Логотип
Блоги

«Әни бөтен язмышымны җимерде...»

Чит кеше биргән бер киңәш икенче берәүнең бөтен язмышын үзгәрткәне, аның тормышын астын-өскә китергәне турында язганым бар инде минем.

Ә чит кеше дигәнең синең өчен бер дә чит булмаса? Киресенчә, бик тә якын кешең бирсә ул киңәшне? Бу очракта нишләргә диюем.
Әйтик, әниең әйтсә ул сүзләрне. 
Газизләрдән-газиз кешең...
Чынлап та нишләргә соң? 
Бу язманы укыгач: «Әниләрнең бөтен киңәшен тотмасаң да ярый икән», – дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Мин дә, әңгәмәдәшем дә сезгә башка фикер җиткерергә теләдек: без, әниләр, балаларыбызга һәр сүзебезне төптән уйлап әйтергә тиешбез. Улыбызның яки кызыбызның язмышын үзгәртерлек сүз икән – бигрәк тә.
Инде танышымны тыңлыйк. 

– Минем язмышны әни җимерде... Бу хакта сөйләү бик авыр миңа. Әмма монда бернинди дә арттыру юк. Ул башта мине беренче мәхәббәтем белән аерды. Әни ул егетемнең әнисен яратмый иде. «Үзем яратмаган кешене мин ничек түр башыма утыртыйм?! Икенче кеше тап», – диде. Имеш, аның әнисе ялгыз, имеш, балалары төрле әтидән... Егетемнең армиядән язган хатларын миңа бирмичә җыеп барган. Ә мин бит бу хакта белмәдем. «Ул мине китүгә онытты», – дип үпкәләп йөрдем. Язган хатларына җавап килмәгәч, егетем дә минем хакта шулай уйлаган... Кечкенәдән дус булып бергә үстек, 1 нче класстан бер парта артына утырып укыдык без аның белән. Әмма әни «аның белән йөрмә», дип гел әйтеп торгач, ул солдаттан кайткач та очрашмаска тырыштым. Яратуым никадәр зур булса да... Беренче танышкан кызга өйләнде ул. Әлбәттә, бәхетле булмады. Хатыны наркоман булып чыккан. Икенче баласын тапкач, аны кемнәрдер үтергән – тәрәзәдән ташлаганнар. Ике баласын күтәреп, беренче мәхәббәтем авылга кайтты ул чакта. Кечкенәсе әле күкрәк баласы гына иде. Әмма мин аларны үземнеке итеп кабул итәргә әзер идем... Яшьлек белән тагын әни сүзен узып булмады. Аның да гомере шулай бәхетсез булды, минеке дә. Ике-өч ел элек кенә беренче тапкыр аралаштык без. «Үлгәнче бер утырып сөйләшик әле», – дип, үзем сорадым. Миңа бик нык үпкәләп йөрүләрен, хат язмадым дип уйлауларын, миңа үч итеп шул хатынны алуын сөйләде. Безнең тормышларны китап итеп язарлык инде. Берүзем яшәгәч, уйланырга вакыт күп хәзер: төнозын уйланып, чирләп бетәм, аннан кабат тереләм. Үткән төнне дә йокламадым менә... 
Күңелдә теге ярату сүнеп бетмәгән булгач, кияүгә өзелеп яратып чыктым дия алмыйм. Ә яратусыз гомер итүләре бик авыр... 
Башта ук балага уза алмадым. 6 нчы класста укыганда катлаулы операция кичергән идем – бер сәбәбе шул да булды бугай. Кеше кызык бит бездә: «Нигә тапмыйсың?» – дип сорарга керешәләр. Иремә дә: «Хатының нигә бала алып кайтмый?» – диючеләр булды. Ул, билгеле, гел мине гаепләде. Бер гаебем юклыгын, кияүгә саф кыз булып чыгуымны белеп торса да: «Аборт ясаткансың, шуңа уза алмыйсың», – диюгә кадәр барып җитте. Теләсә нинди сүз әйтә иде дә, соңыннан: «Гафу ит, син миннән өстен булганга гына әйтәм ул сүзләрне. Эшең дә минекеннән әйбәт, гаиләгез дә әйбәт», – дия иде. Белемем дә бар иде: Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыдым. Әмма өч курсны тәмамлагач, сагынуга түзә алмадым – ташлап кайттым. Өйдәгеләр дә «кире кит» димәделәр, үзем дә бармадым. Эшкә урнаштым. Кияүгә чыкканда тегү машинам, кер юу машинам, тузан суырткычым бар иде. 1984 ел бу. 
Ә ул: «Балаң юк», – диде дә башка берәүгә чыгып китте... 
Ел ярым яшәде ул хатында. Аннары 6 айга Себергә эшкә китте. Киткәндә миңа:
– Шушы вакыт эчендә сине онытсам, кайткач аерылышырбыз. Оныта алмасам, ничек яшәгән булсак, шулай яшәрбез, – диде.
«Син бит хыянәтче! Әле миңа ниндидер шартлар куясыңмы?» – дия алмадым. Кире кушылырга бер теләгем юк иде югыйсә. Әмма әнинең сүзенә каршы торырга да көч тапмадым. «Мин сайлап биргән ир түгел, ничек барган булсаң, шулай торасың! Безнең нәселдә ирдән аерылу юк!» – дип кырт кисте ул. «Барыбер балабыз да юк бит», – дим. «Ә ул нәрсәгә кирәк? Баладан кем рәхәт күргән?» – диде әни. Ул гел шулай сөйләшә иде. 
Эшкә тирә-күрше ирләре белән бергә киткән иде: алар кайтты, минеке юк. «Аерылышырга уйлаган, димәк», – дим. Сабантуй атнасы иде ул. Җомга кичтән әниләргә кайтып киттем. Сабантуй көнне килеп әйттеләр: ирем күрше авылда көрәшеп йөргән. Безгә килеп күренмәде... Шәһәргә дүшәмбе иртән генә киттем. Эшкә кадәр өйгә кереп чыктым. Анда тамаша! Мин киткәч, өйгә кайтып бәйрәм итеп яткан бу. Шул көнне җитәкчелеккә кердем: «Миңа бүлмә бирә алмыйсызмы?» – дип. Уйларбыз дип калдылар. 
Кайтсам, өй җыештырылган, бөтен җирдә тәртип. «Нигә соңга калып кайттың инде, ашның кайнавы күптән җитте, салырга токмач кына юк», – дип каршы алды ул. Шуннан ышанып, тагын бергә яши башладык. Әни сөенде инде...
Бер айдан балага уздым. Ул юкта Сочида санаторийда ял итеп кайткан идем, әллә шуның ярдәме тиде. Шул арада ике тапкыр тагын теге хатынга барып кайтты бу. Беренче барганда сәгатен онытып калдырган иде, икенче тапкыр шуны алырга барды. Ул сәгатьне эзләп мәш килдек – беркайда юк. Авылга кайткач төш күрдем. «Мин синең сәгатеңне таптым, черегән такта астына төшкән, акчаларга төрелгән иде», – дим. Әни төшне юрап та куйды: «Бик күп сүзле җирдә бу сәгать», – ди. Теге хатында онытып калдырганы исенә төштеме – икенче көнне сәгатен барып алды. Ул хатынның соңыннан 6 хаты килде.  Малосемейкада торган чагыбыз. Күрше хатыны аларны урындык япмасының астына тыгып барган. Бала көткән ананы борчымыйм дигәндер инде. «Өй җыештырганда бер күрерсең дигән идем. Син шундагы хатларны алып укыдыңмы?» – диде соңыннан. «Кил», «кил, көтәм, кайчан телисең, шунда кил» дип язган иде хаты саен. Мин аларны бик озак сакладым, аннары күченгәндә генә ташладым. Ул хатынны начар дип әйтә алмыйм, аның бит бер гаебе юк. Ул да минем кебек иремә ышанган. Әтисе-әнисе үлгән, миннән яшьрәк булган. Кызым белән күптән түгел без аны эзләп карадык – мәрхүмә булган инде. Күрешмәсәк тә, исемен, кайда эшләгәнен белә идем бит. Эзләмәгән дә булыр идем. Кызым эшкә керде дә: «Коллективта бер егет бар, миннән аз гына олы, отчествосы да минеке кебек», – дип кайтты. Өстәвенә, ничектер әтисе турында сүз чыккач: «Мин аны белмим», – дигән. Күңелгә шик керде бит... Әмма ул бөтенләй икенче як кешесе булып чыкты. 
Икенче баламны да беренчесе артыннан ук таптым. Аңарчы бөерләремә операция ясаткан идем. Уролог: «Монысын тапмасаң, башка балаң булмый», – диде. Авырга калганда улыма 4 ай гына иде. Аңарга 1 яшь тә 3 ай булганда кызымны алып кайттым. Шул кызым инсульттан соң мине кеше итте дә инде. Читтән торып укуга күчеп мине карады. Хәтта күчкәнен белмәдем дә – әйтмәде. 
Безне бөтен кеше дә тыныч, матур яши дип белде. Чат саен сөйләп йөрмәгәч соң... Аңа хәтта: «Син минем белән матур сөйләшсен өчен, өйдә чит кеше яшәтәсем килә», – дия идем. Авылга, әтиләргә кайткач та әйбәт кенә йөри, бөтен эшләрендә булыша иде, ә аннан өйдә миңа тагын теләсә ни тутыра... 
Атом станциясе төзелеше тукталгач, районга кайтып йорт салдык. Берара төрле авылларда 6 кибет тоттык. Пекарня ачтык. Бер апа белән анда икәү эшләдек – ипи салдык. Шул пекарняда кызуда кан басымым күтәрелеп инсульт булды да инде... Кызны да, малайны да түләп укыттык. Ул башта шәһәргә барып эшләде, аннан кабат вахта белән Себергә йөрде. Без аның акчасын җүнләп күрмәдек дә. Бигрәк тә бер хатын белән йөри башлагач. 
Берсендә тамагы шешеп чирләп ятты бу – тавышы бетте, сөйләшә алмады. Телефоны шалтырагач, барып алдым. Бер хатын-кыз: «Кайтып керү белән хәбәр итәм дигән идең, һаман шалтыратмыйсың», – ди. Тоттым да үзенә илтеп бирдем: «Сине сорыйлар», – дим. «Кем бу, танымыйм», – диде дә бик тиз генә куйды. 
Телефон номеры кызым исемендә иде – ул распечатка ясатып алып кайтты. Шәһәргә барып урнашкан көннән бирле аралаша икән инде бу хатын белән. Бер ел! Ирем телефоныннан ул булып моңа: «Нигә шалтыратып ятасың, иптәшем белде, хәзер очраша да алмыйбыз», – дип язып җибәрдем. «Зур югалту түгел», – дип җавап бирде. Иремә күрсәткән идем, бик нык ачуы чыкты: «Үзен белсен башта, ничә ел шәһәрдә яшәп фатиры да юк», – ди. Шулай качырмыйча да йөрде ул. Мин аның сезгә әле берсен генә сөйләдем. 
Миңа инсульт булганда ирем Себердә эштә иде. Ул ялга кайтканда инде таяк белән йөрергә өйрәнгән идем. Нинди хәлдә икәнемне күрде дә: «Мондый хатын белән яшәргә җыенмыйм. Озакламый тагын эшкә китәм, 45 көннән генә кайтам. Бөтен документларны әзерләп куй, аерылышабыз», – диде. Улым армиядә, кызым түләп укый. Беркайдан ярдәм көтәр җирем юк... «Балалар башлы-күзле булганчы гына яшик», – дип, елый-елый ялвардым... Өч елдан соң кабат инсульт кичердем, аннан инфаркт… 31 ел яшәгән тормыш иптәшем шул вакытта: «Ичмасам, үлмәдең дә, котылыр идек барыбыз да», – диде... 
Юк, аерылышырга үзем хәл итмәдем. Һаман шулай түзеп, башны иеп яшәр идем әле. Берсендә кызым кич соң гына кайтты да: «Әйдә, әтине кызык итик әле, мин кайтканны белмәсен, киемнәрне качырып куям», – ди. Иртән ирем һәрвакыттагыча миңа кычкыра башлады. Кызым үз бүлмәсендә уянып тыңлап яткан, торып чыкты да: «Әни, башка бер көн дә яшәмисең монда», – диде... 
 130 квадрат метрлы зур өебездән үз киемнәремне һәм гөлләремне генә алып чыгып киттем. Тагын – китапларны. Татар, башкорт китаплары күп иде миндә: башкортчаларын энесенең хатынына бирдем – ул укытучы; татарчаларын үземә алдым. Соңрак өйне сатып дүрткә бүлдек. Өч ел инде үзем генә яшәп ятам. Берәүгә дә күтәрелеп карамаганыма 13 ел менә. Инсульттан соң танышларны да күрмәмешкә салышып үтә идем. Тотлыгам, бер аякны сөйрәп атлыйм... Икенче инсульт булганнан соң гына азрак әйбәтләндем. Ә ул хәзер, аерылышкач та, балаларга гел мине хурлый. «Әниегез теләсә кайда йөри», – ди. Кайда йөрим инде бу яшьтә? Әти белән әни янында 15-20 көн торып, аларны карап киләм. 
Әнинең инде деменция, ул хәзер әтине дә тавышын ишеткәч кенә таныгандай була. Әле акылы, зиһене булганда: «Аерылам дигәндә син туктаттың, нигә шулай эшләдең, әни?» – дигәнем булды. «Гарьләнмичә шуны сөйләп торасың», – дип, шундук туктатты ул мине. Безгә шулай кечкенәдән каты булды шул ул. Алар үзләре 9 бала үскәннәр. Әллә шуңа әни бала-чаганы яратмады. 2 нче класста укыганда ук мине дә рус авылына мәктәпкә илтеп куйдылар. Башта – бер марҗа әби почмагында, аннары интернатта яшәдек. Кайтып елый идек. «Сагынабыз, кыен», – дибез. Тик безне ишетүче булмады. Ә бала бит ата-ана кочагында, алар янында, алар җылысын тоеп үсәргә тиеш... 
Кеше бөтен нәрсәгә дә күнә. Ялгызлык авыр, әмма җан тынычлыгы барысыннан да мөһимрәк. Озын төннәрдә бөтен тормышымны кабат күз алдыннан кичереп чыгам. Башка сукмактан, башка кеше белән атлап китсәм ничек булыр иде икән ул дим. Сигез операция генә кичердем. Әмма шул килеш тә, балаларга салынмыйча, үз көнемне үзем күрергә тырышам. Кайчакта сатарга да чыккалыйм: көненә 1 мең түлиләр. Ул акчага яңа кайткан бөтен татарча китапларны сатып алам. Үземне үзем шулай сөендереп ятам. Бар да әйбәт кебек. Улымның 5 яшьлек улы гына: «Мин синең белән һәм картәтәй белән теге зур өебездә яшәргә телим», – дип, кайчак үзәгемне өзә... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарча китаплар кирәксә,аралашасыгыз килсә,миңа хәбәргә чыксын иде.

    Хәзер укыйлар