Газаплы, әмма яратулы «Яралу»

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА, "Әйдә киттек театрга!" блогының авторы

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрыннан кабат «мөгез»! Күңелгә ятышлы, хисләр буранын уяткан, кешелеккә риторик сорау биргән, шул ук вакытта социаль проблеманы да күтәргән бу иҗат җимешен караганда нигәдер үзеңне Казанда түгел, ә Европаның бер шәһәрендә кебек тоясың. Безнең өчен актерлар  – бина эчендә сәнгать әсәре тудыручылар, ә монда ачык һава, җитмәсә спектакль түгел, ә перформанс! 

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрыннан кабат «мөгез»! Күңелгә ятышлы, хисләр буранын уяткан, кешелеккә риторик сорау биргән, шул ук вакытта социаль проблеманы да күтәргән бу иҗат җимешен караганда нигәдер үзеңне Казанда түгел, ә Европаның бер шәһәрендә кебек тоясың. Безнең өчен актерлар – бина эчендә сәнгать әсәре тудыручылар, ә монда – ачык һава, җитмәсә, спектакль түгел, ә перформанс! 


Перформанс – гадәти булмаган һәм креатив заманча төрле жанрлар кушылган сәнгать формасы. Тамашачыларны гаҗәпләндерә, шаккатыра торган тамаша дип күзалларга да була. Аны, гадәттә, ачык һавада куялар. Кариев театрының танылган һәм иң эшчән актеры Булат Гатауллинга актерлык амплуасы гына тар булып күренә башлады бугай. Ул үзен режиссер ролендә дә сынап карый. Күптән түгел «Гөлчәчәк» әкияте буенча татар театр сәнгате өчен үзенчәлекле хоррор-спектаклен чыгарган иде. Хәзер менә «Яралу» перформансын куйды. Булат – фәлсәфи карашлы, хисле шәхес. Шуңа «Яралу»ның да үтә дә фәлсәфи булуы гаҗәп түгел. Перформанста театрның экспериментлар яраткан бер төркем яшьләре  генә түгел, яңалыктан курыкмаган өлкәннәре дә катнашты. 


 Бу дөньяга бөтен нәрсә яратудан ярала. Кояш яратып карый, үлән ярала, ике кеше яратыша бала туа... Яралу – дөньяга килгән яңалык. Яратудан яралу –кешелеккә бары тик изгелек, яктылык алып килә. Тикмәгә генә бала туганда күңеле ак кәгазьдәй була дип әйтмиләр. 
Булат үзенең «Яралу»ында шагыйрьләрнең шигырьләре һәм пластика ярдәмендә  спектакль яралуны күрсәткән. Ә яралу бервакытта да җиңел булмый. Хореограф Елена Музеева куйган бию ярдәмендә актерлар  40 минут дәвамында иҗатчыларның газапларын күрсәтте. Менә драматург, иҗат газаплары кичереп, пьеса яза, режиссер аны сәхнәдә тудыра, артислар белән бергәләп образлар, форма эзли... Болар барысы да пластика белән бирелә.


 Артистлар йөрәкләре кушканга театр дөньясына хезмәт итә. Газапланып яши. Шунысын да әйтергә кирәк, драма актеры тормышы бервакытта да бай саналмаган. Ул чиләнеп яшәргә мөмкин, әмма театрын ташламый. Булат моңа басым ясап, социаль проблеманы да күтәргән кебек тоелды. Халыкны агарткан, аңа рухи байлык бүләк иткән артист хезмәте кайчан лаеклы бәяләнер?! Спектакль ахырында яңгыраган «барны – юк, юкны бар итәргә оста без, ә менә кайсыбыз үләннән акыллы» дигән төп сорау кебек үк, ул да хәзерге дөньяда җавапсыз калыр, мөгаен. Сәнгать ул – газаплы тормыш. Шул вакытта гына көчле әсәрләр дөньяга туадыр, мөгаен. 


Перформанска кайтсак, менә шундый өзгәлү-газаплардан соң спектакль туа. Аны бик матур биргәннәр. Кап-карадан киенгән артистлар бу юлы инде ап-актан киенгән. Алар «җирдән» шытып чыга... Күңелләре дә, эш-гамәлләре дә изге, дөньяга бары яктылык алып киләләр. Ә менә алар тудырган иҗатны «фи, шушы да булдымы иҗат», «шушы да булдымы спектакль», дип әйтүчеләргә сорау, йә әйтегез, «кайсыбыз үләннән акыллы»?!.


Перформанс безнең тамашачы өчен әле ят. Әмма аның яшәргә хакы бар. Күп актерларның кумиры булган биюче Нурбәк Батуллага охшатып биюләргә дә ияләшеп барабыз инде. Бу да заманча бер форма. Төрле форманы сынап карау мактауга гына лаек. Җитмәсә, искиткеч яратып куйдылар «Яралу»ны.  Салкын да, өстән сибәләп торган яңгыр да комачауламады. Киресенчә, актерларга дәрт кенә өстәде бугай. Үзе режиссер, үзе актер да булган Булат кына түгел, һәрберсенең күзләре яна иде. Аларның ләззәтләнеп уйнаулары, миңа калса, тамашачыга да күчте. Үзләре дә сизми шул атмосферага кереп китте. Артистлар белән бергә газап кичереп, ахырдан күздән яшь бәреп чыкты. Ярату булган җирдә сафлык булмый калмый инде ул. Әлеге проектны гамәлгә ашыручыларның уйлары да  изге. «Яралу» перформансы, алдан әйткәнемчә, ачык һавада, театр каршындагы мәйданда булды. Тамашачыларга акча салу өчен махсус тартма куелган иде.  Җыелган акчаны театр  балалар йортына тапшыра. 


Белми-күрми калганнар өчен! 14 июньдә театр «Яралу» ны кабат күрсәтәчәк. Үз күзләрең белән карап, шул атмосфераны тоеп  кайту, әлбәттә, күпкә шәбрәк!  Ә Булатка  уңышлар телибез! Режиссер юлың озын, киң офыклы, иҗат газаплары белән тулы булсын.  Иҗат газаплары бар икән, димәк, эшлисең, тудырасың.  Нәкъ үзең күрсәткәнчә!..
 

Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5698
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2699
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4367
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2352
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1985
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам