Карантин. 17 марттан башланган иде, очы-кырые күренмәс кебек тоелган иде ул вакытта. Төп-төгәл бер ай урамны күрмәгән балалар белән акрынлап Грозный һавасы суларга чыга башладык.
Карантин. 17 марттан башланган иде, очы-кырые күренмәс кебек тоелган иде ул вакытта. Төп-төгәл бер ай урамны күрмәгән балалар белән акрынлап Грозный һавасы суларга чыга башладык.
Йөрергә ярамый. Чыгабыз да, подъезд төбендә, тәмәке пыскытучылар була калса – кырыйгарак китеп, чәчәкләр карыйбыз-өйрәнәбез, сабын куыгы өрдерәбез, кечкенә сары чиләккә көрәк белән таш-ком тутырабыз. Дүрт яшьлек Әминәнең сабыр касәсе тиз мөлдерәп тула анысы – әле бер, әле икенче сәбәп табып, тота да кырыйга элдертә бу. Үзе аңлый: чат саен, борылыш саен полиция абыйлар тора. Аларның берсе дә хатын-кызга, балаларга каты бәрелми, тавыш күтәрми, әмма мылтык тоткан, киемле хәрбидән курыкмый кара син!
Тәртип саклаучылар белән якыннан танышуга да бер ай өйдән чыгармыйча утырткан карантин сәбәпче булды. Балаларны урамга алып чыгуга рөхсәтне мин туп-туры алардан алдым. Тоттым да яннарына барып: «Балаларымны урамга алып чыксам, ни була ул?» – дидем. Ни булганын белеп сорыйм бит инде. Әмма ул минем тел төбемне, бер ай буе балаларның урамны балконнан гына каравын, күкрәк тутырып һава сулый алмавыбызны яшергән иңрәвемне шунда ук аңлады. «Алып чыгыгыз, әмма подъезддан ерак алып китмәгез. Аңлыйм: күпме утырырга була өйдә», – ди. Гражданочка, закон, указ, фәлән дип, ботка тугламады...
Бу юлы да Әминә туганый күз ачып йомган арада, күбәләк артыннан чабып, онытылып китеп, эскәмия торган өй почмагына атылып чыга һәм каршыга, шалт Габдрахман, әпәйт хәрби абый. «Менә индеее... Опять вы!» – ди бала авыз тутырып. Мин бер – Әминәгә, бер кеткелдәп көлеп җибәргән хәрбигә карыйм. Бусы миңа урамга чыгарга рөхсәт биргәне түгел, күңелгә шом керә, мәйтәм штраф чәпиләр хәзер...
Ә ул иелә дә, кесәсеннән конфет чыгарып Әминәгә тоттыра: «Эшем шул бит, нәни. Әмма син миннән курыкма – мин монда сиңа вирус килеп җитмәсен өчен сакта торам. Якын җибәрмәм! Син иртәнге боткаларны, тәмле-тәмле җиләкләр, конфетлар ашый тор, зур үс, яме?» – ди. Шундый зур вазыйфа йөкләнгән кәтүкнең күзләренә ягылган горурлыкны күрергә кирәк. Бу сиңа мылтык тотып, хәрби кием киеп, узган һәр машина, һәр кешене тикшереп тору гына түгел! Бу хәрби абыйга караганда да зуррак җаваплылык сорый торган хезмәт! «Яхшы, – ди Әминә, хәрби ант кабул иткәндәге тантаналы тавыш белән, – иртәгә ботканы ашап бетерермен». (Шундук пыш-пыш миннән төпченеп тә куя: «Минем бүген иртән ботка ашап бетермәгәнемне дә белә бу абый!»)
Рәхмәтле күзләремне төбәп, рәхмәтемне телдән дә, күңелдән дә әйтеп, баланы подъезд ягына алып китәм. Бер кулына чиләк белән сабын куыгын, икенче кулына абый биргән конфетны учлап тоткан кечтекием бер башка үсеп киткәндәй була. Әти белән әни сөйләгән вирус турында хәрби киемле, мылтык тоткан абый аңа шәхсән әйтте, димәк, дөрес нәрсә, өстәвенә, Әминәгә бирем бирде. Әминә сынатмас! Ботка, моннан соң сине җиңүдән кала, башка бер вариант та була алмый!..
Ә мин... Теләсә кайсы җирдә, теләсә кайсы хезмәттә кешелеклелек-кечелеклеленең алдан йөрүенә сөенеп, үзалдыма елмаеп вә сөенеп атлавымда булдым...
Комментарий юк