– Китәрмен инде, әни. Озак тора алмыйм бит, беләсең...
Әнинең йөзенә күләгә төшә.
– Кайчан?
– Иртәгә иртән. Сәгать дүртләрдә...
Минем таң белән торып юлга чыгуга әти-әни өйрәнгән инде. Юлда машиналар аз, камералар юк, рәхәтләнеп газга басарга була... Зур тизлек белән йөрү күңелгә ял бирә. Мизгелнең кадерен белергә өйрәтә: ялгыш кына бер мизгелгә юлдан игътибарны югалтсаң, мәңгелеккә очуыңны көт тә тор... Ә миңа ярамый әле. Эшлисе эшләрем күп.
– Хәзер атаңа әйтәм алайса.
Әни чыгып китә. Көндәлек эшләргә тотынам: ашарга пешерәсе бар, савыт-саба юасы... Эш тә юк инде. Юк-бар. Бераздан ишектән әнинең башы күренә:
– Кызым, атаң мәтрүшкә әзерләп куйган. Өйалдына куйдым, ди.
– Ярар, әни.
– Метлек җыеп кайткан әле ул сиңа. Алып китәрсең. Себеркеләрне дә төреп куйган.
– Ярар.
– Бәрәңге алабыз хәзер.
– Кирәкми әле, әни, бәрәңгебез бар.
– Атаң казый инде анда! Кишер дә әзерләп куйган. Алма җыясыңмы? Атаң алмагачтан җыйсын, ди...
– Үзебезнеке бар бит, әни...
...Бала чакта мин әтигә үпкәли идем. Ничек инде, бердәнбер кызын бер кочаклап сөйсә, башыннан сыйпаса, ни була инде? Әнә бит, әни үбә-коча туйдырып бетерә... Ә әтидән бер наз күрмәссең... Әйтерсең мине бөтенләй яратмый инде менә... Бу үпкә әле үсмер чакта да дәвам итте. Кычкырмый, тавышын да күтәрми, ичмаса, вәт әйтеп күрсәтер идем...
...Үсә-үсә, сабый чакта әтинең миңа авылда бердәнбер үзе сөйләшә, үзе атлап йөри торган курчак алып кайтканлыгын сөйләделәр. Ул курчакны мин бик начар хәтерлим, әмма хәтерлим. Лариса исемле иде ул. Әти бер айлык эш хакын бөтенләй диярлек шул курчакка тоткан. Әнинең кәефен күз алдына китерәм инде... Аның урынында үзем дә дулар идем. 3-4 сыйныфларда мин, яратып, класста берүзем кызыл төстәге күлмәк-форма киеп йөрдем. Искереп, кечерәеп тузганчы. Әти алып кайткан. Миңа күкрәгендә ак ромашкалы кызыл төстәгесен, әнигә – яшелне. Әни өзелеп яшел төсне ярата. Акча өчен чыккан давылны томанлы гына хәтерлим әле... Юклык чоры иде шул. Һәр тиенне санап тотканда, ир кеше айлык эш хакын кибеттә калдырып кайтсын әле! Әмма бу давылларга карап кына, әти миңа бүләк ташуын онытмады. Үсмер чакта китапларга баедым. Галактика һәм метагалактика турында, үсемлекләр, җанварлар турындагы китаплар, авылда бездән башка кеше язылмаган «Юный техник», «Юность», «Смена», «Моделист-конструктор», «За рулем» журналлары... Хәтта каяндыр фломастер да тапты әле ул (андый әйберләрне бик дәрәҗәле кешеләрнең балаларына чит илләрдән генә алып кайталар иде)...
...Саубуллашырга дип, әтине үзем килеп кочаклыйм. Тартына, кулларын куя куярга белми, читкә карый. Әй, әтием! Сабый чакта сине кем назлады икән соң? Үз әтиең сугышта үлеп калгач, үги әтиеңнең сине – үги баланы яратмыйча, солдат кирза итекләре белән типкәләве турында сөйли идең бит син! Ишекне кышкы салкыннарда бикләп куйгач, сабый Тукай кебек, өйгә керә алмыйча, туңып елауларың турында сөйли идең! Ничек исән калдың икән? Нинди көчләр сине яшәтте икән? Менә мин дә үсеп җиттем, әни булдым. Мине өзелеп яратуыңны аңладым! Бу ярату мин туган көннән алып, хәзергә кадәр һәр көн йөрәгеңдә яши икән бит!
– Мин әле тагы кайтырмын, озак тормам!
Әтине кочагымнан җибәрмичә, озак кына кочып торам. Әнине кысып кочаклыйм. Саубуллашабыз. Машина әкрен генә иртәнге томан яткан юлга чыга. Мине өзелеп сөйгән ике кешемнең капка төбендә кул болгауларына җавап итеп, сигналга басып алам. Сау булыгыз, кадерлеләрем! Мин әле кайтырмын! Исән-сау гына торыгыз берүк!..
...Таулардан бөтерелеп-бөтерелеп төшкән август томаны мине үз куенына ала. Томан кебек уйларымны бераз таратып, мин Казанга – үз балаларымны кочаклап сөяргә ашыгам... Тормыш дәвам итә. Тарих кала...
Комментарийлар
0
0
Нинди гади генә язма, әмма бик мәгънәле һәм тетрәндергеч...
0
0
0
0
Узе жэберлэнеп ускэнгэ курэ, балаларым булса, бик нык яратыр идем дип уйлаган инде бу эти...
0
0
0
0
Ярату. Монсу да, матур да.
0
0
0
0
Эххх шулай этиемне кысып кочаклап яратырга!!!куллары Зур Иде,кукрэгенэ кысып кочаклый Иде... юк шул...этилэр Дэ энилэр Дэ мэнгелеккэ килмэгэн шул....
0
0
Ilnaz Fazlutdinov
0
0
Әтиемнең сүзләре искә төшә: "...Мәңгелектән башын алган гомерем Мәңгелеккә барып тоташа."
0
0