Логотип
Блоги

​Әнигә әйтә күрмәгез!

Мин әнинең нинди булуын белми үстем. Чибәр-нәфис идеме ул, ягымлы-сөйкемлеме?

Мин әнинең нинди булуын белми үстем. Чибәр-нәфис идеме ул, ягымлы-сөйкемлеме? Аңа карагач, борчу-мәшәкать, моң-сагыш, уй-гамь белән мөлдерәмә тулы күзләрен күрәсең дә, әнинең йөз сызыклары ничектер тоныкланып, югалып кала сыман иде. Шуның өстенә, бу акыллы-сабыр карашта әнинең үз язмышыннан разый булуы, Ходай аның өлешенә җибәргән авырлыкларны берсүзсез, үпкә-сыкрануларсыз үз иңнәрендә күтәрәчәге дә ап-ачык «язылган» иде.

Без гаиләдә биш бала үстек. Җырларда җырланганча. Тик җырдагыдан аермалы буларак, без иркәрәк үстек бугай. Дөрес, әнинең безне сөеп-сыйпап, җайлап-көйләп утырырга вакыты юк иде. Аның каравы, кайбер әти-әниләр сыман, бертуктаусыз «тәрбияләргә», һәр адымыбызны тикшереп, бимазалап торырга да арасы булмады. Үзе дә аңламастан, ул безне үз иркебезгә куйды. Шунысы гаҗәп: безгә эш кушарга да «оныта» иде әни. «Үзем», «син күтәрә алмассың», «сиңа авыр булыр» дип, тормышның бәләкәй генә авырлыкларыннан да араларга омтыла иде. Инде бераз чирләп китсәк, әз-мәз ютәлли башласак, әнинең бөтенләй тынычлыгы югала, йөзен хәсрәт пәрдәсе каплый. Әгәр кулыннан килсә, ул безнең бөтен авырту-газапларны үзенә алыр иде. Шуңа күрә без ничек тә әнине борчымаска тырыштык. Ни кырыс әтидән түгел, әнинең «йөрәген бозу»дан куркып, әйбәт укырга, гел туры юлдан гына йөрергә омтыла идек. Тик менә хәзер уйлап-хәтерләп утырам да, без, әле акыллы-тәртипле саналган балалар да, яшьлек җүләрлеге, дуамаллыгы белән әнигә күпме борчу китергәнбез... 

Бүгенгедәй хәтеремдә – Казанда, университетның дүртенче курсында укыган чагым. Җәйге каникул вакыты – хуш исе белән исертә торган, җылы, бөркү, тылсымлы, матур кичләр. Бу кичләрне үткәреп җибәрмичә әзрәк кенә «тотып торасы», озынайтасы килә. Өйдә безне клубка чыгудан тыючы юк иде. Ләкин миңа кадәр үк, әле абыйлар-апалар өчен куелган соңгы чик бар – төнге унике. Беребез дә шул чиктән калмаска тырышабыз. Тик җәй көне унике бик «иртә» була бит әле ул, унда-унбердә караңгы төшә генә. 

Шулай капка артында сөйләшеп утырып, мин вакытның ничек узганын сизми дә калдым – сәгать телләре төн уртасын узып, әкрен генә бер тирәсенә барып җитмәсенме! Аяк очларына гына басып, кереп ятсам, бәлки әни белми дә калыр иде – гөнаһ шомлыгына каршы, өйалды ишеге эчтән бикле. Безнең әтинең, уйлап-нитеп тормастан, келәне төшереп кереп китә торган гадәте бар иде. Ишекне шакымакчы булам – кыюлык җитми. Уятыргамы-юкмы, дип икеләнеп, нишләргә белмичә аптырап, үземне бик бәхетсез һәм юньсез кеше дип хис итеп, озак басып тордым. Таң ата башлады. Анда-санда ялгышып, саташып беренче әтәчләр аваз салды. Мин лапаска кереп, әти бүген генә урманнан чабып кайткан хуш исле печән эченә чумдым. 

