белән бәйле минем. 

Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
    15554
    1
    85
  • Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа. 
    5921
    3
    48
  • Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
    5717
    3
    48
  • Сабырлык чиге 2  Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
    7932
    0
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 2 февраль 2023 - 13:13
    Без имени
    Бәлки бала табып карарғалыр. Иптәшең бәпесте күреп үзгәрер ине. Сабыр итергә кәрәк. Эсеп, Тукмап йөрөгән ир түгел бит.
    «Бала теләмәгән ирдән качарга кирәк!»
  • 1 февраль 2023 - 17:08
    Без имени
    Бик күркәм хәситә. Ясалышы гади генә булса да, отышлы күренә. Идея өчен авторга зур рәхмәт.
    ​Милли бизәкләр – хәситә
  • 31 гыйнвар 2023 - 16:29
    Без имени
    Дөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!
     «Мин аны  сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...» 
  • 31 гыйнвар 2023 - 13:57
    Без имени
    Хыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.
    «Йөремсәк» хатын
  • 31 гыйнвар 2023 - 18:16
    Без имени
    Аллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.
    Киләбез дә китеп югалабыз...