Логотип
Блоги

«Мәдинә»: мәхәббәт ул авырумы?! 

Кыргый дәрт һәм зина кылу гөнаһ икән ул! Бөтен дөнья ирекле мөнәсәбәтләре пропагандалаган вакытта режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев әнә шуны искә төшереп чаң суга! Татар сәхнәсе өчен өр-яңа тема һәм яңа формат белән язылган «Мәдинә» спектаклендә гөнаһ сүзе күңелләргә үтеп керерлек булып яңгырады.


Кыргый дәрт һәм зина кылу гөнаһ икән ул! Бөтен дөнья ирекле мөнәсәбәтләрне пропагандалаган вакытта режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев әнә шуны искә төшереп чаң суга! Татар сәхнәсе өчен өр-яңа тема һәм яңа формат белән язылган,  Тинчурин театры сәхнәсендә куелган  «Мәдинә» спектаклендә гөнаһ сүзе күңелләргә үтеп керерлек булып яңгырады.

Югыйсә темасы да гап-гади, без укып һәм күреп ияләшкән: Мәдинә белән Җәүдәт бер-берсен яраталар, әмма егет байлыкка кызыгып, башка кызга өйләнә. Ләкин алар очрашуларын туктатмыйлар. Мәхәббәтләренең башында ук торган гөнаһ дәвам итә. Мәдинә бу хакта аңлый да кебек, әмма үз-үзен җиңә алмый. Ул үрсәләнә, җаны бәргәләнә, әмма упкынга таба баруын дәвам итә. Һәм мәхәббәт фаҗига белән тәмамлана. Спектакль караганда да, китап укыганда да ирексездән үз тормышың белән параллель китерәсең. Бу спектакль минем сценарий түгел, бернинди параллельләр юк дип чыксам да,  ул мине җибәрмәде. Әледән-әле Мәдинәнең кичерешләре күз алдына килде. Үземчә Мәдинәгә диагноз куйдым: ул авыру. Мәхәббәт бит ул тигез хокуклы булган ике кеше тандемы, ә монда бәйлелек. Эчкече алкогольдән, наркоман әфьюннан баш ала алмаган кебек, Мәдинә дә Җәүдәттән китә алмый. Югыйсә егет аңа хыянәт итә. Ул хыянәт баштан ук башлана. Җәүдәт йөри башлаганда ук аны утын лапасында үзенеке итә (Бәлки, минем белән килешмәссез. Ул бит үзе риза булган, диярсез. Кыргый дәрткә ирек бирү үк хыянәт түгелме соң инде?!), аннан соң башкага өйләнә. Хатын-кыз өчен моннан да зуррак мыскыл итү бар микән?! Үзен хөрмәт иткән, үзен яраткан, үзе белән гармониядә яшәгән хатын-кыз моны кичермәячәк.

Ә Мәдинә кичерә. Намазга басып, гөнаһ (аларның гөнаһ кылып яшәгәнен Җәүдәт өйләнгәч кенә аңлыймы?!) юмакчы була, әмма бары гөнаһ кылудан туктамый. Психологик халәте тотрыклы булмаган кеше сәламәт була алмый. Гомумән, кечкенә чагында балаларын ашаган песине күрү Мәдинәгә рухи яра сала һәм тормышын да шул ана мәче кебек төзи. Ахырда мәче кебек балаларын үтерүе – үз-үзеннән үч алуы, үзен җәзалавы (Юк, ул Җәүдәттән үч алмый, гөнаһлы тормыш алып барганы өчен үзеннән үч ала!). Кыргый дәртнең кеше күңеленә гармония бирә алмаганын аңлыйсың.  Мәдинә генә түгел Җәүдәтнең хатыны да авыру. Ире уңга-сулга йөргән хатынның «мин бердәнбер» дип әйтүе, үзе үк аның психологик халәтен билгели кебек.


