Логотип
Блоги

Яшең җитсә утызга...

Йолдыз санап йөрү яшьләр өчен пүчтәк әйбер икән хәзер. Аларга бала табарга кирәк. Ә моның өчен – ир...

Инстаграм тормышы белән яшибез бит инде. Күпләр өчен чын тормыш белән виртуале арасында аркылы сызык юк дисәң дә була: кызып китеп, эчке күлмәкләр, түшәкләргә кадәр барып җитүчесе дә табыла. Әмма аның төп бәласе – матур, кыштырдавык тормыштыр. Булмаганны да бар итеп күрсәтүчесе шактый – шуңа да ялтыравык тормышка кызыгучан яшьләр саны арта. Аныкы бар, миңа да кирәк дигән яшьлек максимализмын кая куясың ди. 


Мин картаеп баручы язучылар рәтендәдер инде, еш кына егет-кызлар киңәш сорап яза. Нинди генә гозер, киңәш сорап язылган хатлар килми директка. Аларның берсен дә битараф кына узып китеп булмый. Узып китәргә  дә ярамый! Шуларның берсендә болай дип язылган: «Миңа 26 яшь, Гөлнара апа, гаиләсез-баласыз утырып калам бугай инде. Бала алып кайтырга гына булса да ир табарга кирәк дип уйлыйм. Әгәр сезнең кызларыгыз 26 яшьләренә җитеп, шул сорау белән килсәләр, нәрсә дип киңәш итәр идегез?»


Мин шок хәлендә. 26 яшьтә үк утырып калдым дип уйлыйсың икән, кырыктагыларга нишлисе, илле-алтмышта да чын мәхәббәт, тиң яр турында хыялланучыларга нәрсә диярсең?! Эх, мәйтәм, тәрбия икәнме бу, тормыш шулай хатын-кызны беренче линиягә этеп-төртеп чыгардымы –  кызларның югары уку йортын тәмамлар-тәмамламас көе тормыш арбасына җигелүләренә аптырыйм мин.  Әле  канат та ныгытмаган балаларда шуның кадәр куышу-узышу каян килә икән?! Егерме биштә син – кияүдә, ким дигәндә бер балаң юк икән – икенче сортка калуыңны көт тә тор. Эчке өлгергәнлек-гармония, күкләрдә язылган никах сәгате турында уйлау, яратканыңны ярата белүең түгел... Ярышу мөһим! Әнә тегенеке бар, син дә балаларыңның фотосын куясың, ә күршедәге Тәскирә (синнән бер яшькә кече дә әле ул!) инде ире белән фатирларын алыштыру турында уйлана – ә син, панимаешь, 26 яшеңдә кияүсез-баласыз! Шуңа: «Үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын», – дип,  берәр ирдән хет бала таба торачаксың. Вакытны контрольдә тотарга кирәк!


«Ә синең яратканың бармы? – дип сорыйм әлеге матур кыздан. – Кич бергәләп йолдыз санап, җитәкләшеп йөргән кешең, аның күз карашын сагынып көткәнең булдымы?»  «Юк, – ди кыз. – Минем андый пүчтәкләр белән шөгыльләнеп йөрергә вакытым да булмады. Уку, уку, менә хәзер өч ел хисапчы булып эшлим, машина алдым... Бала кирәк. Ә аны табар өчен – ир».


Бер нәрсәне аңлыйм – ул кирәкле кешедән киңәш сорамый. Мин мөһерләнгән, кагыйдә-планлы тормыш, салкын-аек хисаплар белән яшәүче түгел. Баланы ирдән алып кайту дигәнне ике бала тугач та аңлап җиткерә алмыйм бугай. Сабыйларымны мәхәббәт җимеше дип кабул итәм лә... Шулай дип яздым да: «Баланы, бәлки, Г., син әйткәнчә, ирдән алып кайтасыдыр, әмма бәхетле бала – мәхәббәттән генә ярала. Бәхетле бала анасы булуыңны телим!..  Җитәкләшеп йолдызлар санап йөрерлек үз кешеңне табуыңны...»

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар