Логотип
Блоги

Ике куллы һәм дүрт куллы

Иремә чүп пакеты тоттырдым. Ул чыгып киткәндә генә почта әрҗәсе ачкычын да суздым.  Анысын да ачып карале, янәсе. Берничә минуттан фатирга әйләнеп керде. «Нәрсә, газета-журналлар юк идеме әллә?» – дип кухнядан башымны сузам. Пауза. 

«Ой… Ни… Ә кайда соң... Син ачкычны биргән идеңме соң?.. Мин аны югалтканмын бугай…» Шул сүзләрне ишетүгә шарга әйләнгән күзләрем җиһанны шартлата, сүзсез авыз кыймылдатуларым һаваны яра. Ничек шулай була инде?! Ничек?! 

– Мин бер вакыт берәмлегендә фәкать бер биремне генә башкара алам! Минем ике кулым гына бар! – дип аңлатма керткәндәй булды. 

 

Ирем шундый, әйе. Берничә мәсьәләне хәл итеп, вак-төяккә чәчелми. Алдына бер бурыч куя да, шуны профессиональ югарылыкта башкарырга тырыша. Энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп.  Бу эшкә ул артык тирән кереп китеп, тирә-юнендәгеләрнең  тәмам җелеген суыра хәтта! Әмма төбенә тоз коймый туктамый инде! 

 

Безнең өйдән чүп чыгарып ташлау биременең никадәр югары дәрәҗәдә үтәлүен шуннан аңлагыз инде. Биремгә почта ачкычы да тыгылдымы – бетте. Булды, таралышырга мөмкин. 

 

Әгәр дә ирем шакшука, болоньеза әзерләгәндә берәр кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли башласа, кулындагы пәке, кашыклар һавада эленеп кала, пешерү паузага куела, бар осталык сөйләүгә күчә. Бер үк вакытта тәмле пешерүне дә,  тәмләп сөйләүне дә колачларга тырышу  – мөмкин булмаган эш ул! Берсен генә  сайлыйсы һәм шуны югары дәрәҗәдә башкарасы! 

 

Бер вакыт берәмлегендә мөмкин кадәр күп биремнәр башкару остасы – мин ул. Яки, ирем сүзләрем белән әйткәндә, бөтен күргән нәрсәгә ябышып, койрыгына ут капкан сыман чабып йөрүче. Үтүклим, аш пешерәм, савыт-саба юам, кер юу машинасын тутырам, шуның белән беррәттән, Көлсылу кебек дөгедән карабодай ярмасын аралыйм һәм дә инде Шива алиһәсенең дүртенче кулы ярдәмендә бала белән шакмаклардан манара күтәрәм. Дүрткуллысы бездә – мин. 

 

Кайсы бүлмәгә керсәм дә – анда муеннан эш көтә мине. Тегене урынына урнаштырырга, боларын таслап куярга, монысын юарга, кайсыларын чыгарып атарга… Ягъни мин шундук берничә йөз эшкә күчәм дә куям. Ә ирем сүзләре белән әйткәндә – кабаланам-бөтереләм, әйләнәм-тулганам – мең эшкә тотынам… 

 

Шулай кабаланганда, башланып ташланган эшләргә абына-сөртенә йөрим. Юылып бетмәгән аш, үтүкләнеп бетмәгән савыт-саба, пешерелеп бетмәгән кер… Әлбәттә инде, идәндә араланмаган дөге белән карабодай ярмалары чәчелеп ята… 

 

Әмма берникадәр вакыттан соң әйтерсең лә могҗизалы шапалак сирпелгән: тирә-юнь ялтырый, хуш ис тарата, чыкка манылган иртәнге гөлчәчәк таҗлары белән шыбыр-шыбыр килә башлый… Күп биремнәр остасыннан менә шушындый фокус-покус, ахалай-махалай! 

 

Берзаман ирем белән машинада барабыз һәм сөйләшәбез шулай. Әйе-әйе, мин берьюлы машинада бара да, сөйләшә дә алам. Ә аның бу ике эшне кушу гамәле начаррак килеп чыга. Бәлки, рульдә булуы комачаулыйдыр… Хәер, сүз башым бит шүрәле дигәндәй, бу хакта сөйлисе тугел идем лә, ераклаштым. Кыскасы, мин күтәргән теманы актара башладык. 

– Бер эшне тәмамламыйча, башкасына тотынма! – ди ул. 

– Ә бу ике-өч-дүрт-мең эш шушы вакытта ук башкарылырга тиеш булганда, ничек сайлыйсың инде! Параллель рәвештә эшләми кая барасың! Берьюлы ике-өч китапны укып барган сыман: монысын укый башласаң, тегесе нәүмизләнеп кала кебек бит! – Мин үз сүземне бирмим һаман. 

– Син әле берьюлы ике-өч китап та укыйсыңмыни? Оһо! Син кем?! Мин сине беләмме соң?! – Ул көлә башлый. 

 

Уртак фикергә килә алмадык. Шунысы хак икән: ирләр белән хатыннар төрле туфрактан. Җенес белән генә аерылып тормыйбыз. Без, гомумән, төрле «вид»лар. Шуңа күрә дә күп очракта бер-беребезнең гамәлләрен аңлый алмыйбыз. Менә шуны истә тотсак, нервылар сау калыр. 

 «Ул бит хатын-кыз», «ул бит ир-ат» димәскә өйрәтәләр бүген. Күп кенә гамәлләр нәкъ аның төрле җенестәге кешеләр тарафыннан башкарылуы белән аерыла түгелме соң?.. 

 

Сез моның белән килешәсезме? 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик килешәм

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ирегез чүп түгә, почта ящигын карый, аның өстенә ашарга пешерүдә дә катнаша икән, тагын сез ни көтәсез аңардан?!Эшлидер бит?! Иртән жыенып документ-телефоннарын онытмыйча чыгып китә алсалар бик рәхмәтле булырсың ирләргә, аларны табигать шулай яраткандыр күрәсең.

      Хәзер укыйлар