Логотип
Блоги

«Җүнсез, нигә тәрәзәдән егетләр кертәсең?!»

«Яхшылык – җирдә ятмый», дип кабатлыйбыз еш кына. Әйе, ятмый! Барыбер кайчан да булса бер үзеңә әйләнеп кайта. Җылы бер сүз, көтмәгәндә ишеткән рәхмәт, сине сөендергән бер гамәл булып...

Галәмнең язылмаган бер кагыйдәсе бугай бу. (Ул язылмаган кагыйдәләр, гадәттә, язылган, каядыр теркәлгән кагыйдәләргә караганда, гел төгәлрәк эшлиләр.)
Әмма бу язылмаган кагыйдәнең кечкенә, тик бик мөһим бер искәрмәсе бар: ул яхшылык чын күңелдән эшләнергә тиешле. Менә шул очракта ул сиңа, һичшиксез, әйләнеп кайта да. 

Ә хәзер, әйдәгез, бер танышымны тыңлыйк. Аның сөйләгәннәре – югары әйткән сүзләрне турыдан-туры раслау булып торалар. 

– Республикабыздагы шәһәрләрнең берсендә эшләгән чагым иде. Мин җитәкләгән китапханәгә бер ханым килеп керде. Дөресрәге, китапханә ишеген ачып кергән дә, мине сораган ул. Кызлар чакырып чыгардылар: «Танышыгыз килгән, сезне эзли», – диләр. 

Бу апа минем бер авылдашым булып чыкты. 

Дөресен әйтим, аны күргәч аптырабрак калдым. Күптән күргәнем, дөресен әйткәндә, безнең, гомумән, якыннан аралашканыбыз юк – алар бөтенләй башка урамда торалар. Бик гаҗәпләнсәм, шаккатсам да, билгеле, аңа белгертмәдем. 

– Гөлгенә апа, нишләп йөрисез? – дим.
– Менә синең янга килдем әле, апаем, – ди.
– Ярар соң алай булгач, әйдәгез, узыгыз, – дим. 

Үзем утыра торган кабинетка алып кердем, чәй куйдым, булган әйберләр белән табын әзерләдем. 

Кара-каршы чәй эчәргә утырдык.
– И-и, апаем, мин бит сиңа рәхмәт әйтергә килдем әле, – диде Гөлгенә апа алдагы чәен бер йотып куюга.

Тагын бер кат гаҗәпләндем.
– Нәрсә өчен, Гөлгенә апа? – дим. 
– Хәтерлисеңме сездә торган чагымны? – диде ул.

Бик күптән булган хәлләр булса да, анысын хәтерли идем, әлбәттә. Яшь чакта, авылыбызга килеп урнашуга бер ел тирәсе бездә фатирда торган иде шул ул. Олы апабыз кияүгә чыккан авылдан килде ул безгә эшкә. Алар апа белән танышырга, дуслашырга өлгергәннәр икән, «Гөлгенә бездә торып торсын әле», – дип, аның өчен әти белән әнидән апа сораган иде ул чакта. Анысы да исемдә. 

– Син кечкенә идең әле, бәлки, бик яхшы хәтерләмисеңдер дә, – дип дәвам итте кунагым сүзен. 

Ул сөйли, ә минем барысы да бүгенгедәй күз алдыма килә. Без Гөлгенә апа белән икебез бер бүлмәдә йоклап йөрдек. Ул бүлмәнең тәрәзәләре күршеләрнең бакчасына чыга иде. 

Берсендә әни иртүк без йоклаган бүлмәгә керде дә, Гөлгенә апаны ачулана башлады. 
– Син нәрсә, җүнсез бала, тәрәзәдән егетләр кертәсең! Кайда торганыңны оныттыңмы әллә?! 
Әни шулкадәр ярсыган – Гөлгенә апага сүз әйтергә дә ирек бирми. 
– Җый әйберләреңне! Башка бездә тормыйсың! – ди.

Ә чынлыкта менә ничек булды.

Без төнлә икебез дә тәрәзә шакыган тавышка уяндык. Тәрәзәне ачсак – анда күрше апа басып тора. Эчке күлмәктән генә! 
– Апаем, тәрәзәдән генә кертегез инде! – ди. – Безнеке тагын салып кайткан – мине кыйнарга маташа... 

Ире эчсә, гел аңа кул күтәрә торган гадәте бар. Күрше апа шулай еш кына тирә-күршеләрдә кунып чыга иде – моңа инде барыбыз да ияләшкән. 
– Чыгып китәм дигәндә генә күлмәк итәгемнән эләктереп алды, көчкә котылдым... Сукса, белмичә суга – үтерер дип куркам. Тәрәзәдән генә керим инде сезгә, әниеңнәр йоклыйдыр, аларны уятып тормыйм. 
Күрше апаны тәрәзәдән генә эчкә тартып алдык. 

Иртән торып чыгып киткәнен исә сизми дә калганбыз – таң атуга чыгып киткән бугай. Кергән юлыннан – тәрәзәдән генә чыкканн. Кеше-кара күргәнче дигәндер инде – эчке күлмәктән генә бит. 

Ә әни... Әни барысын да сизеп, белеп, тыңлап яткан! Тик күрше апаны Гөлгенә апа янына килгән егет кеше дип белгән! 

Моны аңлагач, әнине шунда ук бүлдердем:
– Әни, син нәрсә?! Күрше апа иде бит ул! – дим. – Ире Рәис абый тагын эчкән... Беләсең бит инде!
Әни шунда ук сүрелде.
– Шулаймыни, кызым?! – диде.
Мин бит әле бәләкәй, алдый алмыйм: ничек бар – шулай әйтәм. 

Гөлгенә апа озакламый бездән фатирдан чыкты. Юк, шул көнне әни ачуланганга түгел, башка сәбәп белән. Мөгаен, берәр ялгыз әби табылгандыр аңа. Бер егет белән йөреп, аннан аңа кияүгә чыкты – безнең авылда бөтенләйгә төпләнеп калды. 

Соңгы вакытта Гөлгенә  апа каты гына  авырган икән. Яман шеш дигән диагноз куйганнар. Әмма ул бу авыруны җиңгән. Кемнәрдер аңа ярдәм иткән – кирәкле үләннәр табып биргәннәр. Бер белмәгән кешеләр булышкан! 

– Терелгәнемә бер ел... Тернәкләндем бит мин, апаем!.. Шөкер, аякка бастым, йөрим. Кем миңа үз гомеремдә ярдәм иткән, аз гына булса да яхшылык эшләгән, бөтенесенә рәхмәт әйтеп чыгарга уйладым. Сине дә искә төшердем, – ди.

– Шул исеңдәме, Венера апа?! – дим шаккатып. – Мин бит әллә нәрсә эшләмәдем...
– Юк, апаем, алай түгел! Син бит мине шул вакыт яклап чыктың, йөземне акладың... Ә ул кечкенә әйбер була алмый! Бер яхшылык та җирдә калырга тиеш түгел... Үземнең исән калуыма да юлымда очраган кешеләрнең яхшылыклары ярдәм иткәндер дип уйладым һәм барысына да рәхмәт әйтеп чыгарга булдым, – диде ул.

Безнең бу очрашудан соң ул әле шактый яшәде. Хәзер инде исән түгел Гөлгенә апа.  Ә менә шул «рәхмәте» гел онытылмый.  

Бер сөйли башлагач, тагын бер очрак турында сөйлим әле.

Абыемның хатыны авылда укытучы булып эшләде. Элек мәктәп балаларын гел колхозга булышырга чыгаралар иде бит. 
– Берсендә, дәрескә дип җыенып килгән балаларны кырга, бәрәңге чүпләргә җибәрделәр, – дип сөйли ул. – Әзерләнеп килмәгәннәр, өс-башлары да юка дип тә әйтеп карадым директорга, исе китмәде. Колхоз председателе үтенечен берәү дә аяк астына сала алмый иде шул... Авыл баласы карусыз бит ул – берсе дә шул чакта борылып кайтып китмәде, егылып бәрәңге чүпләргә кереште. Салкын җил исә. Үзәккә үтәрлек! Класстагы бер малаемның өстендә куртка да юк. Күрәм – өши инде бу! Сиздерми генә... Кырга киткәнче, шкафтан алып аркама мамык шәлемне салырга өлгергән идем: шул шәлне, көчләп диярлек, костюмы эченнән бәйләп куйдым...

Шул бала үсеп җитте берзаман, мәктәп тәмамлады, югары белем алды. Эшмәкәр булды! Беркөнне яныма килгән. Яңа шәл күтәргән! «Апа, бу сезгә бүләк! – ди. – Теге шәлегез әлегә кадәр аркамны җылытып тора...»

Калганына үзем дә шаһит: ул егет җиңгәбезне ничек кенә хөрмәтләмәде! Санаторийларга путевкалар алып бирде, бәйрәм саен чәчәкләр җибәрде, бүләкләр алып кайтты...  

– Апа, теге мамык шәлегез хәзергә кадәр аркамны җылытып тора!

Аның бу җөмләсе җиңгәбезнең генә түгел, безнең дә күңелләрне җылыта. Инде ничә ел... 

Комментарийлар

Хәзер укыйлар