Илгиз Зәйниев – гений! Грек мифологиясе сюжетын безнең көннәргә күчереп, аңа зур фәлсәфи мәгънә сала. Ул фәлсәфәне һәр герой авызыннан әйттерә. Җеп очларын югалтмас өчен тамашачыны спектакль буе киеренке халәттә утырта, бер сүзен ишетми калсам, бөтен мәгънәсен югалтырмын дип уйлатырга мәҗбүр итә. Гап-гади сюжетны ак шигырь (төрле үлчәмдәге рифмасыз тезмәләрдән төзелгән шигырь) формасында язуы да юкка түгелдер, мөгаен. Ул сюжетны шул рәвешле башка бер яссылыкка күчерә, көчәйтә! Үз әсәрен үзе үк сәхнәләштергән режиссер тамашачыга суларга да ирек бирми – антракт та ясамый. Шулай итеп, тамашачы тәмуг казаныннан чыкмыйча гына спектакльне бер сулышта карый. Геройларның тәмуг казанында кайнавын декорацияләрнең кызыл төстә генә булуы да күрсәтә. Ә кызыл төс ул – дәрт, ут-ялкын, гөнаһ... Ирекле мәхәббәт, зина кылуны кабул итеп безнең җәмгыять, димәк,  тәмуг газабы кичерә түгелме инде?!

Мәдинә ролен Резеда Сәлахова башкара. Минем өчен Резеда бүген – Тинчурин театрындагы иң көчле актрисаларның берсе. Һәм бу роле белән ул тагын да югарыга күтәрелде. Шуның кадәр образга кереп, тилереп уйнавы сокландырды. Үзендә булган һәм булмаган бөтен эмоцияләрен чыгарып бетергәннән соң, бу актриса ничек реаль тормышка кайтыр да, башка көннәрдә (спектакльнең премьерасы 7-8 апрельдә) ничек уйнап чыгар дип аның өчен хәтта куркып утырдым. Спектакль ахырында аның Җәүдәтнең әтисенә илереп кычкыруы, шашу чигенә җитүе (ә бәлки инде шашкандыр) күз яшьләрен чыгарды. Ышандырды! Ул Резеда түгел, ул шашкан Мәдинә! Афәрин! Җәүдәтне Артем Пискунов уйнады. Миңа калса, Резеда янында ул бераз төссезләнеп калды. Бәлки режиссер идеясе шулай булгандыр.  Җәүдәтнең хатыны Галияне Гөлназ Нәүматова уйный. Чибәр, горур, салкын, бай хатын, әмма бәхетсез хатынның асылын ачып бирә алды.  Мәдинәнең дусты, бу әсәрнең авторы буларак та уйнаган Нәфисәне Альбина Гашигуллина ача.  Нәфисә  үзе эчтән яна,  үзе дә  Җәүдәткә гашыйк (әллә кыргый дәрт кенәме?!)  


Әсәр 18+ дип куелса да, анда билдән булган түбән күренешләр булмады. Зина кылуны (аны назлашу дип атап булмый) геройлар алма ашау аша күрсәтте. Алманы бик ямьсез, дорфа, туймастай итеп ашаулары һәм чүбен төкереп куюлары белән кыргый дәртнең никадәр эмоцияләрсез, пычрак, әхлаксыз икәнен күрсәтте режиссер. 
Спектакльгә көйне Ильмир Низамов язган. Низамов–Зәйниев тандемы инде классика. Монда сүзләр артык. Музыка һәрвакыттагыча спектакльне баетты, фаҗигане көчәйтте. Күңелгә шом салды...

Тинчурин театры яңа спектакльләре белән сөендерүдән туктамый. Халыкчан Илгиз Зәйниевнең, ялгышмасам, инде икенче спектаклен куялар. «Мәдинә»не тамашачы яратыр. Спектакль куелышы өчен дә, Резеданың камил уены өчен дә, темасы өчен дә яратырлар. Күңеленә бу тема якын тамашачылар да булыр. Безнең җәмгыятьтә мәхәббәт дип алданып, гөнаһ кылучылар, мәхәббәт ул – бәйлелек  дип санап яшәүчеләр аз түгел.

 


Фото: Салават Камалетдинов. «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар