Логотип
Блоги

​Иреклеләр бәхетле

Мин үзем – «шабашник». 26 ел гомерен (университетта укыган елларны да кушсак, 31 була икән әле!) журналистикага багышлаган кешенең үзен «шабашник» дип санавы беренче карашка сәеррәк булып тоелырга мөмкин. Әмма бу, чыннан да, шулай. Һәм, ни гаҗәп, «шабашник»лык миңа тормышымда күп тапкырлар ярдәм итте. 

Мин үзем – «шабашник». 26 ел гомерен (университетта укыган елларны да кушсак, 31 була икән әле!) журналистикага багышлаган кешенең үзен «шабашник» дип санавы беренче карашка сәеррәк булып тоелырга мөмкин. Әмма бу, чыннан да, шулай. Һәм, ни гаҗәп, «шабашник»лык миңа тормышымда күп тапкырлар ярдәм итте. 

Менә хәзер, сезгә бу хакта сөйли башлагач та, уйлап куйдым әле: кайчан, ничек туды икән миндә «шабашник»лык тойгысы? Бәлки, үз хезмәтемә беренче тәнкыйть сүзләрен ишеткәннән соңдыр? Журналистның язмышы шул бит инде аның: һәрбер язмаңа (син теләсәң-теләмәсәң дә) уңай йә тискәре фикерләр ишеттерүләре табигый. 

Ә бәлки зур уңышларга ирешеп әти-әнине сөендерә алмадым дип уйлаган мәлдә тугандыр ул минем «шабашниклык»? Йә булмаса... 

Бер карасаң, болар барысы да чүп кенә кебек тоелырга тиеш тә бит. Әмма хәтта без – хатын-кызлар да эшне «эш кенә» дип карый алмыйбыз шул инде... Кыскасы, рухи яктан «сына» язган бер чакта котылу юлы булып күңелгә килеп керде бу сүз. Һәм шунда ук мине тормышка бөтенләй башкача – реальрәк, эмоциясезрәк карый башларга мәҗбүр итте. Дөнья, әйтерсең лә, үз эзенә төште. Иң кызыгы – мине инде дан, дәрәҗә, мактаулы исемнәр – берсе дә кызыксындырмый иде кебек. Мин хезмәтемнең нәтиҗәсен, беренче чиратта... акча белән бәйләргә тырыша башладым. Һәм, билгеле, ниндидер зур суммалар түгел (каян килсен алар журналистка?!), бәлки үз-үзеңне тәэмин итә алу мөмкинлеге буларак кына кызыксындыра иде акча мине. Иң кызыгы исә шунда – «шабашник» булу хезмәтемнең сыйфатын һич кенә дә киметмәде. Ничек киметсен? Минем иртәгәге көнем турыдан-туры бүген ничек эшләвемә бәйле иде бит! «Шабашниклык»ның төп мәгънәсе дә шунда кебек тоела миңа – син һәр эшеңне, (гадәттәгечә), булдыра алган кадәр яхшырак итеп башкарырга тырышасың һәм башкалардан беркайчан да мактау, бәяләү көтмисең. Аның каравы, мин шуңа, моңа ирешергә тиеш дигән, күңелне гел бимазалап торган бетмәс-төкәнмәс борчулардан котылдым мин шул чагында. Ышанасызмы – мин беркемгә берни тиеш түгел идем! Туган илгә, якташларга, авылдашларга, туган-тумачага – берсенә дә! Минем беркем алдында да үземне раслыйсым, шәплегемне дәлиллисем, һәм беркемнең дә өметләрен аклыйсым юк иде. Бер карасаң, рәхәтләнеп, тормыштан ямь табып яшәргә безгә нәкъ менә шул сәбәп – башкаларның ышанычын акларга омтылып яшәү комачаулыйдыр да әле! 

Мин бу хакта ни өчен язам соң? Татар кызы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова тирәсендә барган ыгы-зыгылардан соң башка килде әле бу уй. Бөтен Рәсәй халкының ышанычын акларга тырышып яшәү 15-16 яшьлек кыз өчен әллә җиңелдер дисезме? Аннан безнең ышаныч – ышаныч кынамыни соң әле ул, шайтан алгыры? Без бит аның дөнья чемпионатында икенче урын алуын да (нинди зур дәрәҗә, югыйсә!) җиңелү дип санаучылар инде. Рухи яктан имгәнмичә «исән калу» өчен бәлки Алинәгә дә бераз гына минем кебек «шабашник» булырга кирәктер, дип уйлыйм мин хәзер. Яисә «пофигист» булырга? Яшьләрнең күбесенә хас бит ул уңай мәгънәдәге «пофигизм», «Миңа барыбер!» дип, кеше сүзләрен, урынсыз эмоцияләрне, күңелгә кертүдән саклана белү. Үзәк каналлардан барган җыр бәйгеләрендә тиз таныла инде мондый «пофигистлар». Алар, гадәттә, талантлы булалар, һәм иң гаҗәбе – җиңүне дә, җиңелүне дә бертөсле диярлек – артык сөенмичә һәм артык көенмичә кабул итәләр...

Башкалар фикеренә бәйсезлек – бик зур байлык инде ул, бер карасаң. Шәхеснең ирекле булуы ул. Ә иреклеләр, ни әйтсәң дә, бәхетле... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездәге "күңел хөрлеге" дигән матур гыйбарәгә менә шушы мәгъдә салынгандыр ул. Күңеле хөр кеше - үзе дә хөр һәм ирекле. Күңеле андый булмаганнар исә башкаларны да кысаларга кертергә тырыша инде. Шул гына. Ә Алинәгә килгәндә, аның җиңүен - Олимпия чемпионы булуын да гафу итмәде бит әле Рәсәй халкы...

    Хәзер укыйлар