Ниндидер ыгы-зыгыга, сөйләшкән тавышларга уянып киттем. Башта аңышмыйча як-ягыма карандым – ябылмыйча калган лапас ишегеннән ургылып кергән таң яктысы почмакта ваемсыз гына печән күшәп торган сыерны, адашып, печәнлек авызына сөяп куелган баскыч басмасына кунаклап калган ялгыз чебешне күрсәтеп, мине бу фани дөньяга кайтарды. Эх! Ә әти белән әни дөнья бетереп мине эзлиләр. Ишетеп-белеп утырам – әни йөгереп диярлек бакча башларын әйләнеп кайтты. Әти урамнарны урап керде. Мин «юк идем». Менә хәзер, үзем дә балалар үстерүче ана буларак, мин аларның хәлен шулкадәр яхшы аңлыйм – җиткән кызың кичке биләмнән кайтмый калса, ниләр уйларга белмәссең! Ә ул чакта мин йомшак күңелле, тиз шөбһәгә бирелүчән әнине бик кызгансам да, торып алар янына чыгарга курыктым. Дөресрәге, оялдым. Үзәкләрне өзгән үкенү тойгысыннан калтыранып, кымшанырга да кыймыйча утыра бирдем. Менә әни лапаска килеп керде, бик гаепле кыяфәт белән, печән арасында бөрешеп утырган кызын күрде һәм нибары бер сүз әйтте: «И, Аллам...» – диде. Шулай диде дә борылып чыгып та китте. Мин бар кыюлыгымны җыеп өйгә кергәндә, әни урын өстендә ята, әти аңа дару эчереп йөри иде. «Кисәк йөрәк хәле китте анаңның», – диде ул, миңа шелтәле карап. Мин сыерларны савып, малларны көтүгә куып кергәч тә тора алмады әни. Бу, күрәсең, «нервный срыв» булгандыр. Фельдшер ханым укол ясап чыгып киткәч, мин кыяр-кыймас кына әнинең янына ук барып утырдым. Аның авыр эштән яргаланган җылы кулын үземнең учыма алдым. Әни миңа таба борылды. Шулкадәр яратып, мине исән-имин күрүенә сөенеп туя алмыйча өздереп карап куйды ул – миңа кыен да, бер үк вакытта рәхәт тә булып китте. 

Гомер булмаганны, ике көн авырып ятты әни. Мин көткән ачу-үпкә сүзләрен дә әйтмәде ул. Әти дә дәшмәде, һәм бу вакыйганы алар башка беркайчан да искә төшермәделәр. 
Әни, әни... Балачак, яшьлек хатирәләрен барлыйм да, гаҗәпкә калам – җиде класс белемле авыл хатыны безгә, үз балаларына, ихтирам белән караган бит. Укып бетереп, яңа эшли башлаган чагымда ук ул мине акыллы, булдыра торган кеше дип саный, шуңа һич тә шикләнми иде. Аның ышанычын аклар өчен мин нинди хәлдә дә өйгә авыз ерып кайтып керәм, матди яктан бик азапланып яшәсәм дә, авылга җыенганда дус кызларымнан әҗәткә алып, акча янчыгын юри тутырып куям. Безнең әнинең холкына сабырлык, йомшаклык кына түгел, тәвәккәллек, кыюлык та хас. Мин тынычлап эшкә чыксын өчен, сабый баланың чирләүләреннән, зур җаваплылыгыннан да курыкмыйча, бер яшьлек оныгын авылга алып кайтып, ике ел үзе карады әни. Ял көннәренә без кайтып йөрибез. Бала төнлә әллә ничә уяна, борчыла, елый... Ә әни бер сүз әйтми, бер тамчы зарланмый. Әти дә канәгатьсезлек белдерми. Шулар өчен мин аларга бик-бик рәхмәтле. 

Бәйрәм-ял көннәрендә без бишебез дә гаиләбез, балалар белән бик күп булып туган-үскән нигезгә җыелабыз. Мин үзем капкадан керү мизгелен аеруча яратам: әти белән әни безне түр тәрәзәдән күреп алалар да, сөенечтән балкып, ашыгып-кабаланып ишегалдына кадәр каршы алырга чыгалар. Аннары туганнар арасында кочаклашулар, хәл сорашулар башлана, һәркем үз куанычларын һәм көенечләрен сөйли. Тик чират көенечкә җиткәч, «әнигә әйтә күрмәгез...» дип бер-беребезне кисәтеп куярга онытмыйбыз. Уйламый кылган гамәлләребез, ялгышларыбыз белән әнине борчыган чакларыбыз булса да, шунысы күңелгә тынычлык бирә – Аллага шөкер, без әти-әнинең йөзенә кызыллык, оят китермәскә тырыштык.

Р. S. Кызганыч, бүген инде әни безнең арабызда юк. Ул көн әле җитмәс кебек тоелса да... китте ул. Әмма безгә үзенең бернинди хисләр белән чагыштырып булмый торган тиңсез мәхәббәтен калдырып китте әни. Бишебезгә дә... Күп авырлыклар, күп авыртулар кичереп, тик үзен беркайчан да кызганмыйча, һәм кызгандырырга да тырышмыйча, батырларча яшәде, сүз саен «Аллага шөкер» дип, Ходайга рәхмәт укыды.

Бүген инде мин Ходайдан әнием өчен бары бер генә нәрсә сорыйм. Рухын шат, урыннарын оҗмахта итсәң иде минем газиз әниемнең.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар