Логотип
Блоги

Исландиянең алтын боҗрасы

Шулай итеп, Исландия безне яңгырлы салкын һавасы белән каршы алды.

Шулай итеп, Исландия безне яңгырлы салкын һавасы белән каршы алды.


 
Хәер, монда җылы көннәр бик сирәк күренеш бит. Аэропорттан чыккач ук, җылы оек, башлык, свитерлар алганыма сөенеп куйдым. Ләкин шул ук вакытта күңел яңа маҗараларга әзер, кәеф тә күтәренке иде. Озак та узмады, арендага алынган машинага утырдык да элдердек. Максатыбыз – 4 тәүлек эчендә утрауны тулысынча әйләнеп чыгу, матур урыннар белән мөмкин кадәр күбрәк танышу. Иң элек без бирегә килгән һәр турист карарга тиеш булган «Алтын боҗра» (голден ринг) маршруты буенча хәрәкәт иттек. Ул Рекьявикка якын арада урнашкан. «Боҗра»да өч тукталыш ясала: Тингведлир паркы, Гюдльфосс шарлавыгы һәм минем иң яраткан һәм көтеп алган урын Хёйкадалюр гейзерлар үзәне.

 
Тингведлир милли паркында 930 елда дөньядагы иң борынгы парламентларның берсе – Исландия парламентына нигез салынган. Биредә күз явын алырлык саф сулы зәңгәр күл җәйрәп ята. Шунда ук тирән ярыклар белән «сызгаланган» кыялар бар. Югарыдан карасаң, аларның ерак-еракка сузылганын күрәсең. Китап сүзләренә ышансаң, нәкъ менә бу урында Европа һәм Америка кыйтгаларының тектоник плитәләре елына 7 мм тизлек белән бер-береннән ерагая икән. Монда йөреп алганнан соң, юлыбызны Хёйкадалюр гейзерлар үзәненә таба дәвам итәбез. Ааааа, бу бит минем утрауга килү хыялларымның иң беренче сәбәбе... Гейзерларны күрү!

 
Үзәннең иң башында һәр килгән кунакны танылган Geysir гейзеры каршы ала, нәкъ менә аның исеме белән дөньядагы башка кайнар чыганакларны атый башлаганнар да инде. Бер-бер артлы җирдән кайнар пар күтәрелә. Аңлатып бетерә алмаслык төрле төсләр уйнаклый. Ерак түгел бер урында шактый күп халык җыелган: 2-3, ә кайчакта 5-10 минутка бер ата торган иң зур гейзерның уянуын көтәләр алар.




Без дә шул якка юнәлдек. Гейзерның һәр ягын карап, һәр тарафында фото, видео төшеп, тәмам сокланганнан соң, әле һаман монда килүебезгә ышанып бетә алмый, теш шартлатабыз! Эх, янәсе, дөнья бит бу! «Алтын боҗра»ның соңгы тукталышы – Гюдльфосс шарлавыгы. Исландиялеләр фикеренчә бу – утраудагы иң матур шарлавык. Утрауда алар чыннан да бихисап. Ә бу иң күп сулысы икән. Биредә сәяхәт итүнең зур бер плюсы бар – һәр урында туристлар өчен махсус уңайлы маршрутлар корылган. Шушы ук шарлавыкка теләсәң, ерактан карыйсың, телисең икән, якыннан ук килеп, су чәчрәтеп була. Кыскасы, шәп монда! Хәер, мондый могҗизалы утрауда башкача мөмкин дә түгел!

      

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнең язмадан сон сумка күтәреп хәзер үк сәяхәткә чыгып китәсе килә! Хәтта сез узган юллар буенча да узар идем! Бик кызыклы, күз-күңелне итәрлек итеп тасфирлагансыз! Язмаларыгызны һәрвакыт фотодар белән бизәп, табигатьне һәм әул илдә яшәүчеләрнен фотоларын урнаштырсагыз рәхмәтле булыр идем. Рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезнең язмадан сон сумка күтәреп хәзер үк сәяхәткә чыгып китәсе килә! Хәтта сез узган юллар буенча да узар идем! Бик кызыклы, күз-күңелне итәрлек итеп тасфирлагансыз! Язмаларыгызны һәрвакыт фотодар белән бизәп, табигатьне һәм әул илдә яшәүчеләрнен фотоларын урнаштырсагыз рәхмәтле булыр идем. Рәхмәт.

      • аватар

        Ильдар

        0

        0

        Минем дә Индонезиягә, Филиппиннәргә, Италиягә, Африка,Америка,Скандинавия илләренә особенно Исландиягә барасым килә.Скандинав ярымутравында һәм Даниядә булмаса да, калган әйткән илләрдә шулай ук Тыныч Океан утрауларында һәм Япониядә Янартаулар бар.Тем более Тыныч Океанда - Тыныч Океан Ут Божьрасы бар.Шул янартаулар белән кызыксынам да инде.Ә Татарстан,Индонезия һәм Исландия - минем иң яраткан регионнарым

        Хәзер укыйлар